Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМБОУ СОШ №9, Набережные Челны
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 29.12.2011
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 21457
Рейтинг публикации
3 оценок
Другие публикации автора
"Сүз ясалышы" темасына тест...
"Сүз төзелеше" темасына тест...
5нче сыйныф өчен тест
 
 

“СҮЗ    ТӨЗЕЛЕШЕ”  темасына    тест.

А1.Кайсы  сүзләр   мәгънәле  кисәкләргә   дөрес  бүленгән?

1)    Кай – та –лар, сү – зем – не;

2)    Кит – ә – сез, эш – лә – гән – сең;

3)    Ки – лер – ләр,  ба – рыр –сыз;

А2.Бер  мәгънәле  кисәктән   торган  сүзләр:

1)    Элгеч,  эзтабар,  җиләс;

2)    Сүзчән,  кайтыр, уйламаган;

3)    Сандугач,  карлыган,  яфрак.

А3. Ике  мәгънәле  кисәктән   торган  сүзләр:

1)    Егерме,  юлдашка,  сөйлә;

2)    Өченче,  карлыгачка,  утырды;

3)    Тиңдәшсез,  санаган,  кызларның.

А4. Кайсы  сүзләр   мәгънәле  кисәкләргә   дөрес  бүленмәгән?

1)    Кар – лар, сөз – геч – кә, ишет – ә;

2)    Са – бын, са – тып,  са – ры – рак;

3)    Кар – лан – ган, яшь – келт,  җитмеш – енче.

А5.Ясагыч   кушымчалары   булган  сүзләр:

1)    Кием,  белгеч,  йонлач;

2)    Мәктәптә,  яшьрәк,  сигезенче;

3)    Көткәннәр,  балалар,  җиңелчә.

А6. Ясагыч   кушымчалары   булмаган  сүзләр:

1)    Бишлек,  сөенеч, такталы;

2)    Бишенче, сөлге, туктадык;

3)    Ямьләнгәч, берләштек, хәйләле.

А7. Бәйләгеч  кушымчалары   булган  сүзләр:

1)    Җиденче, кызчык, укыячак;

2)     Бәйрәмнәр,  биегрәк,  килмәде;

3)    Һәйкәлнең,  күрделәр,  иптәшеңнән.

А8. Бәйләгеч  кушымчалары   булган  сүз  төркемнәре:

1)    Сыйфат,  сан;

2)    Исем,  фигыль;

3)    Рәвеш,  бәйлек.

А9. Нигезе   дөрес  билгеләнгән   сүзләр:

1)    Кәгазь – ләр – не, уй – ла – ма – ды – гыз;

2)    Шәһәрчек, кошкай – лар;

3)    Эшчәнлек – тә,  тигезлек – не.

А10. Тамырдаш  сүзләрне   күрсәтегез:

1)    Урак,  урман, урды;

2)    Карга,  карлы,  карсыз;

3)    Көйлә,  көйле,  көйсез.

В1.Сүзләрне  таблицага   тутырыгыз:

 

Тамыр

 

 

Ясагыч

кушымча

Мөнәсәбәт  белдерүче  кушымчалар

модальлек  кушымчалары

бәйләгеч  кушымчалар

 

күз

 

-лек

 

-ләр

 

-не

 

 

 

 

 

 

 

 

Сүзләр: дусларыбызның,  килмәгәннәр,  аңлагансың, йөрәктә, күңелсезләнгәч,  һөнәрчелек, җиденче, үсештә,  дуслашкан,  тәрбиялерәк, кошчыкларга,  әйтмәдегез, биеклектә.

 

 

 

 

 

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев