"Школа-это мастерская, где формируется мысль подрастающего поколения, надо крепко держать ее в руках, если не хочешь выпустить из рук будущее."

А. Барбюс

 
Карточка публикации
Информация об авторе публикацииАльметьевский район, МОУ Нижнемактаминская СОШ №2, Альметьевск
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 21.11.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 28085
Рейтинг публикации
11 оценок
Другие публикации автора
Рус мәктәбенең татар төркемендә әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...
[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре
 
 

Аглиева Гөлназ Фоатовна,

Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 1нче сыйныфта әлифба дәресе

Тема:[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре

Максат:

  1. 1. укучыларны :[ш] авазын дөрес әйтергә, Ш, ш хәрефләрен танып укырга өйрәтергә, ишәк турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырырга.,
  2. 2. балаларның уку hәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә.,
  3. 3. экологик тәрбия бирергә, шырпы белән уйнауның нәтиҗәсен аңлатырга.

Җиhаз:  Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вәгыйзов “Әлифба” китабы,( 65-66 нчы битләр), кисмә хәрефләр, таблица, ребуслар, сузыклар таблицасы, компьютер, проектор, тема буенча презентация өчен материал.

 

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Дәрес барышы:

I.Оештыру. Уңай психолик халәт тудыру.

-Хәерле көн, балалар. Бүген бездә кунакта уку дәресе. Дәрестә без уйнарбыз, хәрефләрне кабатларбыз, яңа хәреф өйрәнербез, әдәпле итеп сөйләшербез, җырларбыз. Менә шундый зур эшләрне башкару өчен бүген без тагын да активрак, акыллырак, тәртиплерәк булырбыз.

II.Актуальләштерү.

 

1.Сузык авазларны кабатлау (таблица)

  • калын сузык авазларны гына әйтегез,
  • нечкә сузыкларны
  • парлап әйтегез

 

2.Кушылмалар уку:

1 нче слайд

  • ча    чу   чы
  • чә    чү   че    чи

-калын кушылмаларны әйт.

-кушылмалар белән сүзләр төзү (чаба, чәчәк, чуртан, чүкеч...)

 

3.Уен.

2 нче слайд

Сандугач сүзеннән нинди яңа сүзләр төзи аласың?

(сан, дуга, чана, сана, дус...)

 

4.Өйрәнелгән хәрефне ныгыту.

Чебиләрем сап-сары,

Бигрәк матур чаклары.

Кызгансыннар дип , юри

Кайберсе елап йөри.

 

5.Ребус чишү.

(Тәтеш, башкала, башлык)

III.Уку мәсьәләсен кую.

Проблемалы сорау:

-Сез чишкән ребусларның җавапларында без өйрәнмәгән нтнди аваз ишетәсез?

-:[ш] авазын

-Димәк, без бүген нинди аваз турында сөйләшербез?

 

IV.Яңа материалны аңлату.

3 нче слайд

 

1.[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре белән танышу.

[ш] авазына характеристика.

Артикуляция өстендә эш: тешләр бер-берсенә тиеп торалар. Тел өске аңкауга тия.

[ш] авазы- саңгырау тартык.

 

2.Иҗекләрне ныгыту:

  • Ыш-ыш-ыш-  Шамил , кил булыш.
  • Ша-ша-ша -   Шамил булыша.
  • Аш-аш-аш-   шунда иде таш.
  • Уш-уш-уш  -машина гел буш.

 

3.“Сүзләр уйлау” уены.

Балалар .[ш] авазына башланган сүзләр әйтәләр.

 

  1. “Игътибарлы бул” уены.

Укытучы сүзләр әйтә, балалар [ш] авазы ишетсә, кул чабалар.

 

Таш, бара, чыршы, чана, чаңгы, шикәр, машина, сикерә, шалкан.

 

  1. Кушылмалар уку.

4 нче слайд

Ша   шу   шы

Шә   шү   ше    ши

 

6.Сүзләр уку.

5 нче слайд

Шалкан, таш, баш, ишәк, ишек.

Җөмләләр төзү.

 

  1. Шигырь өйрәнү. “Шалкан”

 

Шалкан быел бик уңган,

Самовар хәтле булган.

Якын йөрмә , ерак тор-

Сөйри аны трактор.

6 нчы слайд

 

Физминутка  “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

 

V. Белемнәрне ныгыту.

 

  1. Китап белән эш (65–нче бит)
  • Аш-анализ
  • Сүзләр уку.
  • Хикәя төзү.
  • Текстны уку.

 

2.Табышмак уку.

Бүре түгел-соры,

Куян түгел- озын колаклы,

Ат түгел- тояклы. (ишәк)

7 нче слайд

 

Ишәк сүзен кисмә хәрефләрдән язу. (укытучы ишәк сүзе янына к хәрефе куеп, әкият сөйли)

 

“ Урам буйлап ишәк килә. Аркасына йөк салган. Үзе “И-а”, “ И-а” дип акыра икән. Аның каршысына к хәрефе килеп чыккан:

-Әйдә, ишәк, икәү дуслашыйк, ал мине хәрефләрең арасына. Ул вакытта син авыр йөк тә күтәреп йөрмәссең. Елгада көн буе рәхәтләнеп су коеныр идең,- дигән.

Ишәк аның тәкъдимен кабул иткән, тик “к”ны кая куярга да белми ди.

-Әйдәгез әле, балалар, к хәрефенә дә урын табып бирик.”

Бергәләп ишкәк сүзен төзү. 8 нче слайд

 

3.Китап белән эш.

Чыршы бәйрәме рәсеме. Хикәя төзү.

9 нчы слайд

 

4. Җыр “Чыршы”

-Тиздән нинди бәйрәм җитә?

Әйдәгез, бәйрәмгә җыр җырлыйбыз.

 

VI. Йомгаклау.

-Балалар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

-Без бүген нәрсәләр белдек?

 

 

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  •  Миннахметовна Н.Г. написал(а) 4493 дней назад (нейтрально) 
     
    0

    Дәрес эшкәртмәгездә кызыклы, мавыктыргыч эш төрләре кулланылган. Сезнең дәресләрегезгә балалар бик теләп йөриләрдер, мөгаен.

     
       
     
     
    0 очков
     
  •  Аглиева Г.Ф. написал(а) 4496 дней назад (нейтрально) 
     
    0

    Яхшы сүзләрегезгә рәхмәт.

     
       
     
     
    0 очков
     
  •  Вильданова Л.М. написал(а) 4496 дней назад (нейтрально) 
     
    0

    Гөлназ Фоатовна дәрес эшкәртмәгез бик яхшы төзелгән. Яңа дәрес эшкәртмәләре көтеп калам.

     
       
     
     
    0 очков