"Ценность образования ярче всего проявляется тогда, когда образованные высказываются о вещах, которые лежат вне области их образования."

Карл Краус

 
Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМалокибякозинская ООШ, Тюлячинский район РТ
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 25.07.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 13966
Рейтинг публикации
0 оценок
Другие публикации автора
"Да-дә, та-тә кисәкчәләренең язылышы". Учитель начальных классов Малокибякозинс кой ООШ Тюлячинского...
"Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше". Автор работы: учитель начальных классов Малокибякозинск...
"Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше". Автор работы Гарипова Гульсина Зулфаровна, учитель нача...
Разработка урока на тему "Зат алмашлыклары". Автор работы: Гарипова Гульсина Зулфаровна, учитель нач...
Гарипова Гульсина Зулфаровна. Разработка урока татарского языка для 3 класса
 
 

Тема:

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

Максат:

1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен системага салу, гамәли куллана алуларына ирешү.

2. Иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларны бөек шәхес үрнәгендә  тәрбияләү.

Материал: Гази Кашшафның “Кечкенә Җәлил” хикәясе, М.Х.Хәсәнованың “Диктантлар җыентыгы”, Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сәгать” җыры.

Җиһазлау: дәреслек, карточка, компьютердагы слайдлар, тестлар, Муса Җәлил турындагы язмалар.

План.

I. Актуальләштерү. 1) Оештыру өлеше.

2) Компьютердагы Power Point программасында эшләнгән тестларның җавапларын белү.

3) Матур язу.

II. Уку мәcьәләсен кую. Компьютердан Муса Җәлил турындагы презентацияне карау. III. Уку мәсьәләсен чишү.

1).Дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

2). Дәреслек белән эшләү.

3). Төшеп калган зат алмашлыгын өстәп, плакаттагы җөмләләрне күчереп язу.

IV .Физминут. Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сәгать” җырын  башкару.

V. Сайланма диктант  яздыру.

VI. Сәгать моделе белән эшләү.   VII. Йомгаклау.    1). Нәтиҗә ясау.

2). Өйгә эш: дифференциаль биремле карточкалар

3). Билге кую.

 

Дәрес барышы:

I. Актуальләштерү. 1) Оештыру өлеше.

-Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Кемдер сыйныф бүлмәсенә урамда йөри торган аяк киемнәре белән кереп киткән әле. Сыйныф бүлмәсенә урамда йөри торган аяк киемнәре белән керергә ярыймы, укучылар? (Юк). Ни өчен? (Чөнки безгә сулау өчен чиста һава кирәк. Сәламәтлекнең нигезе – ул чисталык.)

- Ә менә “эзләр” гади генә түгел, тылсымлы да икән. Әгәр бу “эзләр” артына яшеренгән сүзләрнең нинди сүз төркеме икәнлеген белсәгез, сыйныф бүлмәсенә  урамда йөри торган аяк киемнәре белән керүчене табарсыз.

(Укучылар “эзләр” артына язылган “Кечкенә Муса да аның китабын укый” җөмләсендәге сүзләрне укып, нинди сүз төркеме икәнлеген ачыклыйлар. “Эзләр”не Шәвәли калдырганлыгы билгеле була. Шәвәли рәсеме күрсәтелә һәм аңа ярдәм итү сорала.)

Муса

укый

аның

да

китабын

Кечкенә

-  Укучылар! Шәвәли компьютердагы тестларның җавапларын белми икән. Сез аңа ярдәм итәрсез микән? Әгәр дә җавапларны дөрес сайласагыз, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булучының исемен укырбыз. Моның өчен дөрес җавап янындагы хәрефләрне матур итеп дәфтәргә язып куярга гына кирәк.

 

2) Компьютердагы Power Point программасында эшләнгән тестларның җавапларын белү.

1 нче слайд 2 нче слайд

 

3 енче слайд                                              4 енче слайд

 

3) Матур язу.

-Нинди сүз килеп чыкты?

-Муса!

-Хәзер шул исемне........ график тоташтырып язарбыз. (Укучылар график тоташтырып матур язу күнегүләрен башкаралар)

Муса Муса Муса Муса Муса

Муса Җәлил – татар халкының патриот шагыйре.

 

II. Уку мәcьәләсен кую. Компьютердан Муса Җәлил турындагы презентацияне карау.

 

 

- Муса сүзен нинди сүз алыштырып килгән? (Ул)

- Бу сүз нинди сүз төркеменә керә?(Зат алмашлыгы)

- Без бүген кайсы сүз төркемен кабатларбыз инде? (Зат алмашлыгын)

 

III. Уку мәсьәләсен чишү. 1).Дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

-Хәзер зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерербез.

(Алмагач рәсеме һәм анда алма рәсемнәре куелган. Кызыл төстәге алма рәсеме артына “ул”, “мин” зат алмашлыклары , ә яшел алма рәсемнәре артына  “алар” “син”, “без”, “сез”,  зат алмашлыклары язылган. Укучылар “5” ле өчен кызыл төстәге, ә “4” ле өчен яшел төстәге алма рәсемнәре артына язылган зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерәләр. Үзбәя)

ул

мин

ул

ул

мин

ул

 

без

син

сез

син

алар

2). Дәреслек белән эшләү.

246 күнегү. (Зат алмашлыклары урынына Муса исемен куеп, хикәяне күчереп язганчы парларда тикшерәләр, үзбәя.)

-                     Уйлагыз: зат алмашлыкларын барлык очракта да Муса исеме белән алыштырырга кирәкме?

-                     Юк.

-                     Муса сүзен зат алмашлыклары белән алыштыру сөйләмне матурлый .

3). Төшеп калган зат алмашлыгын өстәп, плакаттагы җөмләләрне күчереп язу. (Башта укучылар парларда, аннары төркемнәргә бүленеп үзара киңәшләшәләр. Аннары һәр төркемнән берәр укучы төшеп калган зат алмашлыгын өстәп, плакаттагы җөмләләрне укып күрсәтә. Укучылар үзләренең белемнәрен үзләре бәялиләр).

Кечкенә Муса Гыйльми әбинең иң сөекле оныгы була. Әби, ...(аның) янына утырып, озын төннәр буе ...(аңа) әкиятләр сөйли. Нинди генә әкиятләр тыңламый ...(ул), нинди генә шомлы вакыйгаларны башыннан кичерми.

Гомеренең соңгы көннәрендә Муса Җәлил фашистларның ерткычлыгын үз күзләре белән күрә. ...(Ул) әбисе сөйләгән серле әкиятләрне искә ала. Һәм фашистлар ерткычлыгының әбисе сөйләгән әкиятләрдән дә куркынычрак икәнен язып калдыра.

 

IV .Физминут. Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сәгать” (Җ.Фәйзи музыкасы) җырын  башкару.

 

Сәгать суга: даң-даң!         Сикереп торды Марат,     Сәгать йөри келт-келт,

Хәбәр бирә таңнан.             Күрә, эшләр харап,           Тиз мәктәпкә кит-кит,

Мәктәпкә барырга              Тагын соңга калган           Марат аңа дәшә:

Унбиш минут калган.         Шул йокыга карап.           Тукта мине көт-көт!

V. Сайланма диктант  яздыру.

-Мин сезгә җөмләләр әйтермен. Ә сез шул җөмләләрдәге  зат алмашлыкларын дәфтәрләрегезгә яза барырсыз:

Татар совет шигърияте һәрчак көрәшчеләр сафында булды. Алар фашизмга каршы корал тотып та, каләм тотып та көрәштеләр. Аларның ялкынлы шигырьләре солдатларны һөҗүмгә күтәрде, җиңүгә рухландырды. Бөек җиңүгә ул шигырьләрнең дә өлеше бар.

Быел безнең мәктәптә әдәбият-сәнгать елына карата бик күп чаралар үткәрелде. Без ул чараларда актив катнаштык.

(Укучылар дәфтәрләрен бер-берсе белән алмаштыралар , үзара тикшерәләр, бәялиләр.)

 

VI. Сәгать моделе белән эшләү.

Сайланма диктанттагы зат алмашлыкларын морфологик яктан тикшерү.

(Укучылар сәгать моделе ярдәмендә зат алмашлыкларын морфологик яктан тикшерүне телдән башкаралар, үзләренә үзләре бәя бирәләр)

I зат                                Баш килеш

 

II зат                              Иялек килеше

 

III зат                            Юнәлеш килеше

 

Берлек сан                    Төшем килеше

 

Күплек сан                  Чыгыш килеше

 

Урын-в. килеше

без – I затта, күплек санда, баш килештә

алар – III затта, күплек санда, баш килештә

аларның - III затта, күплек санда, иялек килешендә

ул - III затта, берлек санда, баш килештә

безнең - I затта, күплек санда, иялек килешендә

 

VII. Йомгаклау.  1). Өйгә эш. Дифференциаль биремле карточкалар : I төркем

Карточкадагы Муса Җәлил иҗатына карата бирелгән сорауларга җавап язарга кушу.

II төркем

Зат алмашлыкларын кулланып, “Мин Муса Җәлил һәйкәле янында” дигән тема буенча кыска хикәя төзергә кушу.

2). Нәтиҗә ясау. 3). Билге кую.

 

 

 

 

 

 

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев