Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМБОУ СОШ №3, Бугульма
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 30.01.2014
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 18489
Рейтинг публикации
1 оценок
Другие публикации автора
открытый урок для 4 класса (русскоязычная группа)...
Ачык дәрес "Исем"
 
 

Татарстан Республикасы

Бөгелмә муниципаль районының

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

3 нче урта гомуми белем мәктәбе

гомуми белем муниципаль учреждениесе

«Исем» темасын гомумиләштереп кабатлау.

4 нче сыйныф өчен рус төркеме

өчен дәрес эшкәртмәсе

Асылгәрәева Гөлнара Варис кызы,

2нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бөгелмә, 2013

Бурыч: Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру

Максат:

- Дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

- Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлау: мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар, индивидуаль карточкалар,.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

Кулланган әдәбият:

Р.З. Хәйдәрова Татар теле һәм уку китабы 4 сыйныф.- Казань «Мәгариф», 2010

Р.Н. Насибуллина Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов.- Казань «Гыйлем», 2008

Р.З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле” диск

Дәрес планы

1.Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

· сүзлек эше

· Дәреснең бурычын һәм максатын ачыклау

· “Кабартма” әкиятен сәхнәләштерү

3. Яңа материал үзләштерү. Кабатлау

· Аудирование

· Рәсем буенча эш

· Исемнәрнең күплек саны

· дәфтәрләрдә күнегү эшләү

· Татар телендә исемнәрнең килеш белән төрләнеше

· Дәфтәрләрдә мөстәкыйль язма эш (индивидуаль карточкалар нигезендә).

Ял итү минуты.

  • Исемнең тартым категориясе

4. Белем-күнекмәләрне беркетү

  • Интерактив уен
  • әңгәмә

· тест

6. Өй эше үтәүгә әзерлек.

10.Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Дәреснең барышы.

I. Оештыру. Уңай халәт тудыру.

1. Исәнләшү

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар:Исәнмесез.Хәерле иртә.

Укытучы: Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Кояшлы иртә кебек, татар телен -Тукай телен, өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Утырыгыз, укучылар.

2.Уңай халәт тудыру.

Укытучы: Укучылар, тактага карагыз әле (слайд- Кояш).Кояш безгә елмая. Менә шушы кояш кебек, безнең бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, карагыз әле, безгә кунакка кем килгән? (куян, аю һәм телке)

Укытучы: Алар кайсы әкияттән? (“Колобок”)

1.сүзлек эше

Укытучы: Ә татар телендә Колобок ничек була, кем белә? (Кабартма)

Укытучы: Наш колобок очень любознательный и пришел к нам на урок чтобы закрепить свои знания татарского языка.

2.Дәреснең бурычын һәм максатын ачыклау

А чтобы узнать тему урока посмотрите на доску и разгадайте её. Дәреснең темасын ачыклагыз. (Исем)

Какая цель появляется перед нами? Безнең алда нинди максат барлыкка килә? (Закрепить пройденный материал на тему имя существительное. Исем темасын кабатларга)

Димәк,без бүгенге дәрестә “Исем “ темасын гомумиләштереп кабатлыйбыз һәм Кабартманы да татар теленә өйрәтербез.

3.“Кабартма” әкиятен сәхнәләштерү

Автор: Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. (СЛАЙД) Бабай әбигә кабартма пешерергә кушкан. Алар бу кабартманы туган телебезгә өйрәтергә уйлаганнар. Әби камыр басып, кабартма пешереп, аны суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис тараткан. Ә Кабартма тәрәзә өстендә утырган, утырган да тәгәрәп киткән. (СЛАЙД)

Тәгәри торгач, аңа Куян очраган. (СЛАЙД)

Куян: Кил әле, тәмле кабартма, ашап куйым үзеңне. Ә минем сорауларга җавап бирсәң, мин сине ашамыйм.

Укытучы: Укучылар Кабартмага булышабызмы? Әйдәгез куянның сорауларына җавап бирик?

Куян:

  • Синең исемең ничек?
  • Сиңа ничә яшь?
  • Син ничәнче мәктәптә укыйсың?
  • Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
  • Бүген ничәнче число?
  • Атнаның кайсы көне?
  • Хәзер нинди ел фасылы?
  • Яз турында нәрсә сөйли аласың?

Автор: Шулай итеп, без Кабартмага булыштык. Куян аны ашамады. Кабартма тагын тәгәрәп киткән. (СЛАЙД) Менә аңа бүре очраган. Бүре:Кабартма, мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да”

Укытучы : Укучылар, әйдәгез бүрегә Кабартманы ашатмыйк инде.

Аның биреме болайрак икән.

Рәсем буенча эш

Посмотрите на слайд. Назовите 5 существительных на вопрос Кем?, Нәрсә? (урман, гөмгә, агач, бүре, юл)

А на вопрос Кем? (ответа нет, так как в татарском языке на вопрос кем отвечают только люди)

Күнегү башкару. Дәфтәрдә эш.

Укытучы: Укучылар, дәфтәрләрне ачыгыз, число, сыйныф эше, дип языгыз. Экранга карагыз.

Бирем : Берлек сандагы исемнәрне күплек санга куеп языгыз – фигыльләрне языгыз.

Урман, кыр, бала, күбәләк, күл, укучы

Укучылар яза: Урманнар, кырлар, балалар, күбәләкләр, күлләр, укучылар

(слайд аша тикшерелә)

(Укучылардан җөмләләр төзеттерү)

Кем? сорауна сүзләр табу.

Нәтиҗә: Исемнәрне берлек санда һәм күплек санда киләләр. Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә. Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп булуын белдерә

Автор: Шулай итеп, Кабартманы Бүредән дә коткардык. Кабартма юлын дәвам иткән. Аңа Аю очраган.

Аю:Кабартма, мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да”

Укытучы: Без бит Кабартманы ашауларын теләмибез, аңа булышабыз. Ул килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен дөресләп язарга куша.

бирем Б.к. җиләк

И.к. җиләккә

Ю.к. җиләктән

Т.к. җиләктә

Ч.к. җиләкнең

Ур.-в.к. җиләкне

Укытучы: Башта килешләрне кабатлыйк.

(Укучылар дәфтәрдә язалар)

Слайд аша тикшерәбез

Укытучы: Кабартманың дуслары бар.Һәм алар сезнең белән ял итәргә телиләр. Үйдәгез ял итеп алыйк.

Физминутка (“Дустым бар” җырын хәрәкәтләр белән башкару)

Л.Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре.

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз,

Җырларга яратабыз.

Интерактив уен: Смешарикларга ирдәм.

Хәзер кабартманың дусларына әйдәгез әрдәм итик.

Автор: Кабартма юлны дәвам иткән. Озак тәгәрәгән Кабартма. Ниһаять, Кабартмага Төлке очраган.

Телке: Мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам.

Автор: Төлке бик хәйләкәр, шуңа күрә биремнәре дә хәйләле.

Укытучы: Телке без дуслар турында җыр җырладык. Ә синең дусларың бармы?

Телке: Бар

Автор: Аның исеме ничек?

Телке: Лиана. Сез безнең сорауларга җавап бирсәгез, без узебез сезне сыйларбыз.

Ø 1. Исем нәрсәне белдерә? (исем предметны белдерә)

(Что обозначает имя существительное?)

Ø Нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә? сорауларга җавап бирә)

(На какие вопросы отвечает? )

Ø Нәрсәләр белән төрләнә?

(Как изменяется?)

Автор: Менә укучылар, без Кабартмага булыштык, аны Төлкедән дә коткардык. Ул хәзер әби белән бабайдан качып йөрмәс. Туган телебезне тагын да тырышыбрак өйрәнер.

V. Өй эше.

Укытучы: Көндәлекләрне ачабыз. Өй эше: исем темасын кабатларга

VI. Дәрескә йомгак

1. Әңгәмә

- Без бүген дәрестә нәрсәләр кабатладык?

-Сезгә дәрес ошадымы?

- Нәрсәләр ошады?

2. Билгеләр кую.

3. Саубуллашу.

- Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

Өө
Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев