Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМБОУ Чувашскомайнская оош, Казань
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 10.08.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 34034
Рейтинг публикации
9 оценок
Другие публикации автора
"Кушма җөмлә" темасына дәрес эшкәртмәсе....
"кушма җөмлә" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе....
"кушма җөмлә" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе....
"Кушма җөмлә"
 
 

Тема: Кушма җөмлә синтаксисын кабатлау.

Максат:

1. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр, катлаулы төзелмәләр буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, системага салу, ныгыту.

2.Тел белеменең синтаксис һәм пунктуация бүлекләре арасындагы тыгыз бәйләнешне күрсәтү, тыныш билгеләр куелышына игътибарлылыкны арттыру.

3.Сугыш һәм тыл ветераннарына карата игътибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал:

1..Зәкиев М.З Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы.

2. Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Синтаксистан таблицалар һәм схемалар.: Укытучы өчен методик ярдәмлек. – Казан: РИЦ: Школа, 2007.

3..Сафиуллина Ф.С, Нәбиуллина. Г.Ә. Татар теленнән тестлар. Синтаксис.- Казан: “Яңалиф” нәшр. – 2006.

4.Харисова Ч.М. Татар теле. Анализ үрнәкләре: Югары сыйныф укучылары, абитуриентлар, студентлар, укытучылар өчен ярдәмлек. – Казан: Мәгариф, 2009.

Җиһазлау: дәрескә презентация, тест биремнәре,.

Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8-9 нчы с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Җиргә язлар килә,

Кояш шашып көлә,

Тулып пешкән әнә бөреләр.

Менә-менә күзен ачарлар да

Бар җиһанга сәлам бирерләр.

Шәмсия Җиһангирова

II. Актуальләштерү. “Син миңа, мин – сиңа” уены. (Кагыйдәләрне искә төшерү өчен бер-береңә сораулар бирү) Слайд

- нинди җөмләгә кушма җөмлә диләр? (Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала)

- нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала)

- Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?

- Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә?

- Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди чаралар килә? (Санау һәм каршы кую интонациясе)

- нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?

- Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләрен санап чыгыгыз.

- Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан нинди төрләре була?

- Аналитик чараларны әйтегез?

- Синтетик чараларга нәрсәләр керә?

- Нәрсә ул катлаулы төзелмә? (Икедән артык җөмләдән торган кушма җөмлә)

- Катлаулы төзелмәгә нәрсәләр керә?

- Күп иярченле кушма җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез? (Гади җөмләләре үзара ияртү юлы белән бәйләнгән катлаулы төзелмәгә)

- Күп иярченле кушма җөмләнең төрләрен санап чыгыгыз.

- Нинди җөмлә катнаш кушма җөмлә дип атала? (Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмә катнаш кушма җөмлә)

- Нәрсә ул тезем? (Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу аркасында бик нык җәенкеләнгән гади яки кушма җөмлә)

III. Төп өлеш. Ныгыту, күнегүләр эшләү

1.Тест Слайд

1. Таң беленүгә (1) ул (2) торып (3) йөри башлады. (Р.Төхфәтуллин)

А) (1) өтер, (2) сызык;

Ә) (1) өтер;

б) (1) өтер, (2) өтер, (3) өтер;

в) тыныш билгеләре куелмый

2.Ярлар бик тар булса (1) ул (2) инеш.(Р.Фәйзуллин)

А) (1) өтер, (2) сызык;

Ә) (1) өтер

б) (1)сызык, (2) өтер;

в) (1) ике нокта, (2) сызык.

3. Сүз (1) бер көнлек, тел (2) гомерлек. (М)

А) (1) өтер, (2)өтер;

Ә) (1) ике нокта, (2) өтер;

б) (1)сызык, (2) сызык;

в) (1) ике нокта, (2) сызык.

4. Ул атасына охшаган ( ) күп сөйләшми, эшли дә эшли.(Г.Әпсәләмов)

а) бернинди тыныш билгесе куелмый;

ә) ике нокта куела;

б) өтер куела;

в) сызык куела.

5. Гаяз корбан булу белән (1) аңарда булган батырлык (2) аңарда булган кыюлык (3) үземә (4) сиздермәстән (5) миңа күчте. (М.Әмир)

а) 2,4; ә) 1, 2, 3, 5; в) 2, 3; г) 1, 2, 3.

6. Ләкин шунысы бераз ару ( ) бик әйбәт сукмак салынган. (Г.Ибраһимов)

а) сызык;

ә) өтер;

б) ике нокта;

в) бернинди тыныш билгесе куелмый.

2. Җөмләләргә синтаксик анализ ясарга, ссемаларын төзергә. Слайд

( Я.Х.Абдрәхимова. 63 бит, №1, №7)

1.Таң якынаеп, җил бераз басылгач, мин йокыга яттым. (Г.Ибраһимов)

2. Аквариум балыкларының төре күп булса да, тере почмакта аларның санын арттырам дип,анда теләсә нинди балык җибәрергә ярамый. (Гата Насыйров)

3.Орфографик разминка. Слайд

4.Перфокарта белән эш Слайд

1

2

3

4

5

6

7

8

Күләм

җөмлә

*

Урын җөмлә

*

Сәбәп

җөмлә

*

Вакыт җөмлә

*

Максат

җөмлә

*

Рәвеш җөмлә

*

Шарт

җөмлә

*

Кире

җөмлә

*

1.Ничек сөйләшенсә, шулай эшләдек тә. (Ә.Б.) Слайд

2.Өйгә тәмле аш исе таралгач, Сирай бабай да кузгала. (Г.С.)

3.Олылар үз итмәсә дә, балалар Бикәне яратты. (Г.Б.)

4.Кеше ничаклы иркәләнсә, чир дигән нәрсә шулчаклы ярата аны. (М.Ә.)

5.Бер читтә авлда Сабантуйларда гына күренә торган лимонад сатыла иде, шунда киттек. (Н.Ә.)

6.Яңгыр юктан бар җир кипте, корды. (Р.Ф.)

7.Аптырап карама син миңа, чыланса керфегем, күзләрем, йөзләрем. (И.И.)

8.Өем минем яктырсын дип, ут элдердем шәмнәргә. (Л.Л.)

5.Бирелгән схемаларга туры китереп җөмләләр төзегез

( -кәч ) , [ ] [ ], [ ], [ ] [ ] : ( )

6.Якташ язучыбыз Мәгъсүм Насыйбуллин хикәясеннән өзек белән танышып, тыныш билгеләр куелышын аңлату. Слайд

Мәгъсүм Насыйбуллин 1925 елда Кукмара районы Байлангар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1940 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Кукмара МТСында эшли, аннары Сазтамак башлангыч мәктәбендә 1 ел балалар укыта. 1943 елда армиягә алына. Сугыш башлангач, Литва җирләрен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсберг өчен барган сугышларда катнаша. Яралангач, дәваланырга җибәрелә. Хокук мәктәбен, юридик институтны тәмамлый. Тикшерүче, прокурор вазифаларын башкара. Свердловс пединститутының филология факультетын тәмамлый. 1950 елларда яза башлый. Китаплары: “Телсез шаһитләр”, “Без капчыкта ятмый”, “Алтын алка”, “Син – тикшерүче бит”, “Күктән иңгән дәлил”һ.б.

Сугыштан кайткач та, Фазыл Мөхәммәтгалиев “...анда кайтсам, мин дә башка, анда мин дә сандугач!” дигән җырына тугрылыклы булып кала бирә. Орден-медальләр иясе булган сержант колхоз тракторына да хуҗа булып ала. Ул җир сөрә, иген игә. Урак кызганда, комбайнын гөрләтеп, ашлык суктыра...

Авылыбызның иң сөйкемле, иң булдыклы кызына өйләнеп, бергәләп дүрт бала үстерделәр алар. Фазыл дустым өчен бүген дә иң зур бәхет – Җиңү бәхете, иң гүзәл көй – Туган як көе икән!..

(“Герман җирендә - татар җыры!” хикәясеннән өзек)

IV. Өй эше. Конкурсларда урын алган укучыларның эшләре белән кыскача таныштыру.

§ “Җиңү язы якынлаша” темасына хикәя язарга.

V. Дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую.

VI. Дәресне йомгаклау.

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев