Татарский язык RSS
Татарстан Республикасы
Бөгелмә муниципаль районының
аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
3 нче урта гомуми белем мәктәбе
гомуми белем муниципаль учреждениесе
«Исем» темасын  гомумиләштереп кабатлау.
4 нче сыйныф өчен рус төркеме
өчен дәрес эшкәртмәсе
Асылгәрәева Гөлнара Варис кызы,
2нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты   укытучысы
Бөгелмә, 2013
Бурыч: Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру
Максат:
- Дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
- Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Материаллар һәм җиһазлау: мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар, индивидуаль карточкалар,.
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.
Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.
Кулланган әдәбият:
Р.З. Хәйдәрова Татар теле һәм уку китабы 4 сыйныф.- Казань «Мәгариф», 2010
Р.Н. Насибуллина  Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов.- Казань «Гыйлем», 2008
Р.З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле” диск
Дәрес планы
1.Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
· сүзлек эше
· Дәреснең бурычын һәм максатын ачыклау
· “Кабартма” әкиятен сәхнәләштерү
3. Яңа материал үзләштерү. Кабатлау
· Аудирование
· Рәсем буенча эш
· Исемнәрнең күплек саны
· дәфтәрләрдә күнегү эшләү
· Татар телендә исемнәрнең килеш белән төрләнеше
· Дәфтәрләрдә мөстәкыйль язма эш (индивидуаль карточкалар нигезендә).
Ял итү минуты.
Исемнең тартым категориясе
4. Белем-күнекмәләрне беркетү
Интерактив уен
әңгәмә
· тест
6. Өй эше үтәүгә әзерлек.
10.Дәрескә йомгак. Рефлексия.
Дәреснең барышы.
I.   Оештыру. Уңай   халәт тудыру.
1.   Исәнләшү
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар:Исәнмесез.Хәерле иртә.
Укытучы: Кәефләрегез ничек?
Укучылар:   Кояшлы иртә кебек, татар телен -Тукай телен, өйрәнергә дип килдек.
Укытучы: Утырыгыз, укучылар.
2.Уңай халәт тудыру.
БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
АЕРЫМ ПРЕДМЕТЛАР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН
3 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ
ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Бер әби ич”хикәясе
4нче сыйныф рус төркеме өчен уку дәресе эшкәртмәсе
(Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча)
1 нче квалификацион категорияле татар   теле һәм әдәбияты укытучысы
Гаделова Әнисә Әнәс кызы
Тема:  “Бер әби ич”хикәясе.(В.Овсеева)
Максатлар: 1.Укучыларга әдәплелек кагыйдәләре турында белемнәр бирү.
2.Укучыларның  әйләнә-тирәне танып белү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.
3.Әдәплелек,кешелеклелек,ярдәмчеллек,изгелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: В.Казыйханов “Әхлак дәресләре”,Татар теленең аңлатмалы сүзлеге,Казан,2000,интерактив такта
Дәреснең планы:
1.Оештыру өлеше,уңай халәт тудыру.
2.Фонетик зарядка
3.Белемнәрне актуальләштерү
интерактив такта
4. “Бер әби ич”хикәясен уку
Текст белән танышу
Сүзлек эше
Интерактив тактада эшләү
Текстны тәрҗемә итү
Текст буенча әңгәмә
5.Йомгаклау
6. Рефлексия,билге кую.
7. Өй эше бирү
Дәрес барышы:
Оештыру, уңай психологик халәт тудыру
Укытучы:  - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
- Йә, балалар, карагыз!
Тышта килде матур яз!
-          Әйе, әйе, беләбез
Яз килгәнен күрәбез.
Тамчы тама
Тып та тып
Булмый аны туктатып,
Зәңгәр күктә кояш балкый
Ул бит безгә ишек шакый.
(Мультимедиа экранында  балкып торучы кояш күрсәтелә)
(Фонетик зарядка өчен биремнәр мультимедия тактасына чыгарыла)
2.  Фонетик зарядка
Слайд: Кар аттым, кар аттым
Ап-ак карны каралттым.
Тук-тук тукран
Тукылдатып утыра.
Слайд: Чаңгычының чаңгысы
Шуа-шуа шомара
Чаңгың шомарсын дисәң
Кирәк ешрак шуарга.
Белемнәрне актуальләштерү.
Максат: 1. Укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту
кагыйдәләре белән таныштыру, сүзлек байлыкларын
арттыру.
2. Укучыларның  танып - белүен, сөйләм телен үстерү.
3. Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес барышы
1. Оештыру, уңай атмосфера тудыру
а)- Исәнмесез, укучылар!
- Хәерле көн!
- Йә, балалар, карагыз!
Тышта килде матур яз!
-         Әйе, әйе беләбез
Яз килгәнен күрәбез.
Тамчы тама
Тып та тып
Булмый аны туктатып,
Зәңгәр күктә кояш балкый
Ул бит безгә ишек шакый.
б) Фонетик зарядка ( 1 нче слайдта)
Кар аттым, кар аттым
Ап-ак карны каралттым.
Тук-тук тукран
Тукылдатып утыра.
Чаңгычының чаңгысы
Шуа-шуа шомара
Чаңгың шомарсын дисәң
Кирәк ешрак шуарга.
2. Белемнәрне актуальләштерү
-         Укучылар, без алдагы дәрестә нәрсә өйрәндек әле?
-         Дөрес, савыт-сабалар белән таныштык. Әйдәгез әле, тиз генә аларны искә төшереп китик (3-14 нче слайдларда савыт-саба рәсемнәре чыгып бара, укучылар атап бара).
-  Ә хәзер үз-үзебезне тикшереп карыйк һәм диктор артыннан      савыт-саба исемнәрен кабатлап барыйк.
3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
а)  - Яңа кабатлаган  сүзләр белән сүзтезмәләр төзик.
15 нче слайдта ике баганада сүзләр бирелә. Шуларны парлап язалар.
аш                                   аш                                      ит
өлеш    тәлинкә(се)        десерт      кашык(гы)       ипи   пычак(гы)
чәй                                   чәй                                    май
-         Бу сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез (тәрҗемә итәләр).
б) - Әлеге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзик әле. ( 16 нчы слайдта түбәндәге җөмләләр чыга).                                                         Ашны  ...  салалар. Ипине ... белән кисәләр. Майны ... белән кисәләр. Салатны ... салалар. Шикәрне ... белән бутыйлар.
Ярдәмче сүзләр: өлеш тәлинкәсенә, чәй кашыгы, май пычагы, пычак, аш тәлинкәсенә.
в)  17 нче слайдта табын рәсеме
-         Укучылар сез өстәлдә нәрсәләр күрәсез?
-         Бу аш өстәлеме, чәй өстәлеме?
Тема: Әдәбият- сәнгать дөньясында.
Рус телендә сөйләшүче 6нчы сыйныф укучылары өчен
Диалогик- монологик сөйләм телләрен үстерү дәресе.
Дәрес тибы: диалогик- монологик сөйләмгә чыгу
Максат. 1. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән лексиканы кабатлау.
2. “Әдәбият- сәнгать дөньясында” темасы буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.
3. Кирәкле мәгълүматларны сайлап алырга, үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.
4. Укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, эстетик зәвык тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек 118нче бит( Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова), тест, татар артистлары, композиторлары, язучылары, җырчылары портретлары, презентацион программа, компьютер.
Дәрес барышы.
1. Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, балалар! Утырыгыз.
- Лена, синең хәлләрең ничек? Марина, ә синең?
-Марина, спроси, как дела у Артура? Һ.б.
-Бүген ничәнче гыйнвар? Урамда көн нинди?
2. Актуальләштерү.
1. – Без сезнең белән “Әдәбият- сәнгать дөньясында”бүлеген үттек.(1 слайд) Бүген шушы бүлек буенча алган белемнәребезне ныгытабыз. Башлыйбыз.
- Мин сезгә тестлар таратам.
Тест сораулары:
1. С.Сәйдәшев:
А) танылган язучы
ә) атаклы композитор
б) зур галим
2. А.Алиш:
А) балалар язучысы
ә) җырчы
б) журналист
3. Дөрес тәрҗемәне тап:
А) шагыйрь чыгыш ясый           а) первое произведение
Б) беренче әсәр                            б)ставится спектакль
В) мәктәп сәхнәсе                         в)поэт выступает
Г)спектакль куела                          г) сцена школы
4. М. Җәлил кайчан туган?
А) 1886 елның 26 апрелендә
ә) 1906 елның 15 февралендә
б) 1908 елның 15 сентяберендә
5. Җөмләләрне дәвам ит:
А) М. Җәлил ...                              а) герой-шагыйрь
Б) С. Сәйдәшев ...                           б) театр артисты
В) Р.Шәрәфиев ...                            в) танылган композитор
6. С. Сәйдәшев кайда туган?
А) Актанышта
ә) Казанда
б) Мәскәүдә
7. Дөрес тәрҗемәне тап:
А) атаклы язучы                           а) молодой поэт
Б) танылган галим                         б) известный ученый
-Дәрес сезгә ошадымы?
Билгеләр кую.
Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе.
Рус телендә сөйләшүче 5нче сыйныф укучылары өчен
лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе.
Максат.1. Яңа сүзләр белән таныштыру.
2. Исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү.
3. Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен арттыру.
4. Өлкәннәрне хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек 94-95 битләр (Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Р. Хәбибуллина), кулланмалар “Татарский язык в таблицах” (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малеева), методик ярдәмлек 30 бит (Р.З.Хәйдәрова), рәсемнәр.
Дәрес барышы.
1. Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, балалар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек,
- Татар телен, дәүләт телен
- Өйрәнергә дип килдек.
Дежур укучы белән әңгәмә.
2. Сорау.
А) 7нче күнегү (94бит)
Ә) Ситуатив күнегүләр:
-Скажи:
- Сегодня у меня день рождения;
- сегодня у мамы день рождения;
-20 января у Оли день рождения;
- я пойду на день рождения;
- я пойду на день рождения к Маше;
- сегодня я пойду на день рождения к Олегу;
-день рождения красивый, веселый праздник.
3. Актуальләштерү.
А)Исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү
- Таблицаларны ачабыз (7, 8, 9. 10нчы битләр)
Таблицаларны ябып берничә укучы кагыйдәне сөйли.
Ә) Дәреслек 2нче күнегү(94бит) бер бала тактада эшли.
Б) Кагыйдәне уку (95 бит) Кабатлау.
4. Яңа лексика белән таныштыру.
А) Семантизацияләү һәм әйтелеш өстендә эшләү( сүзләрне уку, авазларга игътибар итү, сүзтезмәләр, җөмләләр эченә кертү)
Тактада яңа сүзләрнең язылышы һәм транскрипцияләре бирелә:
ризык( рәсем), искиткеч, такты, уздырмый, иске(рәсем), карт(рәсем), сүзсез, бераз, чыкмасын, аннан соң
Ә) Язылыш өстендә эшләү (сүзләрне сүзлеккә язу)
5. Ныгыту.
А) Дәреслек 94 бит, 1нче күнегү (дәфтәрдә эшләү). 1 укучы тактада эшли.
Ә) Дәреслек 95 бит, 3нче күнегү (дәфтәрдә эшләү)
б) Дәреслек 95 бит, 4 нче күнегү (телдән)
в) Аудирование ( методик ярдәмлектәге 33-34 битләр 1, 3, 4нче күнегүләр)
г) Ситуатив күнегүләр:
Как скажешь о том, что:
Тема: “Авыл эте Акбай” Т. Миңнуллиннан.
Дәрес тибы: ЛГКК
Максат: “Авыл эте Акбай” әкияте белән таныштыру. Текст белән эшләү. Кирәкле мәгълүматны сайлап алырга өйрәтү. Фикерләү сәләтләрен үстерү. Хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.
Җиһазлау: дәреслек: 161-162нче битләр(Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова)
Этләр һәм песиләр рәсемнәре; ситуатив күнегүләр язылган карточкалар; компьютер (тест биремнәре).
Дәрес барышы.
1. Оештыру.
Дежур укучы белән әңгәмә.
2. Ситуатив күнегү.
- Скажите друг другу комплименты.
3. Актуальләштерү.
1. Сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерү (компьютер куллану)
Иркәли- ласкает
Тычкан- мышка
Күсе-крыса
Бәдрәф- туалет
Мәгънәсез-бестолковый
Ышана-верит
Харап-страшно, жутко
Берүзе-один
Язасым килми- не хочется писать
Аның укыйсы килә- ему хочется читать
Аның эшлисе килми- ему не хочется работать
Ашыйсым килә- хочется есть.
2. Ситуатив күнегү( карточкаларда)
-Как скажешь о том, что:
-У Айрата большая, красивая собака, а у Ромы собака маленькая
-У меня есть кошка и она очень красивая
-Кошка в саду ловит мышей.
-Я люблю кошек, но у нас кошки нет.
- Моя собака виляет хвостом, дает лапу, мчится, выполняет команды.
3. Рәсем буенча эт турында сөйләү.
Тактада схемасы бирелә: Эт исеме, токымы, кыяфәте, гадәте.
4. Төп өлеш.
1. Текст белән эшләү ( бер кат эчтән уку)
2. Чылбырлап уку. Тәрҗемә итү.
3. – Найдите в тексте предложения, где говорится о том, что:
-ты про наших хозяев плохо не говори;
-на руках носят;
-не все люди такие;
-не хочу ловить мышей;
- в городе хорошо жить кошкам;
-сын хозяина бестолковый
4. 2нче күнегү (162нче бит)
-Өзектән бирелгән эчтәлектәге җөмләләрне табып укыгыз.
5. 3нче күнегү (162нче бит)
6. 5нче күнегү (162нче бит)
7. Әсәрдән ошаган өлешне табып укыту.
5. Ныгыту.
Диалог төзү.(беседа о собаках)
6. Йомгаклау.
-Дәрестә сез нинди әкият белән таныштыгыз?
-Әкият нәрсә турында?
-Әкият сезгә ошадымы?
Билгеләр кую.
Өйгә эш: әкиятне сәнгатьле укырга өйрәнегез.
Прикрепленный файл: 1368521501.zip
Прикрепленный файл: 1368284464.doc
Максат :
1 . белем бирү : эчтәлегендә  игелек булган әсәрләргә анализ ясарга , әдәби әсәрдән игелек сыйфатын табарга өйрәтү ;
2. үстерү :  фикерләү, сәнгатьле уку,  төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү;
3.тәрбия : балаларда әхлакый тәрбияне үстерүгә,  игелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч ясау.
Материал : дәреслек (А.Г.Яхин “Әдәбият”,”Мәгариф” нәшрияты , 2005 ел),   З.Мансур “Кырмыска” , Н.Мадьяров “Әби күзлеген эзли”,
Ә.Исхак “Беренче рәхмәт” , карточкалар , таблицалар.
Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Дәрес барышы  :
I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.
1. Психологик уңай халәт тудыру.
-Исәнмесез , укучылар! Хәерле көн барыгызга да. Утырыгыз.
Көннәрегез имин булсын ,
Йөзләрегез балкып торсын ,
Күңелләрегездә шәфкать нуры
Сүнмәсен , сүрелмәсен.
Менә шушындый изге теләкләр , якты уйлар белән дәресебезне башлап җибәрәбез.
2. Өй эшен тикшерү . “Минем авылым”дигән темага инша язарга кушылган иде. Әйдәгез, хәзер иншалар белән танышыйк. (укучылар өйдә язып килгән иншаларын укыйлар)
Үзбәя.
3. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе .
-Менә тагын туган ягыбызга яз килде. Җылы яктан канатлы кошларыбыз кайтты. Карлар эреп бетүгә , бакчаларда , кырларда язгы эшләр башланыр. Сез дә өй алларыгызга чәчәкләр утыртырсыз. Ә ни өчен чәчәкләр утыртабыз соң ?( матур булсын өчен , хуш ис сипсен өчен , бүләк итәр өчен , кешеләргә шатлык өләшер өчен һ.б.)
-Ә хәзер һәр төркем бик матур чәчәк ясасын әле .
( укучылар төркемнәрдә чәчәк ясыйлар )
-Кайсы төркемнең чәчәге матур ? (чагыштыру) Ни өчен ?
Үзбәя.
-Чәчәк кайчан матур була ?( Сабагы , яфрагы , таҗлары булса)
-Әйе , әгәр чәчәкнең яфраклары яки таҗлары булмаса , ул матурлыгын югалтыр иде. Мин кешеләрне  чәчәк белән чагыштырыр идем.
Нинди кешене без матур кеше дибез ?( Акыллы , тәрбияле , намуслы , сабыр, игелекле һ.б. сыйфатларга ия булса)
- Акыллы , тәрбияле , намуслы , сабыр , игелеклелек сыйфатларына ия булган кешене тагын ничек дип әйтеп була ? (әхлаклы )
Максат :
1 . белем бирү : эчтәлегендә  игелек булган әсәрләргә анализ ясарга , әдәби әсәрдән игелек сыйфатын табарга өйрәтү ;
2. үстерү :  фикерләү, сәнгатьле уку,  төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү;
3.тәрбия : балаларда әхлакый тәрбияне үстерүгә,  игелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч ясау.
Материал : дәреслек (А.Г.Яхин “Әдәбият”,”Мәгариф” нәшрияты , 2005 ел),   З.Мансур “Кырмыска” , Н.Мадьяров “Әби күзлеген эзли”,
Ә.Исхак “Беренче рәхмәт” , карточкалар , таблицалар.
Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Дәрес барышы  :
I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.
1. Психологик уңай халәт тудыру.
-Исәнмесез , укучылар! Хәерле көн барыгызга да. Утырыгыз.
Көннәрегез имин булсын ,
Йөзләрегез балкып торсын ,
Күңелләрегездә шәфкать нуры
Сүнмәсен , сүрелмәсен.
Менә шушындый изге теләкләр , якты уйлар белән дәресебезне башлап җибәрәбез.
2. Өй эшен тикшерү . “Минем авылым”дигән темага инша язарга кушылган иде. Әйдәгез, хәзер иншалар белән танышыйк. (укучылар өйдә язып килгән иншаларын укыйлар)
Үзбәя.
3. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе .
-Менә тагын туган ягыбызга яз килде. Җылы яктан канатлы кошларыбыз кайтты. Карлар эреп бетүгә , бакчаларда , кырларда язгы эшләр башланыр. Сез дә өй алларыгызга чәчәкләр утыртырсыз. Ә ни өчен чәчәкләр утыртабыз соң ?( матур булсын өчен , хуш ис сипсен өчен , бүләк итәр өчен , кешеләргә шатлык өләшер өчен һ.б.)
-Ә хәзер һәр төркем бик матур чәчәк ясасын әле .
( укучылар төркемнәрдә чәчәк ясыйлар )
-Кайсы төркемнең чәчәге матур ? (чагыштыру) Ни өчен ?
Үзбәя.
-Чәчәк кайчан матур була ?( Сабагы , яфрагы , таҗлары булса)
-Әйе , әгәр чәчәкнең яфраклары яки таҗлары булмаса , ул матурлыгын югалтыр иде. Мин кешеләрне  чәчәк белән чагыштырыр идем.
Нинди кешене без матур кеше дибез ?( Акыллы , тәрбияле , намуслы , сабыр, игелекле һ.б. сыйфатларга ия булса)
- Акыллы , тәрбияле , намуслы , сабыр , игелеклелек сыйфатларына ия булган кешене тагын ничек дип әйтеп була ? (әхлаклы )
(Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый)
Без гаҗәеп заманда- автоматлаштырылган, механикалаштырылган, компьютерлаштырылган чорда яшибез.Тормышыбыз яхшырганнан яхшыра, уңайланганнан- уңайлана бара, әмма шул ук вакытта өр- яңа проблемалар туа тора. Урлашу, алдашу, үтерү гадәте күренешкә әверелә, наркомания, СПИД мәктәп бүлмәләренә үтеп керә, җинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшерен рәвештә дә, ачыктан- ачык та яшьләр дөньясына фәхишәлек күренеше дә үтеп керә. Ятим балаларның саны артканнан- арта бара. Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калу өчен милли рух, үз халкының әдәбиятына ихтирам хисләре тәрбияләү зарур. Әдәбият- милләтнең иҗат хәзинәсе. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барылырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә бу бурычның алга чыгуы- туган телгә, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт  тәрбияләү дигән сүз дә. Ул әдәби әсәрләрдә чагылган милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола- гадәтләргә баланың игътибарын юнәлтүдән башлана.
А1.Кайсы    кушымчалар    исем  ясамый?
1)    – лык/лек;  - ма/мә;   - даш/дәш;
2)    – ак/әк;  -чы/че;  - гыч/геч;
3)    -  ча/чә;  - лы/ле;  - ла/лә.
А2.Кайсы  кушымчалар    сыйфат  ясый?
1)     -чан/чән;  -ынкы/енке;  -лач/ләч;
2)     - ма/мә;  -лык/лек;   - даш/дәш;
3)     - лата/ләтә;  - лап/ләп;  - лаш/ләш.
А3. Кайсы    кушымчалар    фигыль  ясамый?
1)    – ла/лә;  - лан/лән;  - лаш/ләш;
2)     - сын/сен;  - ай/әй;  -а/ә;
3)      -ын/ен;  -чы/че;  -ык/ек.
А4. Кайсы    кушымчалар    рәвеш  ясамый?
1)     - ча/чә;  -ын/ен;  - лай/ләй;
2)     - лата/ләтә;  -лан/лән;
3)     - лы/ле;  - сыз/сез;  - кы/ке.
А5.Кайсы  сүзләр  кушылу  ысулы  белән  ясалган?
1)    - ташбака,  төнбоек,  көньяк;
2)     - таш  койма, киң  юл,   биек  тау;
3)     - ак  кар,  тәмле  аш,  җылы  җәй.
А6. Кайсы  сүзләр  кушылу  ысулы  белән  ясалмаган?
1)    - ата – ана,  бала – чага,  кием – салым;
2)     -тар  юл,  биек  агач,  мәктәп  бакчасы;
3)     - Киек  Каз  Юлы,  каен  җиләге,  хуш  исле.
А7. Кайсы  сүзләр  бер  сүз төркеменнән   икенчесенә  күчү  ысулы   белән   ясалган?
1)    - тимерче,  кибетче,  эшче;
2)    – бау,  тау, дәү;
3)    – биюче, тегүче,  буяучы.
В1. Ясалыш  ысуллары  буенча   төркемләп,  сүзләрне  таблицага   языгыз.
Ясалыш     ысуллары
сүзләргә  кушымча  ялгану
сүзләр  кушылу
бер  сүз төркеменнән   икенчесенә  күчү
фонетик  ысул
сүзнең  мәгънәсе  үзгәрү
сүзләрне   кыскарту
Мөгезборын, әти – әни,  баскыч, терекөмеш, савыт – саба,  зур – зур, КДУ,  зифа  буйлы,  драмтүгәрәк, уйла, башкала, җылы (бирделәр),ТР,әмәл.
С1.Хикәяне  дәвам  итегез.
Кояшлы   ял  көне  иде.  Җылы  яңгыр  сибәләп  узган.  Без, өч  дус, таңда  тордык  та  Идел  буена   балыкка  киттек.
А1.Кайсы  сүзләр   мәгънәле  кисәкләргә   дөрес  бүленгән?
1)    Кай – та –лар, сү – зем – не;
2)    Кит – ә – сез, эш – лә – гән – сең;
3)    Ки – лер – ләр,  ба – рыр –сыз;
А2.Бер  мәгънәле  кисәктән   торган  сүзләр:
1)    Элгеч,  эзтабар,  җиләс;
2)    Сүзчән,  кайтыр, уйламаган;
3)    Сандугач,  карлыган,  яфрак.
А3. Ике  мәгънәле  кисәктән   торган  сүзләр:
1)    Егерме,  юлдашка,  сөйлә;
2)    Өченче,  карлыгачка,  утырды;
3)    Тиңдәшсез,  санаган,  кызларның.
А4. Кайсы  сүзләр   мәгънәле  кисәкләргә   дөрес  бүленмәгән?
1)    Кар – лар, сөз – геч – кә, ишет – ә;
2)    Са – бын, са – тып,  са – ры – рак;
3)    Кар – лан – ган, яшь – келт,  җитмеш – енче.
А5.Ясагыч   кушымчалары   булган  сүзләр:
1)    Кием,  белгеч,  йонлач;
2)    Мәктәптә,  яшьрәк,  сигезенче;
3)    Көткәннәр,  балалар,  җиңелчә.
А6. Ясагыч   кушымчалары   булмаган  сүзләр:
1)    Бишлек,  сөенеч, такталы;
2)    Бишенче, сөлге, туктадык;
3)    Ямьләнгәч, берләштек, хәйләле.
А7. Бәйләгеч  кушымчалары   булган  сүзләр:
1)    Җиденче, кызчык, укыячак;
2)     Бәйрәмнәр,  биегрәк,  килмәде;
3)    Һәйкәлнең,  күрделәр,  иптәшеңнән.
А8. Бәйләгеч  кушымчалары   булган  сүз  төркемнәре:
1)    Сыйфат,  сан;
2)    Исем,  фигыль;
3)    Рәвеш,  бәйлек.
А9. Нигезе   дөрес  билгеләнгән   сүзләр:
1)    Кәгазь – ләр – не, уй – ла – ма – ды – гыз;
2)    Шәһәрчек, кошкай – лар;
3)    Эшчәнлек – тә,  тигезлек – не.
А10. Тамырдаш  сүзләрне   күрсәтегез:
1)    Урак,  урман, урды;
2)    Карга,  карлы,  карсыз;
3)    Көйлә,  көйле,  көйсез.
В1.Сүзләрне  таблицага   тутырыгыз:
Тамыр
Ясагыч
кушымча
Мөнәсәбәт    белдерүче  кушымчалар
модальлек  кушымчалары
бәйләгеч    кушымчалар
күз
-лек
-ләр
-не
Сүзләр: дусларыбызның,  килмәгәннәр,  аңлагансың, йөрәктә, күңелсезләнгәч,  һөнәрчелек, җиденче, үсештә,  дуслашкан,  тәрбиялерәк, кошчыкларга,  әйтмәдегез, биеклектә.
2. Аңлаешлы, йөгерек уку күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү һәм баету, белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
3. Парларда, төркемнәрдә  дустанә эшләренә җирлек, хезмәткә мәхәббәт булдыру.
Җиһаз: мультимедиа;  Г, г хәрефләре;  кисмә хәрефләр; уенчык машина , паровоз рәсеме.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
Дәрес барышы.
I.  Оештыру моменты. Психологик уңай халәт тудыру. (Проекторда елмайган  кояш нурларын сибеп тора )-  Исәнмесез, кадерле укучылар! Кәефләрегез ничек? Күрегезче, безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган, якты нурларын сипкән. Әйдәгез, без дә бер – беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.
II. Алган белемнәрне актуальләштерү.
–Укучылар, әйдәгез әле сузык авазларны искә төшерик.
–                   Сузык авазлар нинди ике төркемгә бүленә?(калын һәм нечкә сузык авазлар), 1нче төркем калын сузыкларны, 2нче төркем нечкә сузыкларны әйтегез.
– Ни өчен бу авазларны сузык авазлар дип атыйбыз?(алар сузыла, көйләнә)
– Алар нинди эш башкара?(яннарында килүче тартык авазны я калынайта, я нечкәртә)
– Тартык авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр?(яңгырау һәм саңгырау тартыклар), 1нче төркем яңгырау тартыкларны, 2нче төркем саңгырау тартыкларны әйтегез)
– Яңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтә аласыз?(алар тавыш белән яңгырап әйтелә, нечкә һәм калын укыла).
– Саңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтерсез?(пышылдап, тавышсыз әйтелә, нечкә һәм калын укыла).
- Димәк, авазлар нинди төркемнәргә бүленә?
III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.
1.  “Сүзләр төзе” уены.
- Балалар, карагыз әле  яныбызга машина килгән. Машинаның арбасында ниндидер йөк бар. Әйдәгез бу йөкне бушатыйк. Күргәнебезчә, анда ниндидер конвертлар бар. Конвертларны ачыйк һәм  биремнәрен үтик. Парларда  бергәләп эшләп алырбыз. Һәр пар бирелгән хәрефләрдән һәм иҗекләрдән сүзләр төзи. Кайсы пар тизрәк сүзләр төзи алыр икән?
2. Укучыларның уйлау сәләтен, сөйләм һәм язма телен, мөстәкыйль активлыкларын , фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһаз: дәреслек, таблица, сигнал карточкалар, мультимедиа, биремнәр язылган карточкалар.
Дәрес тибы: кабатлау, системалаштыру дәресе.
Дәрес барышы:
І. Оештыру моменты.
Укучыларда психологик уңай халәт тудыру.(слайд 1. тактада елмайган кояш нурларын сибеп тора)
-          Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
-          Күрегезче, безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган, нурларын сибкән.Әйдәгез, без дә бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!
-          Хәерле көн миңа.
-          Хәерле көн сиңа.
-          Хәерле көн сезгә.
-          Хәерле көн барыбызга!
ІІ. Өй эшен тикшерү.
-          Укучылар! Сезгә өйдә вариантлап өй эше бирелгән иде.(укучылар әйтәләр: І в.-утын, көз сүзләрен, ІІ в.- урам, чишмә сүзләрен килеш белән төрләндерергә).
-          Дәфтәрләрегезне  ачыгыз!(өй эшен тикшерәм)
-          Димәк, чыгыш килешендә без исемнәргә нинди кушымчалар өстибез? Ни өчен?Кайсы очракта сүзләргә калын кушымча, нечкә кушымча ялгадык?
ІІІ.Актуальләштерү.
Дежур укучы белән әңгәмә.
Дәреснең максаты белән таныштыру.
-Укучылар, без сезнең белән Исемнәр дөньясында. Инде берничә дәрес без Килешләр илендә сәяхәттә. Бүген дә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бүген без исемнәр, исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында  булган белемнәребезне тирәнәйтергә , камилләштерергә тырышырбыз һәм алдагы дәрестә бу тема буенча мөстәкыйль эш эшләрбез.( слайд 2.максат тактада)
3. Матур язу.(слайд 3)
-Тактага карагыз!Хәзер матур язу күнегүе уздырып алырбыз. Тактада нинди җөмлә язылган?
Бакча  кайта (алсу,Алсу),
Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы
Рус мәктәпләренең татар төркемендә 1нче сыйныфта әлифба дәресе
Тема:[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре
Максат:
1. укучыларны :[ш] авазын дөрес әйтергә,  Ш, ш хәрефләрен танып укырга өйрәтергә, ишәк турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырырга.,
2. балаларның уку hәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә.,
3. экологик тәрбия бирергә, шырпы белән уйнауның нәтиҗәсен аңлатырга.
Җиhаз:  Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вәгыйзов “Әлифба” китабы,( 65-66 нчы битләр), кисмә хәрефләр, таблица, ребуслар, сузыклар таблицасы, компьютер, проектор, тема буенча презентация өчен материал.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.
Дәрес барышы:
I.Оештыру. Уңай психолик халәт тудыру.
-Хәерле көн, балалар. Бүген бездә кунакта уку дәресе. Дәрестә без уйнарбыз, хәрефләрне кабатларбыз, яңа хәреф өйрәнербез, әдәпле итеп сөйләшербез, җырларбыз. Менә шундый зур эшләрне башкару өчен бүген без тагын да активрак, акыллырак, тәртиплерәк булырбыз.
II.Актуальләштерү.
1.Сузык авазларны кабатлау (таблица)
калын сузык авазларны гына әйтегез,
нечкә сузыкларны
парлап әйтегез
2.Кушылмалар уку:
1 нче слайд
ча    чу   чы
чә    чү   че    чи
-калын кушылмаларны әйт.
-кушылмалар белән сүзләр төзү (чаба, чәчәк, чуртан, чүкеч...)
3.Уен.
2 нче слайд
Сандугач  сүзеннән нинди яңа сүзләр төзи аласың?
(сан, дуга, чана, сана, дус...)
4.Өйрәнелгән хәрефне ныгыту.
Чебиләрем сап-сары,
Бигрәк матур чаклары.
Кызгансыннар дип , юри
Кайберсе елап йөри.
5.Ребус чишү.
(Тәтеш, башкала, башлык)
III.Уку мәсьәләсен кую.
Проблемалы сорау:
-Сез чишкән ребусларның җавапларында без өйрәнмәгән нтнди аваз ишетәсез?
-:[ш] авазын
-Димәк, без бүген нинди аваз турында сөйләшербез?
IV.Яңа материалны аңлату.
3 нче слайд
1.[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре белән танышу.
[ш] авазына характеристика.
Артикуляция өстендә эш: тешләр бер-берсенә тиеп торалар. Тел өске аңкауга тия.
[ш] авазы- саңгырау тартык.
2.Иҗекләрне ныгыту:
Фирүзә Миннешәехова, Яр Чаллы шәһәре 53 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
7 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән бәйге-уен.
Бәйгедә 3 команда катнаша. Аны укытучы яки укучы алып бара. Музыка яңгырый (“Әллүки”). Бүлмә бизәлгән (укучылар чыгарган телгә багышланган стена газеталары, туган тел турында бөек кешеләрнең фикерләре язылган плакатлар). Командалар өчен 3 өстәл әзерләнгән. Кичә укучылар чыгышы белән башланып китә.
1 нче укучы. Туган җирең –Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле. (Н.Нәҗми)
2 нче укучы. Минем телем,-
Меңәрләгән ишләре күк,
Моңлы тел ул,
Үзенә җай, үзенә ятыш
Аның көе:
“Сак-сок”лары, “Рамай”лары,
“Сарман”нары, “Гөлҗамалы”,
“Карурман”ы, “Әллүки”е.  (Р.Фәйзуллин)
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген сезнең белән “Тел бәйгесе”нә җыелдык. “Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел,”- ди халык. Менә шушы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур. Телне халык- дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә ярышып та карыйк.
Кичәбезнең максаты ниндидер зур фәнни ачышлар ясау түгел. Бүгенге бәйге, чыннан да сүзләрнең мәрҗән икәнен аңларга ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.
Инде кичәне башлап җибәрик. Безнең бүгенге бәйгедә 3 команда катнаша. Аларга сүз биргәнче,  жюри белән танышып үтик. ( Жюри белән танышу).
Командалар белән танышу. (сәламләү, эмблемалар турында аңлатыла, командалар үзләре әзерләп килгән символик бүләкләрен тапшыралар).
(Рус мәктәбенең 7 сыйныфындагы тат. төркемнәре өчен)
1. Габдулла Тукайның туган авылы.
а) Кушлавыч            б) Кырлай
ә) Сасна                   в) Өчиле
2. Габдулла Тукайның әнисенең исеме.
а) Саҗидә               б) Мәмдүдә
ә) Газизә                    в) Зөһрә
3. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф кайсы авылда мулла була?
а) Кушлавыч            б) Кырлай
ә) Сасна                   в) Өчиле
4. Габдулла Тукайның әнисе кайсы авылда вафат була?
а) Кушлавыч            б) Кырлай
ә) Сасна                   в) Өчиле
5. Әнисе  икенче авыл кешесенә кияүгә чыгып киткәч, кечкенә Тукай вакытлыча кем кулында калып тора?
а) Сабира         б) Газизә
ә) Саҗидә         в) Шәрифә
6. Габдулла Тукай үзенең «Шүрәле» әсәрендә кайсы авыл табигатен тасвирлый?
а) Кушлавыч            б) Кырлай
ә) Сасна                   в) Өчиле
7. Кырлай авылында ул кем гаиләсендә яши?
а) Мөхәммәтгалим      ә) Сәгъди
б) Мөхәммәтвәли
в) Фәтхерахман
8. Кырлай авылы мәдрәсәсе Габдул-лада нинди истәлекләр калдыра?
а) Тирән һәм төпле белемнәр бирә торган мәдрәсә булып
ә) Юньле бернигә дә өйрәтмәгән мәдрәсә буларак, аңарда көлү хисләре уятып
б) Укытучы-абыстайны хөрмәтләп искә алырлык булып
9. Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе кемнәр була?
а) Мөхәммәгали-Мәмдүдә
ә) Мөхәммәтвәли-Газизә
б) Сәгъди-Зөһрә
в) Галимҗан-Газизә
10.Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе нинди бистәдә яшиләр?
а) Яңа           б) Яшел
ә) Зур            в) Иске
11. Г. Тукай яшәгән төбәкләрнең схемасын табыгыз.
а) Казан-Уральск-Өчиле-Сасна-Кырлай-Кушлавыч-Казан
ә) Кушлавыч-Казан-Өчиле-Уральск-Сасна-Өчиле-Кырлай-Казан
б) Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Уральск-Казан
12. Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә ничек яши?
а) Җизнәсе өендә бай тормышта, рәхәт яши
ә) Башта җизнәсе өендәге хезмәтчеләр янында, аннары мәдрәсәдә ачлы-туклы яши
б) Журналистлык эше, иҗат белән шөгыльләнеп яши
13. Кайсы төбәктәге тормыш Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача?
Тема: Кушма җөмлә синтаксисын кабатлау.
Максат:
1. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр, катлаулы төзелмәләр буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, системага салу, ныгыту.
2.Тел белеменең синтаксис һәм пунктуация бүлекләре арасындагы тыгыз бәйләнешне күрсәтү, тыныш билгеләр куелышына игътибарлылыкны арттыру.
3.Сугыш һәм тыл ветераннарына карата игътибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Материал:
1..Зәкиев М.З Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы.
2. Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Синтаксистан таблицалар һәм схемалар.: Укытучы өчен методик ярдәмлек. – Казан: РИЦ: Школа, 2007.
3..Сафиуллина Ф.С, Нәбиуллина. Г.Ә. Татар теленнән тестлар. Синтаксис.- Казан: “Яңалиф” нәшр. – 2006.
4.Харисова Ч.М. Татар теле. Анализ үрнәкләре: Югары сыйныф укучылары, абитуриентлар, студентлар, укытучылар өчен ярдәмлек. – Казан: Мәгариф, 2009.
Җиһазлау: дәрескә презентация, тест биремнәре,.
Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8-9 нчы с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Җиргә язлар килә,
Кояш шашып көлә,
Тулып пешкән әнә бөреләр.
Менә-менә күзен ачарлар да
Бар җиһанга сәлам бирерләр.
Шәмсия Җиһангирова
II. Актуальләштерү. “Син миңа, мин – сиңа” уены. (Кагыйдәләрне искә төшерү өчен бер-береңә сораулар бирү) Слайд
- нинди җөмләгә кушма җөмлә диләр? (Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала)
- нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала)
- Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?
- Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә?
- Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди чаралар килә? (Санау һәм каршы кую интонациясе)
- нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?
- Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләрен санап чыгыгыз.
- Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан нинди төрләре була?
татар теле дәресе.
(Рәхимов технологиясе нигезендә)
Тема: Да, дә, та, тә кисәкчәләрен кушымчалардан аеру ысулы.
Максат: 1. Да, дә, та, тә кисәкчәләрен кушымчалардан аеру ысулын өйрәтү.
2. Укучыларның мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белү сәләтләрен үстерү.
3. Телебезгә соклану, кызыксыну уяту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Материал: дәреслек (авторы: З.Җамалетдинова).
Җиһазлау: компьютер, экран,магнитофон, сүз моделе, тестлар,таблица.
Дәрес барышы.
I. Уңай психологик халәт тудыру.
1.Укучыларны татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист, бөтен дөньяга танылган рухани Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре белән таныштыру.
- Укучылар, мин сезгә игътибарлылыкка Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен тәкъдим итәрмен һәм сез парларда киңәшләшеп, сорауларыма җавап бирерсез. Рәхим итеп беренче нәсыйхәтне тыңлагыз:
- Укый-яза белгән кеше – җимеш агачына тиң.
- Сүз кем турында бара?
- Укый-яза белүче кеше турында бара. (Компьютер экранында “кеше” сүзе барлыкка килә)
- Изге күңелле кешеләр бурычларын намус белән үтәп килерләр.
- Нинди кешеләр бурычларын намус белән үтәп килерләр?
- Изге күңелле кешеләр бурычларын намус белән үтәп килерләр. (Компьютер экранында “изге күңелле” сүзләре барлыкка килә)
- Сөекле булу өчен бер генә юл бар – башкаларга изгелек итү.
- Башкаларга изгелек итсәң нинди буласың?
- Башкаларга изгелек итсәң сөекле буласың. (Компьютер экранында “сөекле булу” сүзләре барлыкка килә)
- Әти-әнине хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр.
- Бу нәсыйхәттә сүз кемне хөрмәт итү турында бара?
- Бу нәсыйхәттә сүз әти-әнине хөрмәт итү турында бара. (Компьютер экранында “әти-әнине” сүзе барлыкка килә)
- Мөгаллим вә мөгәллимәләр балаларны кеше итәргә тырышалар.
- Мөгаллим вә мөгәллимәләр балаларны кем итәргә тырышалар?
- Мөгаллим вә мөгәллимәләр балаларны кеше итәргә тырышалар. (Компьютер экранында “кеше” сүзе барлыкка килә.)
- Чисталык – иң матур бер сыйфат.
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше
Максат:
1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен системага салу, гамәли куллана алуларына ирешү.
2. Иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү.
3. Укучыларны бөек шәхес үрнәгендә  тәрбияләү.
Материал: Гази Кашшафның “Кечкенә Җәлил” хикәясе, М.Х.Хәсәнованың “Диктантлар җыентыгы”, Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сәгать” җыры.
Җиһазлау: дәреслек, карточка, компьютердагы слайдлар, тестлар, Муса Җәлил турындагы язмалар.
План.
I. Актуальләштерү.  1) Оештыру өлеше.
2) Компьютердагы Power Point программасында эшләнгән тестларның җавапларын белү.
3) Матур язу.
II. Уку мәcьәләсен кую. Компьютердан Муса Җәлил турындагы презентацияне карау.  III. Уку мәсьәләсен чишү.
1).Дифференциаль биремле карточкалар белән эш.
2). Дәреслек белән эшләү.
3). Төшеп калган зат алмашлыгын өстәп, плакаттагы җөмләләрне күчереп язу.
IV .Физминут. Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сәгать” җырын  башкару.
V. Сайланма диктант  яздыру.
VI. Сәгать моделе белән эшләү.    VII. Йомгаклау.      1). Нәтиҗә ясау.
2). Өйгә эш: дифференциаль биремле карточкалар
3). Билге кую.
Дәрес барышы:
I. Актуальләштерү.  1) Оештыру өлеше.
-Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Кемдер сыйныф бүлмәсенә урамда йөри торган аяк киемнәре белән кереп киткән әле. Сыйныф бүлмәсенә урамда йөри торган аяк киемнәре белән керергә ярыймы, укучылар? (Юк). Ни өчен? (Чөнки безгә сулау өчен чиста һава кирәк. Сәламәтлекнең нигезе – ул чисталык.)
- Ә менә “эзләр” гади генә түгел, тылсымлы да икән. Әгәр бу “эзләр” артына яшеренгән сүзләрнең нинди сүз төркеме икәнлеген белсәгез, сыйныф бүлмәсенә  урамда йөри торган аяк киемнәре белән керүчене табарсыз.
(Укучылар “эзләр” артына язылган “Кечкенә Муса да аның китабын укый” җөмләсендәге сүзләрне укып, нинди сүз төркеме икәнлеген ачыклыйлар. “Эзләр”не Шәвәли калдырганлыгы билгеле була. Шәвәли рәсеме күрсәтелә һәм аңа ярдәм итү сорала.)
Муса
укый
аның
да
китабын
Кечкенә
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше
Максат:
1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен системага салу, гамәли куллана алуларына ирешү.
2. Иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү.
3. Укучыларны бөек шәхес үрнәгендә  тәрбияләү.
Материал: Гази Кашшафның “Кечкенә Җәлил” хикәясе, М.Х.Хәсәнованың “Диктантлар җыентыгы”, Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сәгать” җыры.
Җиһазлау: дәреслек, карточка, компьютердагы слайдлар, тестлар, Муса Җәлил турындагы язмалар.
План.
I. Актуальләштерү.  1) Оештыру өлеше.
2) Компьютердагы Power Point программасында эшләнгән тестларның җавапларын белү.
3) Матур язу.
II. Уку мәcьәләсен кую. Компьютердан Муса Җәлил турындагы презентацияне карау.  III. Уку мәсьәләсен чишү.
1).Дифференциаль биремле карточкалар белән эш.
2). Дәреслек белән эшләү.
3). Төшеп калган зат алмашлыгын өстәп, плакаттагы җөмләләрне күчереп язу.
IV .Физминут. Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сәгать” җырын  башкару.
V. Сайланма диктант  яздыру.
VI. Сәгать моделе белән эшләү.    VII. Йомгаклау.      1). Нәтиҗә ясау.
2). Өйгә эш: дифференциаль биремле карточкалар
3). Билге кую.
Дәрес барышы:
I. Актуальләштерү.  1) Оештыру өлеше.
-Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Кемдер сыйныф бүлмәсенә урамда йөри торган аяк киемнәре белән кереп киткән әле. Сыйныф бүлмәсенә урамда йөри торган аяк киемнәре белән керергә ярыймы, укучылар? (Юк). Ни өчен? (Чөнки безгә сулау өчен чиста һава кирәк. Сәламәтлекнең нигезе – ул чисталык.)
- Ә менә “эзләр” гади генә түгел, тылсымлы да икән. Әгәр бу “эзләр” артына яшеренгән сүзләрнең нинди сүз төркеме икәнлеген белсәгез, сыйныф бүлмәсенә  урамда йөри торган аяк киемнәре белән керүчене табарсыз.
(Укучылар “эзләр” артына язылган “Кечкенә Муса да аның китабын укый” җөмләсендәге сүзләрне укып, нинди сүз төркеме икәнлеген ачыклыйлар. “Эзләр”не Шәвәли калдырганлыгы билгеле була. Шәвәли рәсеме күрсәтелә һәм аңа ярдәм итү сорала.)
Муса
укый
аның
да
китабын
Кечкенә
Максат: 1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен искә төшерү.
2. Татар теленә карата  кызыксыну, табигатькә мәхәббәт, бер-береңә карата коллективизм хисләре тәрбияләү.
3. Укучыларның сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: “Кыш” темасына иллюстрация, демонстрацион-шәхси карточкалар, зат алмашлыкларына карата әзерләнгән слайдлар.
План.
I.                   Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Актуальләштерү.
II.                УМ кую.
III.             240 нчы күнегү (төркемнәрдә эш).
IV.            241 нче күнегү (парларда эш).
V.               Ял минуты. Хәрәкәтләр белән “Кар бөртеге” җырын башкару.
VI.            242 күнегү (мөстәкыйль эш).
VII.         Модельләштерү.
VIII.      Рефлексив бәяләү.
1.     Рефлексив кабатлау.
2.     Өйгә эш.
243 күнегү (1 төркем өчен)
244 күнегү (2 төркем өчен)
Дәрес барышы:
I.                   Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Актуальләштерү.
-         Укучылар, карагыз әле монда: безнең класска күпме кар бөртекләре кереп тулган! Әгәр дә дәрестә бик тырышсак, бу кар бөртекләре барысы да эреп юкка чыгачак.
Слайд 1
-         Сез алдагы дәресләрдә кайсы сүз төркемен өйрәндегез? (Сыйфат)
-         Сыйфатның сөйләмдәге роле нәрсәдә? (Сөйләмне бизи, матурлый, төгәллек кертә)
-         Кайсыгыз миңа слайдтагы картина буенча, бирелгән терәк сыйфатларны кулланып, җөмләләр төзеп күрсәтер? (Укучылар картина буенча җөмләләр төзиләр)
Слайд 2
-         Хәзер дәфтәрләрне ачып, число һәм матур язу күнегүләрен язып куярбыз.
Сс с с  Сс с с
сурәт сәлам
-         Бер биремне үтәдек, үз белемегезне бәяләгез. Димәк, бер кар бөртеге дә эреп юкка чыкты.
II.                УМ кую.
-         Хәзер дәреслекнең 26 биремен карагыз. УМ куегыз. (Без бүген зат алмашлыклары турында белгәннәребезне искә төшерербез)
-         Зат алмашлыклары турында белгәннәрегезне сөйләгез. (Зат алмашлыклары исемне алыштырып килә, зат, сан, килеш белән төрләнә)
Сдайд 3