"Школа-это мастерская, где формируется мысль подрастающего поколения, надо крепко держать ее в руках, если не хочешь выпустить из рук будущее."

А. Барбюс

 
Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМБОУ "Новоалимовская ООШ" Актанышского муниципального района РТ, Актаныш
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 05.04.2012
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 13326
Рейтинг публикации
0 оценок
Другие публикации автора
эчтәлегендә игелек булган әсәрләргә анализ ясау...
эчтәллегендә игелек булган әсәрләргә анализ ясау...
Игелек
 
 

Тема :  Игелек.

Максат :

1 . белем бирү : эчтәлегендә  игелек булган әсәрләргә анализ ясарга , әдәби әсәрдән игелек сыйфатын табарга өйрәтү ;

2. үстерү :  фикерләү, сәнгатьле уку,  төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү;

3.тәрбия : балаларда әхлакый тәрбияне үстерүгә,  игелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч ясау.

 

Материал : дәреслек (А.Г.Яхин “Әдәбият”,”Мәгариф” нәшрияты , 2005 ел),   З.Мансур “Кырмыска” , Н.Мадьяров “Әби күзлеген эзли”,

Ә.Исхак “Беренче рәхмәт” , карточкалар , таблицалар.

 

Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

 

Дәрес барышы  :

  1. I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез , укучылар! Хәерле көн барыгызга да. Утырыгыз.

Көннәрегез имин булсын ,

Йөзләрегез балкып торсын ,

Күңелләрегездә шәфкать нуры

Сүнмәсен , сүрелмәсен.

Менә шушындый изге теләкләр , якты уйлар белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Өй эшен тикшерү . “Минем авылым”дигән темага инша язарга кушылган иде. Әйдәгез, хәзер иншалар белән танышыйк. (укучылар өйдә язып килгән иншаларын укыйлар)

Үзбәя.

  1. 3. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе .

-Менә тагын туган ягыбызга яз килде. Җылы яктан канатлы кошларыбыз кайтты. Карлар эреп бетүгә , бакчаларда , кырларда язгы эшләр башланыр. Сез дә өй алларыгызга чәчәкләр утыртырсыз. Ә ни өчен чәчәкләр утыртабыз соң ?( матур булсын өчен , хуш ис сипсен өчен , бүләк итәр өчен , кешеләргә шатлык өләшер өчен һ.б.)

-Ә хәзер һәр төркем бик матур чәчәк ясасын әле .

( укучылар төркемнәрдә чәчәк ясыйлар )

-Кайсы төркемнең чәчәге матур ? (чагыштыру) Ни өчен ?

Үзбәя.

-Чәчәк кайчан матур була ?( Сабагы , яфрагы , таҗлары булса)

-Әйе , әгәр чәчәкнең яфраклары яки таҗлары булмаса , ул матурлыгын югалтыр иде. Мин кешеләрне  чәчәк белән чагыштырыр идем.

Нинди кешене без матур кеше дибез ?( Акыллы , тәрбияле , намуслы , сабыр, игелекле һ.б. сыйфатларга ия булса)

- Акыллы , тәрбияле , намуслы , сабыр , игелеклелек сыйфатларына ия булган кешене тагын ничек дип әйтеп була ? (әхлаклы )

- Димәк ,  дәрестә нәрсә турында сөйләшербез ? ( Әхлаклылык, мәрхәмәтлелек , игелеклелек )

Үзбәя.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Игелекле , шәфкатьле , гадел, сүзендә торучы, әдәпле кешеләргә- әхлаклы кеше диләр.  Кеше шушы сыйфатларның берсен генә югалтса да аны матур дип әйтеп булмас иде. Безнең борынгы бабаларыбыз үзләренең балаларында шушы сыйфатларгы тәрбияләргә тырышканнар. Әхлаклы кешене хөрмәт иткәннәр  , киңәшкә килгәнннәр. Дәүләттә һәр кеше әхлаклы булса,  илебез тыныч , халкы тату яшәр иде.  Җәмгыятебезнең бурычы- әхлаклы кешеләр тәрбияләү.

Үзендә булганны башкалар белән бүлешә торган кешеләргә игелекле кеше дип әйткәннәр.

- Кешенең әхлаклы булуында барыннан да бигрәк кем җаваплы ?   Төркемнәрдә тикшерү.

Көтелгән җавап : барыннан да бигрәк үзе , кеше үзенең ялгышларын күрә белергә , аны төзәтергә тиеш . Шулай ук  баланың тәрбияле булуында  гаиләсе , җәмгыять тә җаваплы.

Үзбәя.

 

2. Зыя Мансурның “Кырмыска шигырен сәнгатьле итеп уку һәм анализлау.

а)  Укучылардан  шигырьне сәнгатьле итеп укыту.

ә) Әсәргә анализ ясау  тәртибен искә төшерү.

1. Шигырьнең төзелешен тикшерү.

2. Шигырьне ике өлешкә бүлү.

3. Һәр өлешне анализлау.

4. Өлешләр арасында бәйләнеш табу

 

б) Шигырьгә анализ ясау :

-   Әсәр ни турында ? (Малай турында , кырмыска турында һ.б.)

Шигырьнең сюжетын кыскарта-кыскарта сөйләтү.

-                     Шигырь әдәбиятның кайсы төренә керә ?

Көтелгән җавап : шигырьләр бар да тезмә әсәрләр төркеменә керә , аның өлешләре төрле алымнар ярдәмендә үзара  бәйләнешкә керәләр)

-                     Өлешләргә бүләбез  һәм алар арасындагы бәйләнешне табабыз.                Көтелгән җавап : 1 өлеш- бәләкәй генә эш,  малай уйнап кына кырмысканы коткара

2 өлеш-зур эш, малай кырмысканың тормышын саклап кала.

-                     Шигырь нинди алым белән язылган  ?

Көтелгән җавап : каршылык алымы белән язылган .

-                     Бу ике өлешне нәрсә бәйләп тора ?

Көтелгән җавап : малайның игелек сыйфаты бәйләп тора .

-                     Автор нинди бәя бирә ? Игелекнең кечкенәсе , зурысы буламы ?

Көтелгән җавап : игелекнең кечкенәсе, зуры булмый , нинди генә булса да,  ул зур итеп кабул ителә.

-                     Димәк, шигырь нәрсә турында ?

Көтелгән җавап : Игелек турында.

Үзбәя.

3.   Нәҗип Мадьяров “Әби күзлеген эзли” шигырен уку һәм анализлау.

а) шигырьне укучылардан  сәнгатьле итеп укыту.

ә) шигырьгә анализ ясау :

-сюжетын кыскарта-кыскарта сөйләтү;

- өлешләргә бүлү: 1 өлеш –бәләкәй генә эш, кыз әбисенә кулындагы күзлеген кияргә куша

2 өлеш- зур эш, кыз әбисенә күзлеген табып бирә.

-Нинди алым белән язылуын табу.(каршылык алымы)

-Өлешләр арасындагы бәйләнешне табу .(  кызның игелек сыйфаты бәйләп тора)

-Эчтәлеге : Игелек.

Үзбәя.

  1. 4. Мөстәкыйль эш: Ә.Исхакның “Беренче рәхмәт” шигыренә анализ ясау.

Беренче рәхмәт

Алсу хәзер зур кыз инде-

Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Сабынлаган да яулыкны ,

Чиләккә тыгып

Чайкаган һәм элеп куйган,

Тормыйча сыгып.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна:

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска:

Бит шундый рәхәт

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

а) 1 өлеш- Алсу абыйсының яулыгын юа -         игелек эшли

2 өлеш- абыйсы  рәхмәт әйтә-                          игелек эшли

ә) Алсуның эшенә бәя бирегез . ( эшен бик яхшы башкармый , чөнки ул кечкенә. Кызның теләге яхшы, ул игелек эшләргә тели) һ.б.

 

Ш. Рефлексия, бәяләү.

  1. –Бүгенге дәресебез ахырына якынлашты.  Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек ? Нәрсәләр белдек ?   Нинди нәтиҗә ясыйбыз ?                                                               Көтелгән җавап : Игелек турында сөйләштек. Шигырьләргә анализ ясадык.  Игелекнең зурысы , кечкенәсе булмый дигән нәтиҗәгә килдек.
  2. Гомуми бәя кую.
    1. Өй эше бирү : (сайлап алырга)                                                                                   1.Үзең эшләгән игелекле эш турында кечкенә күләмле инша язарга.

2. Эчтәлегендә игелек булган шигырь табып анализ ясарга.

4.Йомгаклау.                                                                                                              -         Кеше гомере мәңгелек түгел. Шушы кыска гына гомердә кешеләргә, бер-беребезгә карата  ихтирамлы, гадел,  мәрхәмәтле , игелекле булып, яхшылыклар гына эшләп яшик.  Дәресебезне Ф.Яруллин  шигыре белән төгәллисем килә :

Кеше кайчан матур була ?

Кеше матур шул мәлдә-

Олы данга ирешеп тә ,

Кече булып калганда. (Р.Харис)

Ходай безне яраткан,                                                                                                                   Төрле җиргә тараткан.                                                                                                        Акыл биргән, тел биргән,                                                                                                                Иман биргән, дин биргән.                                                                                                 Кояш биргән , Ай биргән,                                                                                             Яшәр өчен җай биргән.                                                                                                                 Җир дигән зур табынга                                                                                               Нигъмәтләрен  бай биргән.                                                                                                    Эшләр өчен кул биргән,                                                                                                 Сайлар өчен юл биргән.                                                                                                        Килгән кадәр кулыңнан                                                                                           Яхшылыклар кыл дигән.

 

 

 

 

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  •  Мәрданова Ә.Ә. написал(а) 4348 дней назад (нейтрально) 
     
    0

    нигә икәү, Гөлназ

     
       
     
     
    0 очков