"Ценность образования ярче всего проявляется тогда, когда образованные высказываются о вещах, которые лежат вне области их образования."

Карл Краус

 
Карточка публикации
Информация об авторе публикациишкола №2, п.г.т.Актюбинский Азнакаевский р-н
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 30.11.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 29518
Рейтинг публикации
7 оценок
Другие публикации автора
I. Оештыру моменты. II. Алган белемнәрне актуальләштерү.III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.ІV. Ныгыту...
І. Оештыру моменты.ІІ. Өй эшен тикшерү.ІІІ.Актуальләштерү.ІV.Ныгыту.V. Өй эше. VІ. Йомгаклау...
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
 
 

Максат: 1.  Укучыларның исемнәр турындагы белемнәрен арттыру, тәртипкә салу; килешләрнең калын һәм нечкә кушымчаларын аңлап куллана белү, төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

2. Укучыларның уйлау сәләтен, сөйләм һәм язма телен, мөстәкыйль активлыкларын , фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек, таблица, сигнал карточкалар, мультимедиа, биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес тибы: кабатлау, системалаштыру дәресе.

 

Дәрес барышы:

 

І. Оештыру моменты.

Укучыларда психологик уңай халәт тудыру.(слайд 1. тактада елмайган кояш нурларын сибеп тора)

-          Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

-          Күрегезче, безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган, нурларын сибкән.Әйдәгез, без дә бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!

-          Хәерле көн миңа.

-          Хәерле көн сиңа.

-          Хәерле көн сезгә.

-          Хәерле көн барыбызга!

ІІ. Өй эшен тикшерү.

-          Укучылар! Сезгә өйдә вариантлап өй эше бирелгән иде.(укучылар әйтәләр: І в.-утын, көз сүзләрен, ІІ в.- урам, чишмә сүзләрен килеш белән төрләндерергә).

-          Дәфтәрләрегезне  ачыгыз!(өй эшен тикшерәм)

-          Димәк, чыгыш килешендә без исемнәргә нинди кушымчалар өстибез? Ни өчен?Кайсы очракта сүзләргә калын кушымча, нечкә кушымча ялгадык?

ІІІ.Актуальләштерү.

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.
  2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

-Укучылар, без сезнең белән Исемнәр дөньясында. Инде берничә дәрес без Килешләр илендә сәяхәттә. Бүген дә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бүген без исемнәр, исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында  булган белемнәребезне тирәнәйтергә , камилләштерергә тырышырбыз һәм алдагы дәрестә бу тема буенча мөстәкыйль эш эшләрбез.( слайд 2.максат тактада)

3. Матур язу.(слайд 3)

-Тактага карагыз!Хәзер матур язу күнегүе уздырып алырбыз. Тактада нинди җөмлә язылган?

Бакча кайта (алсу,Алсу),

Йөзләре аның (алсу,Алсу).

Җәя эчендәге сүзләрнең кайсысын сайларсыз? Ни өчен?(җавапларын дәлиллиләр).

Бакча сүзенә нинди кушымча өстибез? Ни өчен? Күчереп языгыз!

4. “Исем моделен” төзү.

- Бу җөмләдәге исемнәрне әйтегез. Ни өчен?

Димәк, нәрсә ул исем?

Нинди сорауларга җавап бирә, нәрсәне белдерә?

Кем? соравы кемнәргә карата,нәрсә? Соравы нәрсәләргә карата куела?

Исемнәр нинди саннарда була?

Күплектә нинди кушымчалар ялгана?

Татар телендә ничә килеш бар?Килешләрне ничек истә калдырдыгыз икән?

5. “Чылбырлы“ уены.(слайд 4. килешләрне, аларның сорауларын искә төшерү максатыннан уен үткәрәм)

-хәзер без “чылбырлы” уенын уйнарбыз. Бер кеше сүзне баш килештә,2 нче – иялек килешендә,һ.б. куеп әйтә.чылбыр кемдә тукталып кала , шул кеше яңа сүзне төрләндерә башлый. Уен шулай дәвам итә.( чылбыр тәртибендә авыл, көн, әби сүзләрен төрле килешләргә куеп әйтү)(бәяләү)

ІV.Ныгыту.

1. Дәреслек белән эш. (Балаларның белем  һәм эш күнекмәләрен ачыклау өчен,134 нче күнегүне эшләтәм)(слайд 6. 134 нче күнегү)

-Җөмләләрне укыгыз.Җөмләләр дөрес язылганмы? Ни өчен? Җөмләләрне дөресләп языгыз.(тактада эш). Дөресләп язган исемнәрнең килешләрен билгеләгез.

_Димәк, исемнәрне килеш белән төрләндерү ни өчен кирәк? Кайсы очракта калын, нечкә кушымча яздыгыз?(бәяләү)

2. Физкультминут. “Киек казлар”(укучы үткәрә)(слайд 5.)

3. Сигнал карточкалар белән эшләү.

Хәзер мин сезгә сүзләр әйтермен, сез сүзләрнең килешләрен билгеләгез.Карточкаларыгызны күтәрегез. “Килешләр” темасын кем яхшы үзләштергән икән ?Хәзер шуны билгеләрбез!

Җиләк, урманда, балалар, яшеллекнең, бакчаны, әбигә, көннең, урындыкларда, кибеттән,казны.

(бәяләү)

4.“Хатаны тап” уены(слайд 7)

-Укучылар, тактага карагыз! Монда текст язылган.Бу җөмләләрне күчереп языгыз, ләкин игътибарлы булыгыз! Текстны укыгыз.Ни өчен мин аеруча игътибарлы булырга куштым?

Текстны дөресләп языгыз.

Белемнең – бәхет. Алтын җиргә, белем китапның табыла. Хөрмәттән төбе – хезмәт.(1 укучы тактада).

(тикшерү эше).

5. Грамматик башваткычлар чишү.(слайд 8-9 )

Хәзер сезнең тапкырлыгыгызны тикшерербез. Бу биремне сез парлап эшләрсез. Биремне укыгыз,җавабын табыгыз.

1. “Д” белән мин көчле җил, “Д”сез калсам - торган җир.(давыл, авыл)

2. Кием түгел,шулай да син аны кия дә, сала да аласың,

Бер хәрефе үзгәрсә , аңардан теләгән сүзеңне табасың.(күзлек, сүзлек)

3.“Л”га бетсә, беркайчан да күрмисең,

“Р” га бетсә, аңа басып йөрисең.(җил, җир)

4.Әгәр “Җ”гә башлансам мин, -“Тәмле дә соң!”-дип ашыйсың.

“Җ”не “Ч”гә алыштырсаң, минем белән су ташыйсың.(җиләк, чиләк)

5.Бер иҗеге әйтеп тора нинди төстә икәнен,

Икенчесе, “көш-ш!”-дисәгез, сизмәс очып киткәнен.(аккош)

6. Аның ике иҗеге безгә көн дә сөт бирә,

Өченчесен үләннән кояш алып бетерә.(сыерчык)

7.”К” белән мин җылы җирдә кабарам.

“Т” булганда, җир астыннан бара алам.(камыр, тамыр)

- Димәк, бу сүзләр нинди сүз төркеменнән?Нинди сорауга җавап бирәләр?Ни өчен?

V. Өй эше. (слайд 10)

VІ. Йомгаклау. (слайд 11)

Бәяләү.

Сау булыгыз!

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев