Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМБОУ "СОШ № 6", Альметевск
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 21.10.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 19802
Рейтинг публикации
5 оценок
Другие публикации автора
тест для 7 класса по творчеству Г. Тукая...
тест для 7 класса по творчеству Г. Тукая
 
 

Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест

(Рус мәктәбенең 7 сыйныфындагы тат. төркемнәре өчен)

1. Габдулла Тукайның туган авылы.

а) Кушлавыч            б) Кырлай

ә) Сасна                   в) Өчиле

2. Габдулла Тукайның әнисенең исеме.

а) Саҗидә               б) Мәмдүдә

ә) Газизә                    в) Зөһрә

3. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф кайсы авылда мулла була?

а) Кушлавыч            б) Кырлай

ә) Сасна                   в) Өчиле

4. Габдулла Тукайның әнисе кайсы авылда вафат була?

а) Кушлавыч            б) Кырлай

ә) Сасна                   в) Өчиле

5. Әнисе  икенче авыл кешесенә кияүгә чыгып киткәч, кечкенә Тукай вакытлыча кем кулында калып тора?

а) Сабира         б) Газизә

ә) Саҗидә         в) Шәрифә

6. Габдулла Тукай үзенең «Шүрәле» әсәрендә кайсы авыл табигатен тасвирлый?

а) Кушлавыч            б) Кырлай

ә) Сасна                   в) Өчиле

7. Кырлай авылында ул кем гаиләсендә яши?

а) Мөхәммәтгалим      ә) Сәгъди

б) Мөхәммәтвәли

в) Фәтхерахман

8. Кырлай авылы мәдрәсәсе Габдул-лада нинди истәлекләр калдыра?

а) Тирән һәм төпле белемнәр бирә торган мәдрәсә булып

ә) Юньле бернигә дә өйрәтмәгән мәдрәсә буларак, аңарда көлү хисләре уятып

б) Укытучы-абыстайны хөрмәтләп искә алырлык булып

9. Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе кемнәр була?

а) Мөхәммәгали-Мәмдүдә

ә) Мөхәммәтвәли-Газизә

б) Сәгъди-Зөһрә

в) Галимҗан-Газизә

10.Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе нинди бистәдә яшиләр?

а) Яңа           б) Яшел

ә) Зур            в) Иске

11. Г. Тукай яшәгән төбәкләрнең схемасын табыгыз.

а) Казан-Уральск-Өчиле-Сасна-Кырлай-Кушлавыч-Казан

ә) Кушлавыч-Казан-Өчиле-Уральск-Сасна-Өчиле-Кырлай-Казан

б) Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Уральск-Казан

12. Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә ничек яши?

а) Җизнәсе өендә бай тормышта, рәхәт яши

ә) Башта җизнәсе өендәге хезмәтчеләр янында, аннары мәдрәсәдә ачлы-туклы яши

б) Журналистлык эше, иҗат белән шөгыльләнеп яши

13. Кайсы төбәктәге тормыш Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача?

а) Казан              б) Сасна

ә) Кырлай           в) Уральск

14. Габдулла Тукай Казанга яңадан ничәнче елда әйләнеп кайта?

а) 1908          б) 1907

ә) 1886          в) 1913

15. Габдулла Тукай ничәнче елда вафат була?

а) 1899          б) 1913

ә) 1887          в) 1907

16. Габдулла Тукайның үлеменә нәрсә сәбәпче була?

а) үпкә авыруы          б) авариягә эләгү

ә) йөрәк авыруы        в) тиф авыруы

17. Габдулла Тукай үзенең иҗатын нәрсәгә багышлады?

а)журналистлык эшенә

ә) бай тормышта яшәүгә

б) туган халкына хезмәт итүгә,аны милләт буларак саклауга һәм үстерүгә

в) байларга хезмәт итүгә, рус халкына дан  җырлауга

18. Бу әсәләрнең кайсысы Габдулла Тукай әсәре түгел?

а) Су анасы

ә) Татар яшьләре

б) Исемдә калганнар

в) Татар байрагы

19. Габдулла Тукайның кайсы шигырен татар халкы үзенең гимны дип саный?

а) Кичке азан          б) Туган тел

ә) Эшкә өндәү        в) Китмибез

20. «Тукай» операсын кайсы композитор иҗат иткән?

а) Салих Сәйдәшев

ә) Нәҗип Җиһанов

б) Мансур Мозаффаров

в) Әнвәр Бакиров

21. «Тукай маршы» авторы кем?

а) Җәүдәт Фәйзи    ә) Фәрит Яруллин

б) Сара Садыйкова    в)Заһидулла Яруллин

22. «Шүрәле» балетын кем язган?

а) Заһидулла Яруллин

ә) Солтан Габәши

б) Фәрит Яруллин

в) Салих Сәйдәшев

23. Садри Ахунов кем ул?

а) Г. Тукайның чордашы

ә) Г. Тукай һәйкәлен иҗат иткән скульптор

б) Г. Тукай әсәрләренә тәнкыйть язучы

в) «Су анасы» балетына музыка язучы

24. «Тукай» романын кем язган?

а)  Әхмәт Фәйзи   ә) Мирхәйдәр   Фәйзи

б) Гафур Колахметов  в) Мәҗит Гафури

25. Габдулланың Казандагы әти-әнисе нинди һөнәр ияләре булалар?

а) әтисе-читекче, әнисе-баш киемнәре тегүче

ә) әтисе-көтүче, әнисе-бала караучы           б) әтисе-хезмәтче, әнисе-байларда өй җыештыручы

в) әтисе-эшче, әнисе-аш пешерүче

26. Габдулла Казанга килгәч, ишегалдында кем белән таныша, соңрак бу малай аның якын дусты да була?

а) Салих              ә)Гали

б) Әптелбәр      в) Әптери

27. Cукыр Сәлүк суфый кем ул?

а) Тукайның Казандагы дусты

ә) Уральскида яшәгәндә мәдрәсәгә торырга килгәч, Тукайга үзе яныннан урын тәкъдим иткән шәкерт

б) Тукайның Кырлайдагы танышы.

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев