Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМалокибякозинская ООШ, Тюлячинский район РТ
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 25.07.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 15029
Рейтинг публикации
1 оценок
Другие публикации автора
"Да-дә, та-тә кисәкчәләренең язылышы". Учитель начальных классов Малокибякозинс кой ООШ Тюлячинского...
"Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше". Автор работы: учитель начальных классов Малокибякозинск...
"Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше". Автор работы Гарипова Гульсина Зулфаровна, учитель нача...
Разработка урока на тему "Зат алмашлыклары". Автор работы: Гарипова Гульсина Зулфаровна, учитель нач...
Гарипова Гульсина Зулфаровна. Разработка урока татарского языка для 3 класса
 
 

3 сыйныфта

татар теле дәресе.

(Рәхимов технологиясе нигезендә)

Тема: Да, дә, та, тә кисәкчәләрен кушымчалардан аеру ысулы.

Максат: 1. Да, дә, та, тә кисәкчәләрен кушымчалардан аеру ысулын өйрәтү.

2. Укучыларның мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белү сәләтләрен үстерү.

3. Телебезгә соклану, кызыксыну уяту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Материал: дәреслек (авторы: З.Җамалетдинова).

Җиһазлау: компьютер, экран,магнитофон, сүз моделе, тестлар,таблица.

 

Дәрес барышы.

I. Уңай психологик халәт тудыру.

1.Укучыларны татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист, бөтен дөньяга танылган рухани Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре белән таныштыру.

- Укучылар, мин сезгә игътибарлылыкка Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен тәкъдим итәрмен һәм сез парларда киңәшләшеп, сорауларыма җавап бирерсез. Рәхим итеп беренче нәсыйхәтне тыңлагыз:

- Укый-яза белгән кеше – җимеш агачына тиң.

- Сүз кем турында бара?

- Укый-яза белүче кеше турында бара. (Компьютер экранында “кеше” сүзе барлыкка килә)

- Изге күңелле кешеләр бурычларын намус белән үтәп килерләр.

- Нинди кешеләр бурычларын намус белән үтәп килерләр?

- Изге күңелле кешеләр бурычларын намус белән үтәп килерләр. (Компьютер экранында “изге күңелле” сүзләре барлыкка килә)

- Сөекле булу өчен бер генә юл бар – башкаларга изгелек итү.

- Башкаларга изгелек итсәң нинди буласың?

- Башкаларга изгелек итсәң сөекле буласың. (Компьютер экранында “сөекле булу” сүзләре барлыкка килә)

- Әти-әнине хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр.

- Бу нәсыйхәттә сүз кемне хөрмәт итү турында бара?

- Бу нәсыйхәттә сүз әти-әнине хөрмәт итү турында бара. (Компьютер экранында “әти-әнине” сүзе барлыкка килә)

- Мөгаллим вә мөгәллимәләр балаларны кеше итәргә тырышалар.

- Мөгаллим вә мөгәллимәләр балаларны кем итәргә тырышалар?

- Мөгаллим вә мөгәллимәләр балаларны кеше итәргә тырышалар. (Компьютер экранында “кеше” сүзе барлыкка килә.)

- Чисталык – иң матур бер сыйфат.

- Иң матур сыйфатның берсе -  нәрсә ул?

- Иң матур сыйфатның берсе -  чисталык. (Компьютер экранында “чисталык” сүзе барлыкка килә.)

- Мәктәптә уйнарга рөхсәт бирелгәч, әдәп белән генә уйнагыз.

- Ничек кенә уйнарга кирәк?

- Әдәп белән генә уйнарга кирәк. (Компьютер экранында “әдәп” сүзе барлыкка килә.)

- Укучылар, экранда нинди сүзләр барлыкка килде?

“кеше”

“изге күңелле”

“сөекле булу”

“әти-әнине”

“кеше”

“чисталык”

“әдәп”

-             Бу сүзләрнең беренче хәрефләрен генә укысак, нинди сүз килеп чыгар?

-             Кисәкчә.

-             Без бүгенге дәрестә кисәкчәләрне өйрәнүне дәвам итәрбез.

2. Матур язу.

д  д д д д да дә та тә  да дә та тә

дару дәрес дару дәрес дару дәрес дару дәрес( Үзбәя)

3. Өй эшен тикшерү.

а) Иҗади эшләрне тикшерү, үзбәя.

ә) 352 нче күнегү, бәяләү.

4. Актуальләштерү.

- Нинди кисәкчәләрне беләсез?

- Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит һ.б.

- Алар ничек язылалар?

- Алар аерым язылалар.

II. Уку мәсьәләсен кую.

-Дәреслектән 3 нче биремне укыгыз, төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

- Көндәлектә, алмагачларда сүзләре урын-вакыт килешендә килгән.

- Ни өчен бу сүзләр урын-вакыт килешендә килгән?

- Алар нәрсәдә? кайда? сорауларына җавап була, кушымчалары –та, -да.

- Ә аерым язылган та, тә, да, дә нәрсәләр?

- Алар кисәкчәләр.

- Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

- Да, дә, та, тә кисәкчәләрен -да, -дә, -та, -тә кушымчаларыннан аерырга өйрәнербез.

- Дәреслектәге нәтиҗәне башта колакларны каплап үз-үзебезгә укыйбыз.

- Хәзер , нәтиҗәне парларда ныгытабыз.

- Бу пардан кайсы укучы нәтиҗәне әйтер?

- Бу пардан...(Үзбәя)

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.     354 нче күнегү.

- Биремне укыгыз.

- Кисәкчәме, кушымчамы икәнен ничек аерасыз?

- Урын-вакыт килеше сораулары: кемдә? нәрсәдә? кайда? сорауларын куеп карыйбыз.

- Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

(Төркемнәрдә эшләү.)

1 нче кызыл юлда –да кушылып языла, чөнки кайда? соравы куеп була; кешеләрнең дә - аерым, чөнки кисәкчә; өстендә, карауда, буенда, Чаллыда, исендә кушылып языла, чөнки кисәкчә. (Үзбәя)

2. 355 нче күнегү.

- Биремне укыгыз. Монда ничә бирем бар?

- Монда дүрт бирем бар.

- Текстны укыгыз.

- Әнисе улына каен суының ничек барлыкка килүе турында ни сөйли?

- Малайның ни өчен каен суы эчәсе килми?

- Әнисенең сөйләве тәэсир итә.

- Текстка нинди исем кушып була?

- “Елатмагыз каеннарны” дип исем кушып була.

- Язма биремнәрне мөстәкыйль эшләгез. (Тикшерү, үзбәя)

3. Ял минуты. (музыка ярдәмендә үткәрелә)

Укытучы кисәкчәләр кергән җөмлә әйтсә, балалар кулларын билгә куеп бииләр. Әгәр дә урын-вакыт килешендәге сүзләр кергән җөмлә әйтсә, балалар кулларын билгә куеп, гимнастик күнегүләр ясыйлар.

4. 356 күнегү.

- Биремне укыгыз. Монда ничә бирем?

- Кисәкчәме яки кушымчамы язасын каян белерсез?

- Әйтеп карап һәм сорау куеп карап белербез.

- Кушымча булса, ничек язарсыз?

- Кушымча булса, кушып язарбыз.

- Кисәкчә булса, ничек язарсыз?

- Кисәкчә булса, аерым язарбыз.

- Парларда киңәшләшеп эшләгез. (Парларда эшләү)

- гомерләр дә, өстендә, коелса да, тоелса да

5. 357 нче күнегү.

- Текстны укыгыз.

- Сорауларны укыгыз.

( Һәр сорау аерым укыла, аерым җавап бирелә)

IV. Рефлексив бәяләү.

1.     Рефлексив кабатлау.

- Без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек?

- Без бүгенге дәрестә да, дә,та, тә кисәкчәләрен –да, -дә, -та, -тә кушымчаларынна аерырга өйрәндек.

- Ничек эшләдек?

- Урын-вакыт килеше сораулары куеп карадык.

V. Модельләштерү.

- Бу белемнәрегезне модельләштерегез.

кемдә?

нәрсәдә?

кайда?                                                                                          + кушымча

кайчан?

 



 

кисәкчә

VI. Өй эше.

а) 357 нче күнегү (язмача)

ә) Нәтиҗәләрне ныгытыгыз, үзегез теләгән кисәкчәләр белән җөмләләр төзеп языгыз.

VII. Йомгаклау.

- Безнең сыйныфта кемнәрне актив укучы дип саныйсыз? Ни өчен? Үз-үзеңә нинди билге куярсың?

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев