Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМалокибякозинская ООШ, Тюлячинский район РТ
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 25.07.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 17341
Рейтинг публикации
2 оценок
Другие публикации автора
"Да-дә, та-тә кисәкчәләренең язылышы". Учитель начальных классов Малокибякозинс кой ООШ Тюлячинского...
"Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше". Автор работы: учитель начальных классов Малокибякозинск...
"Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше". Автор работы Гарипова Гульсина Зулфаровна, учитель нача...
Разработка урока на тему "Зат алмашлыклары". Автор работы: Гарипова Гульсина Зулфаровна, учитель нач...
Гарипова Гульсина Зулфаровна. Разработка урока татарского языка для 4 класса
 
 

Тема: Зат алмашлыклары.

Максат: 1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен искә төшерү.

2. Татар теленә карата  кызыксыну, табигатькә мәхәббәт, бер-береңә карата коллективизм хисләре тәрбияләү.

3. Укучыларның сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: “Кыш” темасына иллюстрация, демонстрацион-шәхси карточкалар, зат алмашлыкларына карата әзерләнгән слайдлар.

План.

I.                   Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Актуальләштерү.

II.                УМ кую.

III.             240 нчы күнегү (төркемнәрдә эш).

IV.            241 нче күнегү (парларда эш).

V.               Ял минуты. Хәрәкәтләр белән “Кар бөртеге” җырын башкару.

VI.            242 күнегү (мөстәкыйль эш).

VII.         Модельләштерү.

VIII.      Рефлексив бәяләү.

1.     Рефлексив кабатлау.

2.     Өйгә эш.

  • 243 күнегү (1 төркем өчен)
  • 244 күнегү (2 төркем өчен)

Дәрес барышы:

I.                   Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Актуальләштерү.

-         Укучылар, карагыз әле монда: безнең класска күпме кар бөртекләре кереп тулган! Әгәр дә дәрестә бик тырышсак, бу кар бөртекләре барысы да эреп юкка чыгачак.

Слайд 1

-         Сез алдагы дәресләрдә кайсы сүз төркемен өйрәндегез? (Сыйфат)

-         Сыйфатның сөйләмдәге роле нәрсәдә? (Сөйләмне бизи, матурлый, төгәллек кертә)

-         Кайсыгыз миңа слайдтагы картина буенча, бирелгән терәк сыйфатларны кулланып, җөмләләр төзеп күрсәтер? (Укучылар картина буенча җөмләләр төзиләр)

Слайд 2

-         Хәзер дәфтәрләрне ачып, число һәм матур язу күнегүләрен язып куярбыз.

Сс с с  Сс с с

сурәт сәлам

-         Бер биремне үтәдек, үз белемегезне бәяләгез. Димәк, бер кар бөртеге дә эреп юкка чыкты.

II.                УМ кую.

-         Хәзер дәреслекнең 26 биремен карагыз. УМ куегыз. (Без бүген зат алмашлыклары турында белгәннәребезне искә төшерербез)

-         Зат алмашлыклары турында белгәннәрегезне сөйләгез. (Зат алмашлыклары исемне алыштырып килә, зат, сан, килеш белән төрләнә)

Сдайд 3

-         Үз белемегезне бәяләгез.  УМ куйдыгыз. Тагын бер бирем үтәлде, димәк, тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

 

III.             240 нчы күнегү.

-         Хәзер 240 нчы күнегүне төркемнәрдә эшләгез. Бу күнегүнең ничә биреме бар? (Ике биреме бар)

(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр)

-         Төркемнәрдә кем җавап бирергә эзер? (Шигырьне бер укучы укый)

-         Бу шигырьне кем язган?

Слайд 4

-         Муса Җәлил.

-         Муса Җәлил кем ул?

-         Татар халкының патриотик шагыйре.

-         Исән булса, аңа быел ничә яшь тулган булыр иде?

-         105 яшь.

-         Сез аның туган көнен кайчан билгеләп үттегез?

-         15 февраль көнне.

-         Төркемнәрдән кайсыгыз шигырьдәге зат алмашлыкларын табып әйтергә әзер? (Сиңа, син, мине)

-         Зат алмашлыкларын ничек таныдыгыз? (Җөмләдә исемне алыштырып киләләр)

Слайд 5

мин, без - I зат алмашлыклары

син, сез – II зат алмашлыклары

ул, алар – III зат алмашлыклары

-         Бу биремне дә  үтәдегез. Димәк тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

IV.            241 нче күнегү

-         241 нче күнегүне парларда эшләгез. Кайсыгыз әйтер, бу күнегүнең ничә биреме бар? (Өч биреме: текстны укырга, зат алмашлыкларын табарга, килешләрен билгеләргә)

-         Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен искә төшерик әле.

(Слайд 6, 7 буенча эш. I зат, берлек сандагы зат алмашлыгы чыга. Бер укучы аны килеш белән төрләндерә. Без, син, сез, ул, алар зат алмашлыклары да шулай килешләр белән төрләндерелә. Нәтиҗә слайдта күрсәтелә).

-         Хәзер күнегүнең биремен парларда эшләгез.

-         Парлардан кем җавап бирергә әзер?

-         Текстны укы.

-         Бу өзекне кем язган?

-         Габдулла Тукай.

Слайд 8

-         Габдулла Тукай кем ул?

-         Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.

-         Исән булса, аңа быел ничә яшь тулган булыр иде?

-         125 яшь.

-         Аның туган көнен кайчан билгеләп үтәчәкбез?

-         26 апрель көнне.

-         Бу өзектәге зат алмашлыкларын кайсыгыз табып күрсәтә?

мин – б.к.                       алар – б.к.                         без - б.к.

мине – т.к.                      аңарга – ю.к.                 миннән – ч.к.

-         Ничек белдегез?

-         Сораулар куеп карап белдек.

-         Тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты. Үз белемегезне үзегез бәяләгез.

V.

Кар бөртеге  Өйгә керде. Өй эчендә Очып йөрде  менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге Бик аз очты, Суздым аңа Җылы учны   менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге Учка кунды, Учка кунды Һәм юк булды  менә шулай, менә шулай.

 

Ял минуты. Хәрәкәтләр белән “Кар бөртеге” (Резеда АХИЯРОВА музыкасы, Ренат ХАРИС сүзләре) җырын башкару

 

VI.            Тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

VI.            242 күнегү.

-         242 нче күнегүне мөстәкыйль эшләгез. Бу кәнегүнең ничә биреме бар?(Ике биреме: күп нокталар урынына тиешле зат алмашлыкларын куярга, аннары күчереп язарга. (Һәр укучы мөстәкыйль эшли. Күнегүне язып бетергәннән соң слайдтагы язма буенча тикшерәләр).

Слайд 9 : мин, миннән, ул, алар, аңа, аны, без.

-         Тагын бер бирем үтәлде. Үз белемегезне үзегез бәяләгез. Димәк, тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

Слайд 10

-         Тактада бирелгән текстны укыгыз:

Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Кар бөртеге бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Кар бөртекләрен түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар  күп булса – иген мул булыр.

-         Текстка карата үз фикерегезне әйтегез. ( Гел бер сүз- кар бөртеге сүзе кулланылган).

-         Гел бер сүзне кабатламас өчен нишләргә кирәк? ( Кар бөртеге сүзен зат алмашлыгы белән алмаштырырга кирәк).

-         Кайсыгыз текстны дөресләп укып бирер?

Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Ул бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Аны түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар күп булса – иген мул булыр.

-         Зат алмашлыклары бер үк сүзне берничә тапкыр кабатламас өчен кирәк.

 

VII.         Модельләштерү.

-

килеш

зат

сан

Һәр төркем дәрестә алган белемнәрегезне модельләштерегез. Төркемнән кайсыгыз тактада эшләп күрсәтә? ( исем →з.а. → сөйләмне матурлый,төгәллек кертә)                                                   ↓         ↓          ↓

 

-         Хәзер тестлар ярдәмендә белемнәрегезне барлап алыйк.

(Слайд 11:  сораулар һәм һәр сорауга 4 җавап бирелгән. Укучылар 1 генә дөрес җавапны билгеләргә тиеш булалар).

-         Тагын бер бирем үтәлде. Үз белемегезне үзегез бәяләгез. Димәк, тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

VIII.      Рефлексив бәяләү.

1.     Рефлексив кабатлау.

-         Бүген дәрестә нәрсә эшләдек?(Зат алмашлыклары турында белемнәребезне искә төшердек)

-         Ничек эшләдек? (Җөмләдән зат алмашлыкларын таптык, грамматик билгеләрен искә төшердек)

-         Бүген дәрестә үзегезгә нинди билге куяр идегез?(Һәр укучының үз бәяләмәсе белән кызыксыну)

2.     Өйгә эш бирү.

-         243 нче күнегүнең ничә биреме бар? (Шигырьне укырга, хәтердән язарга, зат алмашлыкларын табарга, килешен, санын, затын билгеләргә).

-         Кемнәр 244 нче күнегүне эшләргә тели? (Зат алмашлыкларын кулланып күчмә кошлар турында хикәя төзеп язарга).

-         Тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

 

-         Барлык кар бөртекләре дә эреп беттеләр. Озакламый кайсы ел фасылы килеп җитәр? (Яз вакыты)

-         Язгы айларда нинди истәлекле бәйрәмнәр көтелә?

-         8 Март, 1 апрель – көлке көне, кошлар бәйрәме, 1 Май – Тынычлык бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне, 26 апрель -Габдулла Тукай туган көн, 12 апрель- Космонавтика көне һ.б.

-         Ни өчен Космонавтика көнен 12 апрель көнне билгеләп үтәләр?

-         1961 елның 12 апрель көнне Юрий Алексеевич Гагарин иң беренчеләрдән булып галәмгә оча. Ул Җир шарын 104 минут  вакыт эчендә тирәли әйләнеп чыга һәм исән сау туган җиренә әйләнеп кайта.

-         Быел бу истәлекле вакыйгага 50 ел тула.

-         Дәрес нәтиҗәле үтте. Бу кар бөртекләре нәтиҗәле эшегезнең бер символы булып торсын.Алга таба да укуыгызда уңышлар телим.

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев