"Ценность образования ярче всего проявляется тогда, когда образованные высказываются о вещах, которые лежат вне области их образования."

Карл Краус

 
Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМБОУ_СОШ №4, Альметьевск
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 22.01.2014
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 12932
Рейтинг публикации
1 оценок
Другие публикации автора
Рус телендә сөйләшүче 6нчы сыйныф укучылары өчен Диалогик- монологик сөйләм телләрен үстерү дәресе...
Рус телендә сөйләшүче 6нчы сыйныф укучылары өчен Диалогик- монологик сөйләм телләрен үстерү дәрес...
Рус телендә сөйләшүче 5нче сыйныф укучылары өчен лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе. ...
6нчы сыйныф рус төркемендә үткәрелгән лексик-грамматик күнекмәләрне камильләштерү дәресе...
Тема: Әдәбият- сәнгать дөньясында.
 
 

Тема: Әдәбият- сәнгать дөньясында.

Рус телендә сөйләшүче 6нчы сыйныф укучылары өчен

Диалогик- монологик сөйләм телләрен үстерү дәресе.

Дәрес тибы: диалогик- монологик сөйләмгә чыгу

Максат. 1. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән лексиканы кабатлау.

2. “Әдәбият- сәнгать дөньясында” темасы буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

3. Кирәкле мәгълүматларны сайлап алырга, үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

4. Укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек 118нче бит( Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова), тест, татар артистлары, композиторлары, язучылары, җырчылары портретлары, презентацион программа, компьютер.

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар! Утырыгыз.

- Лена, синең хәлләрең ничек? Марина, ә синең?

-Марина, спроси, как дела у Артура? Һ.б.

-Бүген ничәнче гыйнвар? Урамда көн нинди?

2. Актуальләштерү.

1. – Без сезнең белән “Әдәбият- сәнгать дөньясында”бүлеген үттек.(1 слайд) Бүген шушы бүлек буенча алган белемнәребезне ныгытабыз. Башлыйбыз.

- Мин сезгә тестлар таратам.

Тест сораулары:

1. С.Сәйдәшев:

А) танылган язучы

ә) атаклы композитор

б) зур галим

2. А.Алиш:

А) балалар язучысы

ә) җырчы

б) журналист

3. Дөрес тәрҗемәне тап:

А) шагыйрь чыгыш ясый           а) первое произведение

Б) беренче әсәр                            б)ставится спектакль

В) мәктәп сәхнәсе                         в)поэт выступает

Г)спектакль куела                          г) сцена школы

4. М. Җәлил кайчан туган?

А) 1886 елның 26 апрелендә

ә) 1906 елның 15 февралендә

б) 1908 елның 15 сентяберендә

5. Җөмләләрне дәвам ит:

А) М. Җәлил ...                              а) герой-шагыйрь

Б) С. Сәйдәшев ...                           б) театр артисты

В) Р.Шәрәфиев ...                            в) танылган композитор

6. С. Сәйдәшев кайда туган?

А) Актанышта

ә) Казанда

б) Мәскәүдә

7. Дөрес тәрҗемәне тап:

А) атаклы язучы                           а) молодой поэт

Б) танылган галим                         б) известный ученый

В) яшь шагыйрь                             в) знаменитый писатель

8. 15 февральдә ___________ туган көне.

А) Г. Тукайның

ә) С.Сәйдәшевнең

б) М. Җәлилнең

9. Татар дәүләт академия театры:

А) С.Сәйдәшев исемендәге

ә) М. Җәлил исемендәге

б) Г. Камал исемендәге

- Ә хәзер тестларны тикшерик ( слайдларда тест җаваплары)

3. Төп өлеш.

1. -Слайдка карагыз. Бу нинди театр? (Галиәсгар Камал театры)

-Театр турында сез нәрсәләр беләсез? (балаларның җаваплары)

-Казанда тагын нинди театрлар бар? (слайдлар күрсәтү)

-Ә Әлмәттә нинди театр бар? (Татар дәүләт драма театры)

-Сез театрга йөрисезме?

-Нинди спектакльләр карарга яратасыз?

- А чтобы узнать, какой спектакль будет в театре, на что мы смотрим? ( на афишу)

- Дөрес, балалар. Өйдә сезгә афишалар язып килергә кирәк иде:

1нче рәт: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакле турында

2нче рәт: Курчак театрында Шарль Перроның “Кызыл калфак” әкияте турында.

2. 2нче күнегү 118нче бит. Ситуатив күнегүләр.

-Используя эти афишы:

- попроси друга купить билет;

- уговори товарища сходить в театр;

-сообщи о начале спектакля;

-вырази своё отношение к просмотренному спектаклю.

3. Ситуацияләр буенча диалог төзү.

- Допустим, на улице вы увидели одну из этих афиш и решили пригласить подругу (друга) в театр. Какой разговор произойдет между вами по телефону?

4. Спектакльгә чакыру кәгазе язу ( 3нче күнегү 118 бит)

(28 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академиятеатрында Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакле була. Спектакль кичке сәгать 6да башлана. Рәхим итегез! )

5. Уен “Эзләп тап”

- Бу бүлектә без сезнең белән язучылар, артистлар, җырчылар, композиторлар турында да сөйләштек. Тактада әдипләрнең портретлары бирелгән. Бирем: портретларны үз урыннарына урнаштырырга, әдипләрнең исемнәрен атарга кирәк

1нче баганага- артистларны, 2нче- җырчыларны, 3нче- композиторларны, 4нче- язучыларны, шагыйрьләрне.

4. Ныгыту

1. – Язучылар, җырчылар, композиторлар исемнәрен кулланып, җөмләләр төзегез. (4нче күнегү 118 бит)

2. –Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев турында нәрсәләр сөйли аласыз? М.Җәлилнең нинди шигырьләрен беләсез?

3. –Тактадагы портретлар арасында Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат иткән язучылар бармы?

4. 5нче күнегү 118 бит.

5. Өй эше.

7нче күнегү 118 бит.

6. Йомгаклау.

- Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Дәрес сезгә ошадымы?

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев