Карточка публикации
Информация об авторе публикациишкола №2, п.г.т.Актюбинский Азнакаевский р-н
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 30.11.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 18743
Рейтинг публикации
8 оценок
Другие публикации автора
I. Оештыру моменты. II. Алган белемнәрне актуальләштерү.III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.ІV. Ныгыту...
І. Оештыру моменты.ІІ. Өй эшен тикшерү.ІІІ.Актуальләштерү.ІV.Ныгыту.V. Өй эше. VІ. Йомгаклау...
[г] ,[гъ]авазлары Г, г хәрефләре.
 
 

Максат: 1. Укучыларны [г] ,[гъ] авазлары Г, г хәрефләре белән таныштыру һәм шул хәрефләр кергән сүзләр, җөмләләрне укырга өйрәтү.

2. Аңлаешлы, йөгерек уку күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү һәм баету, белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

3. Парларда, төркемнәрдә  дустанә эшләренә җирлек, хезмәткә мәхәббәт булдыру.

Җиһаз: мультимедиа;  Г, г хәрефләре;  кисмә хәрефләр; уенчык машина , паровоз рәсеме.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

  1. I. Оештыру моменты. Психологик уңай халәт тудыру. (Проекторда елмайган  кояш нурларын сибеп тора )-  Исәнмесез, кадерле укучылар! Кәефләрегез ничек? Күрегезче, безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган, якты нурларын сипкән. Әйдәгез, без дә бер – беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

–Укучылар, әйдәгез әле сузык авазларны искә төшерик.

–                   Сузык авазлар нинди ике төркемгә бүленә?(калын һәм нечкә сузык авазлар), 1нче төркем калын сузыкларны, 2нче төркем нечкә сузыкларны әйтегез.

– Ни өчен бу авазларны сузык авазлар дип атыйбыз?(алар сузыла, көйләнә)

 

– Алар нинди эш башкара?(яннарында килүче тартык авазны я калынайта, я нечкәртә)

– Тартык авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр?(яңгырау һәм саңгырау тартыклар), 1нче төркем яңгырау тартыкларны, 2нче төркем саңгырау тартыкларны әйтегез)

– Яңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтә аласыз?(алар тавыш белән яңгырап әйтелә, нечкә һәм калын укыла).

– Саңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтерсез?(пышылдап, тавышсыз әйтелә, нечкә һәм калын укыла).

- Димәк, авазлар нинди төркемнәргә бүленә?

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

1.  “Сүзләр төзе” уены.

- Балалар, карагыз әле  яныбызга машина килгән. Машинаның арбасында ниндидер йөк бар. Әйдәгез бу йөкне бушатыйк. Күргәнебезчә, анда ниндидер конвертлар бар. Конвертларны ачыйк һәм  биремнәрен үтик. Парларда  бергәләп эшләп алырбыз. Һәр пар бирелгән хәрефләрдән һәм иҗекләрдән сүзләр төзи. Кайсы пар тизрәк сүзләр төзи алыр икән?

2. Табышмак чишү.

- Укучылар,сезгә таныш булмаган хәреф очрадымы? Безнең дәресебәзгә кунак булып хәреф килгән. Нинди хәреф икәнен белү өчен сезгә табышмакка җавап табарга кирәк булыр.

Гәүдәсе бар, кулы юк,

Эшләпәсе бар, башы юк.(гөмбә)

- Бу дөрес җавапмы? Ни өчен?

3. [г ] авазына характеристика бирү.

- Гөмбә сүзенең башында нинди аваз ишетәбез? [г ]. Димәк, кунагыбыз Г авазы.

- Инде килгән кунагыбыз белән якыннан әйбәтләбрәк танышыйк. Бу аваз тартыкмы, сузыкмы? (әйтеп карыйлар) Ни өчен тартык?(сузык?)(фикерләр тыңлана, фикерләрен дәлиллиләр).

- Димәк, [г ] авазы тартык аваз. Ә нинди тартык? (фикерләр тыңлана, фикерләрен дәлиллиләр).

- Димәк, [г ] авазы яңгырау тартык. Ә кунагыбызның исеме Г хәрефе.

4. Физкультминут. “Киек казлар”

ІV. Ныгыту.

1. [г] һәм [гъ] авазларының әйтелешен чагыштыру.

-Укучылар, бу аваз әйтелеше буенча бер төрле генә була  микән?

Әйдәгез, шул турыда бераз сөйләшик.

(суган һәм гөмбә рәсемнәре)

-Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?(суган)

-Суган сүзендә [гъ] авазы ничек әйтелә?(калын)

-Бу нәрсә?(гөл)

-Бу сүздә [г] ничек әйтелә?(нечкә)

(тактада[ г] янына нечкә тартык аваз схемасы куела)

- Димәк, нәтиҗә ясагыз.

- Хәзер[ г] авазының парын әйтегез.Ул нинди аваз?

-Димәк, [г] [к] авазлары турында нәрсәләр әйтә алабыз инде?

А) парлы тартык авазлар.

Б)[г] – яңгырау тартык аваз, калын һәм нечкә укыла.

В) [к]- саңгырау тартык аваз, калын һәм нечкә укыла.

2. Иҗекләр уку.

Ка кә

Га гә

Ку кү

Гу гү

Кы ке

Гы ге

Ки

Ги

- Кайсы иҗекләрдә [г] [к] нечкә укылалар, кайсы иҗекләрдә калын? Ни өчен?

3. Сүзләр уку.

ак            ага            алга               кисә   таган

мәк        кага           алка              гизә    китә

-Бу сүзләр сезгә аңлашылдымы? (һәр укучы 1 җөмлә әйтә)

4. Физкультминут.

5. Китап буенча эш.

-49 битне табыгыз. Текстны укыйбыз.

Текстта кемнәр турында сүз бара? Нәрсә турында сүз бара? Суган түтәлдә үсәме? Гата һәм Алсу нәрсә үстергәннәр?Суган  яшелчәме, җимешме? Тагын нинди яшелчәләр беләсез? Ни өчен Алсу һәм Гата сүзләре баш хәрефтән язылганнар?Бу текстта ничә җөмлә? Кем 1нче җөмләнең схемасын сыза? Бу текстка тагын нинди җөмләләр өстәр идегез? Бу балалар нинди?(тырыш, эшчән)

Хәзер безгә Адилә белән Тимур шигырь сөйләрләр, игътибар белән тыңлагыз.

Бу шигырьдә нинди балалар сурәтләнгән?

- Димәк, нинди кешеләрне эшчән, тырыш диләр? Ә нинди кешеләрне ялкау диләр?

 

6. Уен .

- Рәсемнәрне тиешле вагоннарга утыртыгыз. Вагоннарда [г] [к] [гъ] [къ] язылган.

Гөмбә, таган, карга, керпе, каз, суган, кишер, гөл, кәбестә.

- Димәк, кайсы вагонга нинди сүзләр утырды? Ни өчен?

V. Йомгаклау.

- Балалар, бүген сез нәрсәләр белдегез? Без сезнең белән бүген бик күп эшләдек, яңа белемнәр алдык . Һәрберегез дәрестә бик актив булдыгыз. Афәрин!

 

 

 

 

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев