"Ценность образования ярче всего проявляется тогда, когда образованные высказываются о вещах, которые лежат вне области их образования."

Карл Краус

Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМБОУ СОШ №53 г. Набережные Челны, Набережные Челны
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 14.11.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 19989
Рейтинг публикации
2 оценок
Другие публикации автора
7 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән бәйге-уен....
Тел бәйгесе.
 
Тел бәйгесе.

Фирүзә Миннешәехова, Яр Чаллы шәһәре 53 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

7 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән бәйге-уен.

Бәйгедә 3 команда катнаша. Аны укытучы яки укучы алып бара. Музыка яңгырый (“Әллүки”). Бүлмә бизәлгән (укучылар чыгарган телгә багышланган стена газеталары, туган тел турында бөек кешеләрнең фикерләре язылган плакатлар). Командалар өчен 3 өстәл әзерләнгән. Кичә укучылар чыгышы белән башланып китә.

1 нче укучы. Туган җирең –Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле. (Н.Нәҗми)

2 нче укучы. Минем телем,-

Меңәрләгән ишләре күк,

Моңлы тел ул,

Үзенә җай, үзенә ятыш

Аның көе:

“Сак-сок”лары, “Рамай”лары,

“Сарман”нары, “Гөлҗамалы”,

“Карурман”ы, “Әллүки”е.  (Р.Фәйзуллин)

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген сезнең белән “Тел бәйгесе”нә җыелдык. “Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел,”- ди халык. Менә шушы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур. Телне халык- дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә ярышып та карыйк.

Кичәбезнең максаты ниндидер зур фәнни ачышлар ясау түгел. Бүгенге бәйге, чыннан да сүзләрнең мәрҗән икәнен аңларга ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.

Инде кичәне башлап җибәрик. Безнең бүгенге бәйгедә 3 команда катнаша. Аларга сүз биргәнче,  жюри белән танышып үтик. ( Жюри белән танышу).

  1. Командалар белән танышу. (сәламләү, эмблемалар турында аңлатыла, командалар үзләре әзерләп килгән символик бүләкләрен тапшыралар).
  2. “Тел чарлау” уены. Командалар өстәлдән чиратлап сораулар ала. Уйлау өчен вакыт бирелми. Бер сүз белән тиз генә җавап бирергә тиешләр.  Дөрес җавапка 1 балл куела.

1 нче команда өчен сораулар:

1)    Татарстанның башкаласы.

2)    Татар телендә ничә сузык аваз бар?

3)    Бер атнада ничә көн?

4)    “Шүрәле” әкиятенең авторы?

5)    Ничә сан төркемчәсе бар?

6)    “Кәҗүл читек” хикәясенең авторы кем?

7)    Татар хатын-кызларының баш киеме.

8)    Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме.

2 нче команда өчен сораулар:

1)    Татарстан дәүләт гербындагы җәнлек.

2)     Татар телендә ничә тартык аваз бар?

3)    Кышның соңгы ае.

4)    “Алмачуар” хикәясенең авторы?

5)    Ничә зат алмашлыгы бар?

6)    “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы кем?

7)    Татар халкының милли аяк киеме.

8)    Елның  тугызынчы ае.

3 нче команда өчен сораулар:

1) Татарстанның иң зур елгасы.

2) Татар телендә ничә килеш бар?

3) Бал яратучы хайван.

4) З. Яруллин һәм Ф. Яруллиннар кемнәр алар?

5) Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

6) Герой-шагыйрьләрдән кемне беләсең?

7) Татар ирләренең баш киеме.

8) Бер гасырда ничә ел?

  1. “Кем күбрәк белә?” уены.  Мәкальләрне дәвам итәргә. Дөрес җавап әйткән командага 1 балл бирелә.

Агач җимеше белән , (кеше эше белән).

Ялкаулык – хурлык, (тырышлык – зурлык).

Җырсыз кеше - (канатсыз кош).

Эшле кеше – (көчле кеше).

Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне).

Эшләгәнгә ышан, ялкаудан (ерак кач).

Батыр ярасыз (булмас).

Батыр үзе үлсә дә, (исеме үлмәс).

Йөз сум акчаң булганчы, (йөз дустың булсын).

Бергә эшләсәң, (авыр эш тә җиңел була).

Дусың булмаса -эзлә, (тапсаң- югалтма).

Иптәшең үзеңнән (яхшы булсын).

Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс).

Аз сөйлә, (күп тыңла).

Игенче –кырда, балыкчы (суда булыр).

Иң татлы тел туган тел, (анам сөйләп торган тел).

Суны – таяк белән, кешене (тел белән үлчиләр).

Сөйләп күрсәткәнче, (эшләп күрсәт).

  1. Капитаннарга бирем. Бер үк хәрефтән башланган сүзләр белән хикәя төзергә. ( 5 балл белән бәяләнә).

  1. Камондаларга бирем. “к” авазына башланган һәм алдан да, арттан да бердәй укыла торган сүзләр уйлап язарга. ( сүзләр кабатланмасын, һәр сүзгә 1 балл).

  1. “Табышмак әйтәм – тап!” уены. Командалар, чиратлашып, бер-берсенә әзерләп алып килгән табышмакларын әйтәләр. (Дөрес җавапка 1 балл куела).

  1. Тапкырлар бәйгесе. Кызыклы сорауларга җаваплар бирү. (Дөрес җавапка 1 балл куела).

1 нче команда өчен сораулар:

1)    Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? ( Икенче яртысына.)

2)    Кайсы ай календарьда юк? ( Һавадагы ай.)

3)    Нәрсәне йомык күз белән күреп була? (Төшне.)

4)    Казан уртасында нәрсә бар? (“З” хәрефе.)

2 нче команда өчен сораулар:

1)    Чиләккә башта нәрсә салалар? (Күз.)

2)    Нәрсәне күрү бик җиңел? (Кеше гаебен.)

3)    Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз.)

4)    Балык исеме һәм шулай ук шәһәр.(Алабуга.)

3 нче команда өчен сораулар:

1)    Куян чаба-чаба да , ни өчен артына әйләнеп карый? ( Артында күзе булмаганга.)

2)    Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? (Җирне.)

3)    Тыкрык башында нәрсә бар? (“Т” хәрефе.)

4)    Шәвәли кемнең “оныгы”? (Ш.Галиев).

  1. Жюри  уенга нәтиҗә ясый. Командалар бүләкләнә.

Алып баручы. Без ана телебездә сөйләшәбез, туган телебезне теләп өйрәнәбез. Безнең юлдашыбыз ана теле – гаҗәп һәм кыйммәтле серләрне саклап, меңләгән еллар, гасырлар мирасын үстереп килә торган үзе бер дөнья.

Безнең телебез- безнең тарихыбыз,

Без туган илебезне һәм телебезне яратабыз.

1 нче укучы. Данлы җирнең, газиз җирнең

Улы булып туган көнем,

Рәхмәт сиңа!

Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа!    (Г.Нәбиуллин)

2 нче укучы. Мәрхәмәтле бул син туган телгә,

Ихтирамлы бул син, туган сүзләргә.

Сүзне кирәк мәңге яратырга,

Сүзне кирәк мәңге эзләргә!

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  •  Шакирова Л.М. написал(а) 4525 дней назад (нейтрально) 
     
    0

    Матур,эчтәлекле һәм кызыклы бәйге!

    0 очков