Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМОУ СОШ № 3, Бугульма
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 30.01.2014
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 18603
Рейтинг публикации
3 оценок
Другие публикации автора
“Бер әби ич”хикәясе 4нче сыйныф рус төркеме өчен уку дәресе эшкәртмәсе (Р.З.Хәйдарова дәреслеге ...
5 нче сыйныф (рус төркеме өчен)"Табын янына рәхим итегез!" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...
3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен "Ашамлыклар" темасына дәрес эшкәртмәсе....
"Табын янына рәхим итегез!" темасына дәрес эшкәртмәсе
 
 

Тема: Табын янына рәхим итегез!

Максат: 1. Укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту

кагыйдәләре белән таныштыру, сүзлек байлыкларын

арттыру.

2. Укучыларның  танып - белүен, сөйләм телен үстерү.

3. Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес барышы

  1. 1. Оештыру, уңай атмосфера тудыру

а)- Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн!

- Йә, балалар, карагыз!

Тышта килде матур яз!

-         Әйе, әйе беләбез

Яз килгәнен күрәбез.

Тамчы тама

Тып та тып

Булмый аны туктатып,

Зәңгәр күктә кояш балкый

Ул бит безгә ишек шакый.

б) Фонетик зарядка ( 1 нче слайдта)

Кар аттым, кар аттым

Ап-ак карны каралттым.

Тук-тук тукран

Тукылдатып утыра.

Чаңгычының чаңгысы

Шуа-шуа шомара

Чаңгың шомарсын дисәң

Кирәк ешрак шуарга.

 

  1. 2. Белемнәрне актуальләштерү

-         Укучылар, без алдагы дәрестә нәрсә өйрәндек әле?

-         Дөрес, савыт-сабалар белән таныштык. Әйдәгез әле, тиз генә аларны искә төшереп китик (3-14 нче слайдларда савыт-саба рәсемнәре чыгып бара, укучылар атап бара).

-  Ә хәзер үз-үзебезне тикшереп карыйк һәм диктор артыннан      савыт-саба исемнәрен кабатлап барыйк.

 

3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

а)  - Яңа кабатлаган  сүзләр белән сүзтезмәләр төзик.

15 нче слайдта ике баганада сүзләр бирелә. Шуларны парлап язалар.

аш                                   аш                                      ит

өлеш    тәлинкә(се)        десерт      кашык(гы)       ипи   пычак(гы)

чәй                                   чәй                                    май

-         Бу сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез (тәрҗемә итәләр).

б) - Әлеге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзик әле. ( 16 нчы слайдта түбәндәге җөмләләр чыга).                                                         Ашны  ...  салалар. Ипине ... белән кисәләр. Майны ... белән кисәләр. Салатны ... салалар. Шикәрне ... белән бутыйлар.

Ярдәмче сүзләр: өлеш тәлинкәсенә, чәй кашыгы, май пычагы, пычак, аш тәлинкәсенә.

 

в)  17 нче слайдта табын рәсеме

-         Укучылар сез өстәлдә нәрсәләр күрәсез?

-         Бу аш өстәлеме, чәй өстәлеме?

-         Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-         Укучылар, ә без үзебезне табын янында тота беләбезме соң?

-         Мин сезне Риза Фәхретдиннең табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырасым килә( 18 нче слайдта Риза Фәхретдин киңәшләре).

-         Ә кем соң ул Риза Фәхретдин?

-         Дөрес, ул безнең якташыбыз, ул – тәрбияче, аның бик күп китаплары бар (укытучы Риза Фәхретдиннең китапларын күрсәтә). Кагыйдәләр кычкырып укыла, дәфтәргә языла.

Физкульминутка

Ишкәк ишә ишкәкче,

Иделләргә җитмәкче.

Агым суга каршы барып

Дулкыннарны җиңмәкче.

Кояш елмая күктә,

Су өсте җем-җем итә.

Ишкәк ишү, суда йөзү

Кулларны көчле итә.

г) – Дәреслекнең 28 нче битендәге 4 нче күнегүне карыйк, биреме белән танышыйк (язмача дәфтәрләрдә эшлиләр).

- Димәк, тәлинкәнең уң ягына нәрсә куябыз?

- Ә сул ягына?

- Тәлинкәнең алдына?

д) Интерактив тактада эшләү

Нәрсә белән? – Чем?

Шулпа һәм ашларны      ашыйлар.

 

Итле ризыкларны     вак кисәкләргә кисәләр һәм    ашыйлар.

Тортлар һәм бисквитны   ашыйлар.

 

Авызны һәм кулларны   сөртәләр.

 

Тәрҗемә итәбез һәм дәфтәрләргә язабыз.

 

Әдәби минут

Укытучы Шәүкәт Галиевнең “Тамаша”шигырен яттан укый. Шуның нигезендә укучылар белән әңгәмә кора.

 

“Табын янында” уены.

2 укучы чыгып, табын янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен күрсәтәләр( Укучылар алдында өстәл, 1 нче укучы  2 нче укучыга табын әзерләү киңәшләре бирә).

- Башта өлеш тәлинкәсен куябыз;

- Аның өстенә аш тәлинкәсен;

- Уң ягына пычак, аш кашыгы;

- Сул ягына чәнечке;

- Каршысына ипи тәлинкәсен куябыз.

 

  1. 4. Йомгаклау, билге кую

-         Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында белдек?

-         Табын янында үз-үзеңне ничек тотарга?

 

Өй эше: Р.Фәхретдин кагыйдәләрен өйрәне

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев