Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМОУ СОШ № 3, Бугульма
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 30.01.2014
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 17120
Рейтинг публикации
4 оценок
Другие публикации автора
“Бер әби ич”хикәясе 4нче сыйныф рус төркеме өчен уку дәресе эшкәртмәсе (Р.З.Хәйдарова дәреслеге ...
5 нче сыйныф (рус төркеме өчен)"Табын янына рәхим итегез!" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...
3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен "Ашамлыклар" темасына дәрес эшкәртмәсе....
“Бер әби ич”хикәясе
 
 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ

АЕРЫМ ПРЕДМЕТЛАР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН

3 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

 

 

 

 

“Бер әби ич”хикәясе

 

4нче сыйныф рус төркеме өчен уку дәресе эшкәртмәсе

(Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча)

 

1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гаделова Әнисә Әнәс кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема:  “Бер әби ич”хикәясе.(В.Овсеева)

Максатлар: 1.Укучыларга әдәплелек кагыйдәләре турында белемнәр бирү.

2.Укучыларның  әйләнә-тирәне танып белү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.

3.Әдәплелек,кешелеклелек,ярдәмчеллек,изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: В.Казыйханов “Әхлак дәресләре”,Татар теленең аңлатмалы сүзлеге,Казан,2000,интерактив такта

Дәреснең планы:

1.Оештыру өлеше,уңай халәт тудыру.

2.Фонетик зарядка

3.Белемнәрне актуальләштерү

интерактив такта

4. “Бер әби ич”хикәясен уку

Текст белән танышу

Сүзлек эше

Интерактив тактада эшләү

Текстны тәрҗемә итү

Текст буенча әңгәмә

5.Йомгаклау

6. Рефлексия,билге кую.

7. Өй эше бирү

Дәрес барышы:

  1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру

Укытучы:  - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

- Йә, балалар, карагыз!

Тышта килде матур яз!

-          Әйе, әйе, беләбез

Яз килгәнен күрәбез.

Тамчы тама

Тып та тып

Булмый аны туктатып,

Зәңгәр күктә кояш балкый

Ул бит безгә ишек шакый.

(Мультимедиа экранында  балкып торучы кояш күрсәтелә)

 

(Фонетик зарядка өчен биремнәр мультимедия тактасына чыгарыла)

2.  Фонетик зарядка

Слайд: Кар аттым, кар аттым

Ап-ак карны каралттым.

Тук-тук тукран

Тукылдатып утыра.

Слайд: Чаңгычының чаңгысы

Шуа-шуа шомара

Чаңгың шомарсын дисәң

Кирәк ешрак шуарга.

 

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

-         Укучылар, без алдагы дәрестә нинди тема өйрәндек ? (Әдәпле сүзләр,әдәплелек кагыйдәләре)Дөрес, әдәпле сүзләр,әдәплелек кагыйдәләре  белән таныштык. Әйдәгез әле, тиз генә аларны искә төшереп китик. (Слайдта әдәпле сүзләр:Хәерле иртә!Хәерле кич!Хәерле көн!Хәерле төн!Тәмле йокы телим!Хәерле юл!Ашыгыз тәмле булсын!Хушыгыз!Сау булыгыз!Күрешкәнгә кадәр!Рәхмәт!Гафу итегез!Шәфкатьле-милосердный;шәфкатьсез-бессердечный,миһербанлы-сострадательный;миһербансыз-бессердечный,игелекле-благодарный;игелексез-неблагодарный;әдәпле-вежливый)

-Кешеләр белән аралашканда әдәпле,”тылсымлы”, башкаларның кәефен төшермәслек,кимсетмәслек сүзләр әйтеп сөйләшергә,миһербанлы,шәфкатьле булырга  кирәк,шулаймы?

 

4. “Бер әби ич”хикәясен уку

  • · Текст белән танышу.

Бер әби ич

Урамнан бер кыз белән бер малай бара.Алардан алда бер әби бара.

Аяк асты бик тайгак.Әби таеп китә дә егыла.

-          Китапларымны ал әле,-ди малай.

Ул кызга сумкасын бирә дә әбигә булыша.Менә ул кыз янына килә дә.Кыз аннан:

-Ул синең әбиеңме?-дип сорый.

-Юк,-дип җавап бирә малай.

-Ул синең әниеңме?

-Юк!

-Алайса күршеңме?

-Юк инде,юк.Бер әби ич,-дип елмая малай.

*Сүзлек эше

Тайгак-скользко

Аннан -у него, у нее, от него, от нее

Күрше-сосед

* интерактив тактада эшләү

Найди в тексте предложения о том,где говорится

-что впереди идет одна бабушка;

-что мальчик помогает бабушке;

-что девочка спрашивает у мальчика о бабушке

(Көтелгән җаваплар:алардан алда бер әби бара-впереди идет одна бабушка;ул кызга сумкасын бирә дә әбигә булыша-мальчик помогает бабушке;Ул синең әбиеңме?Ул синең әниеңме?Алайса күршеңме?-девочка спрашивает  у мальчика о бабушке)

*Текстны тәрҗемә итү

Одна бабушка.

По дороге идут мальчик и девочка.Впереди идет одна бабушка

Под ногами очень скользко.Бабушка подскользнулась и упала.

-Возьми мои книги,-говорит мальчик.

Он отдает свою сумкудевочке и помогает бабушке.Вот он подходит к девочке.Девочка спрашивает:

-Это твоя бабушка?

--Нет,-отвечает мальчик.

-Это твоя мама?

-Нет!

-Твоя соседка?

-Да нет .Просто одна бабушка,-говорит мальчик

*Текст буенча әңгәмә оештыру

1 Сез кыз белән малай турында нәрсә әйтә аласыз?

Көтелгән җавап:малай ярдәмчел,игелекле,миһербанлы.Кыз шәфкатьсез,игелексез)

2.Укучылар, ә сез малай(кыз) урынында булсагыз нишләр идегез?(көтелгән җавап:әбигә булышыр идем)Сез ничек уйлыйсыз,ни өчен кыз әбигә булышмый?(Көтелгән җавап:әби кызга таныш түгел)Бары тик белгән,таныш кешеләргә генә булышырга кирәкме соң?(Көтелгән җавап:юк,ярдәмгә мохтаҗ булган әбиләргә,бабайлар-га ,ятимнәргә,балаларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. )

-Ә без әби-бабайларга ничек ярдәм итә алабыз соң?(автобуста урын бирә алабыз,ипи-сөт,дару алып кайтып бирә алабыз,юл аркылы чыгарга булыша алабыз, аларның хәлләрен белә алабыз Һ.б)

Без кешеләр арасында яшибез.Шуңа күрә тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия.”Үзең яхшы булсаң,кеше дә яхшы,үзең начар-кеше дә начар”диелә татар халык мәкалендә.”Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә”дигән әйтем бар.Димәк,башкаларның сиңа уңай  мөнәсәбәттә булуын теләсәң,үзең яхшы күңеле кеше булырга тиешсең.Ә моның өчен үзеңдә матур сыйфатлар тәрбияләргә кирәк.Намуслы,батыр,шәфкатьле,мәрхәмәтле,инсафлы,игътибарлы булу-һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар.Шәфкатьле булу-барлык күркәм гадәтләрнең  башы,әдәплелекнең нигезе.Бары шәфкатьле бала гына бәхетле,тәүфыйклы,мәрхәмәтле,игътибарлы,кешелекле була ала.

3.Ә сезнең әби-бабаларыгыз бармы?Сез аларга ничек ярдәм итәсез?

(укучылар җаваплары)

Укытучы:Әти-әниләр,әби-бабайлар,өлкән яшьтәге кешеләр-гаиләдә иң кадерле,хөрмәтле кешеләр.Аларның тормыш тәҗрибәсе,киңәшләре безне тормышта югалып калмаска,дөрес,намуслы яшәргә өйрәтә.”Олыласаң олыны –олыларлар үзеңне”дигән мәкальне беркайчан да онытмагыз.

5.Йомгаклау

Укытучы:дәресебезне Ф.Зыятдинованың “И сөенәм”шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Егылганда иптәшемә

Сузсам кулым,

Өлкәннәргә хөрмәт белән

Бирсәм урын,

Я берәрсе,мине сөеп,

Кулын бирсә,

И сөенәм,и сөенәм...

Әнкәемне бишле алып

Сөендерәм,

Күрше картка чишмәбездән

Су китерәм,

Ә ул мине сөя-сөя,

Улым,дисә,

Битләремә аның

Олы кулы тисә,

И сөенәм,и сөенәм.

Димәк,укучылар,яхшы,күркәм гадәтләр безгә һәр адымда кирәк.Бу сыйфатларны үзегездә кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк

6. Рефлексия, билге кую.

-          Укучылар сез бүгенге дәрестә нәрсәләрне истә калдырдыгыз?

(олыларга,кешеләргә карата ихтирамлы,шәфкатьле,ярдәмчел булырга,кулдан килгәнчә аларга ярдәм итәргә кирәк.)

7.Өй эше.

Үзегез укыган әдәби әсәрләрдән,кинофильмнардан нинди шәфкатьле кешеләрне истә калдырдыгыз? (Укучылар җавабы )

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев