Рейтинг профиля
10 оценок
Фотографии пользователя
Видеоальбомы
Фотоальбомы
Мои группы
Комментарии к профилю
Сортировать по:
Результатов на страницу:
- Здесь еще нет комментариев
Стена
04.10.2016
21.05.2011
07.12.2010
Аглиуллина В.М. написал(а) 5098 дней назад | ||
Татарстан Ресупубликасы Баулы муниципаль районы 7 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе Тема: Мин тормышка гашыйк... (ачык дәрес) Татар теле һәм әдәбияты укытучысы В.М.Әгълиуллина Тема: Мин тормышка гашыйк... (Фәнис Яруллинның иҗатына йомгак ясау дәресе) Ачык дәрес МАКСАТ: 1.Ф.Яруллин иҗаты һәм тормышы турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Укучыларны язмыш сынавына дучар ителгән шәхесләр тормышы белән таныштыруны дәвам итү. 2.Әсәрләре аша яшәү кыйммәтенең асылына төшенергә өйрәтү. 3.Темага бәйле рәвештә сөйләм телен камилләштерү һәм иҗади фикерләү осталыгын үстерү. 4. Укучыларны уйлау-чагыштыру нәтиҗәсендә дөрес юл сайларга өйрәтү; ихтыяр көче, яхшылыкка омтылыш, ярдәмчеллек сыйфатларын үстерү; тормыш авырлыкларына бирешмичә-сыгылмыйча яшәргә омтылыш тәрбияләү.Авырлыкларны җиңеп, тормышны яратып яшәргә өйрәтү. 5.Презентация эшләргә материал туплап, кулланырга өйрәтү. (Фәнис Яруллин иҗатын тулысы белән өйрәнгәннән соң дәрес Һәм тематик кичәләр үткәргәндә кулланырга мөмкин) Тема: Мин тормышка гашыйк... Дәрес барышы. I.Оештыру өлеше. II.Актуальләштерү. Укытучы. Укучылар, сезгә өй эшенә Фәнис Яруллинның биографисен кабатлап, иҗатына күзәтү ясап килергә кушылган иде. Кайберләрегезгә“Тормышка гашыйк” , “Нәрсә ул язмыш?-дигән сорауга җавап эзләргә кирәк иде. (1-7 слайдларда Ф.Яруллинның кыскача биографиясе күрсәтелә) 1 укучы. Танылган шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин (Фәнис Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туа. Җидееллык белемне туган авылында ала. Сигезенче сыйныфны район мәктәбендә тәмамлый һәм 1954 елда “Татнефть” берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында элемтәче монтер булып эшли башлый. 1957 елда армия сафларына алына. Анда һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып , имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Укытучы.Дөрес. Өстәп шуны әйтер идем: Ул бик авыр, яшәүдән туйган чагында Островскийны исенә төшерә, һәм болай ярамый, яшәргә кирәк, көрәшергә кирәк дип уйлый. Язмыш белән көрәшә башлый. 1 укучы. Ул язарга өйрәнә, укый, имтиханнар тапшыра. Уйлыйм да, таң калам: без исән-сау килеш укырга авыр дибез, ә ул? Ничек түзде икән? Моның өчен гаять сабыр, чыдам, нык ихтыярлы булырга кирәк бит. Хәзер аңа 70тән өстә, ул инде 50 ел диярлек урын өстендә ята, ә без 5 көн чирләсәк мескенгә әйләнәбез. Менә кемнән түземлелеккә, яшәргә өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк икән. Уку һәм озакка сузылган дәвалану белән бергә ул шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре иҗат итә. Аның “Мин тормышка гашыйк”, «Җилкәннәр җилдә сынала», «Әнә килә автомобиль», “һәркемнең үз сукмагы” һәм башка әсәрләре кешелеклелек, тормышчанлык белән сугарылган. Соңрак иҗат ителгән “Кыйгак –кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”,”Кайту”,”Яралы язмышлар”повестьлары, «һәркемнең үз бүләге», «Туган көн бүләге» җыентыклары белән Ф.Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла. Беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1960 елда чыга башлый. Тәүге шигырь китабы, “Мин тормышка гашыйк” дигән исем белән, 1964 елда дөнья күрә. Хәзерге вакытта – 40 лап китап авторы. Әдипнең күп кенә әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Иҗатының төп өлешен тәшкил итүче сыйфатларның берсе – халыкчанлык. Бу аның шигырьләрендә аеруча сизелә. Образлар белән эш иткәндә, Фәнис Яруллин халкыбызның гореф - гадәтләрен, матур сыгылмалы телен, тапкырлыгын, оптимистлыгын, рухи ныклыгын, җорлыгын шигъри детальләргә кертеп җибәрергә ярата. Иҗатының төп өлешен шигърият алып торса да, ул проза белән дә гел үрелеп бара. Бераз соңрак шул ике агымга драматургия дә килеп кушыла. Җыеп әйткәндә Ф.Яруллин прозаик, публицист, драматург, шагыйрь дә. Укытучы. Ә хәзер “Тормышка гашыйк” , “Нәрсә ул язмыш?-дигән сорауга җавап эзләүчеләргә сүз бирик әле. 2 укучы. Гашыйк булу ул мәхәббәт белән бәйле. Яраткан кеше ул тормышта яшәү көче бирүче, канат куючы. Яраткан кеше ул әйбәт, матур, иң шәп кеше ,аның начар ягын син күрмисең. Димәк , Фәнис ага, минем уйлавымча, тормышның авырлыкларын вак эшкә саный. 3 укучы.Ф.Яруллин тормышның матурлыгын, кыйммәтен белергә өйрәнгән минемчә. Мин әбинең :” Аяк аста ятканны да күрмисең!”-дигән сүзен аңладым хәзер. Без исән-сау булып та, исәнлекнең кадерен белмибез. Тормышның матурлыгын күрергә өйрәнергә, аңларга без әдәбият дәресләрендә өйрәнәбез генә әле. Маңгаеңа язылган язмыш диләр. Ни күрәчәксең, шул язмыш була диләр. Кеше үтәргә тиешле билгеле бер юл. Һәркем үз юлын, үз язмышын үзе сайлый. Укытучы. Бик яхшы.Ә хәзер алдагы слайдлардагы сүзләргә игътибар итик әле.(8,9 Слайдлар) Тормыш елгасы ике ярдан- бәхет һәм бәхетсезлек дигән ярлардан тора. Без – шушы тормыш елгасының дулкыннары. Ярсу җилләр безне әле бу ярга , әле теге ярга китереп чәпиләр.Тик җил давыллар көчлерәк булган җирдә агачлар да ныграк булып үсәләр. Ләкин , ничек кенә булмасын, һәр үсемлек ,һәр җан иясе яшәргә омтыла. “Туган як күңелгә якын бит ул. Аның әрем исе дә күңелгә шифа. Салкын җиле дә күңелне иркәли... “Ф.Я. Әгәр йөрәгеңдә яшәү өметең сүнмәсә , караңгы-шомлы төннәрдә күңелеңә куркаклык ояламаса , төн артыннан көн туачагына ышанычың бетмәсә , димәк , син әле яшәячәксең. (Укучыларның фикерләре тыңлана) 4 укучы.Ә мин тормыш максаты турында акыл ияләре әйткән сүзләр таптым.”Чын тормышның төп максаты-гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу.”(А.Платон) “Җиңел тормыш эзләгән кеше- иң мескен кеше.”(Д.Джордан) “Яшәү- туктаусыз алга бару ул.” (С.Джонсон) “Кешенең иң кадерле нәрсәсе-гомере. Яшәү-эзләнү һәм борчылулар утында яну ул.”(Э.Верхарн) Бу фикерләр Фәнис агага атап язылган дисәң дә була. Укытучы.Әйе. Дөньяда иң үкенечле сүз”Вакыт үтте “дигән сүздер.Бу исәптшн Фәнис аганың да сүзләрен укып үтик әле.(13нче слайд) Кайгыңны үзен ишәк ит, өстенә атлан, Кыя бөркетедәй горур үткәр гомерне. Курыкма ут давыллардан, чуерташлардан... (14слайд) Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез. Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Бу юллар кайсы язучыныкы? Һәм сүз кемнәр турында бара? 5 укучы. Бу без ятлаган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән шигырьдән. Ул укытучылар турында. Фәнис ага үзен укыткан укытучыларны гына түгел, барлык укытучыларны да хөрмәт итә. Чөнки укытучы безне акны карадан аерырга әдәби әсәрләр аша өйрәтә, кайчан гына килсәң дә , киңәш бирә , юата. Укытучы. (15 слайд күрсәтелә). Ә менә бу сүзләр кайсы әсәрдән? Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән. 6 укучы.”Кояштагы тап”тан. Кешеләрне алдарга ярамый, бигрәк тә әнкәйләрне. Әгәр барлык балалар да әниләрен яратса, рәнҗетмәсә, кояш яктырак , тормыш матуррак булыр иде. Ф. Яруллин тап астында кешеләр күңеленең барлык начарлыгын күрсәтергә теләгәндер. Аның сүзләре дә шуны раслыйлар: тик кеше күңелендәге яманлык бетми шул, яхшы булырга бәләкәйдән өйрәнергә кирәк. Укытучы. Ә хәзер ял итеп алыйк. (16 слайд-диңгездә көймә). Үзегезне шул көймәдә итеп хис итегез... Нинди уйлар килде башыгызыга? ...Ни өчен мин сезгә бу рәсемне сайладым? 7укучы. Без Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрен укыган идек. Бу рәсемдә көймә тик тора, чөнки җил юк. Андагы кеше чынлап та ял итәдер, төнге матурлыкны күзәтәдер, уйланадыр. Көймә җилдә генә хәрәкәткә килә, көчле җил аны очыртып йөртә , хәтта аударырга да мөмкин... Укытучы.(алдагы слайдта җилдә алга баручы көймә күрсәтелгән) Язучылар әсәрләрендә символлар кулланалар дибез. Көймә нәрсәне аңлата? Ә су? Елга? Диңгез? Су – чистарыну, салкынлык . Диңгез - ул иксез - чиксез тормыш, тик аның төбендә ни ятканын берәү дә белми. Елга - алга бару, ә җилкәнле көймә – шул тормышта ялгыз көрәшүче. Фәнис ага әсәренә нигә андый исем сайлады икән? 8 укучы. Ул үзе янында яшәүче кешеләрне, көймәнең теләсә кайсы вакытта су төбенә китүе мөмкинлеген күз алдында тотып , тормыш диңгезендә йөзгәндә , давылларда гына чын иптәшләрнең сыналганын күрсәтәсе килгәндер . Без Һәрберебез – көймәчекләр, диңгездә батмас өчен бик нык тырышырга , акыллы булырга, ярдәмгә килердәй дусларың булырга тиеш. Ә иң әйбәте минемчә, диңгезгә шартлар яхшы булганда гына чыгарга кирәк. Уйламыйча, киңәшмичә эш эшләргә дә, тормыш башларга да ярамый. Укытучы. Бик яхшы , тирән фикерләр бу. Ул безнең исән-сау үсүебезне, сау-сәламәт рухлы булып яшәвебезне тели. “Үз-үзегезне саклагыз, акыллы булыгыз, өлкәннәр сүзенә колак салыгыз һәм сез гомер буе бәхетле булып яшәрсез. Исән-сау кешенең һәр минуты , мизгеле бәхеткә төрелгән, күбесе аны аңламый, санламый гына. Берегез дә ачы язмыш сынавына юлыкмагыз!-ди. .Ә хәзер әйдәгез тест эшләп алыйк.(18-27 слайдларда тест.Вакытка карап шигырь уены да уйнап алырга була-28 слайдта) Өй эшенең биременә хәтле шигырь юлларын укып үтәбез. Алар сезгә өй эшен эшләүдә ярдәм булыр.(29-30 слайдлар) Өй эше: 1и.т.Гадәтләр чәчсәң-холык урырсың, Холык чәчсәң-язмышыңны урырсың. (Үз фикереңне ничек итеп рәсем- схемага урнаштыра аласың? Фикерне дәлилә.) 2т.Өйнең кирпечләренә сүзләр языгыз. Өйләрегездә яшисе килеп торырлык сүзләр сайлагыз. Кем күбрәк сүз табар? Өй рәсеме таратыла.(35 слайд) Йомгаклау: Язмышлар сынавына бирешмичә, тормышка гашыйк булып яшик. йөзгпапа Өй эше: 1и.т.Гадәтләр чәчсәң-холык урырсың, Холык чәчсәң-язмышыңны урырсың. (Үз фикереңне ничек итеп рәсем- схемага урнаштыра аласың? Фикерне дәлилә.) 2т.Өйнең кирпечләренә сүзләр языгыз. Өйләрегездә яшисе килеп торырлык сүзләр сайлагыз. Кем күбрәк сүз табар?
|
||
Аглиуллина В.М. написал(а) 5098 дней назад | ||
Татарстан Ресупубликасы Баулы муниципаль районы 7 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе Тема: Язмышлар сынавына бирешмик (ачык дәрес) Татар теле һәм әдәбияты укытучысы В.М.Әгълиуллина Тема: Язмышлар сынавы. (Язучылар иҗатына күзәтү) Ачык дәрес Максат: 1.Укучыларны язмыш сынавына дучар ителгән шәхесләр тормышы белән таныштыруны дәвам итү. 2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен яхшырту буенча эшне дәвам итү. 3.Укучыларны уйлау-чагыштыру нәтиҗәсендә дөрес юл сайларга өйрәтү; ихтыяр көче, яхшылыкка омтылыш, ярдәмчеллек сыйфатларын үстерү; тормыш авырлыкларына бирешмичә-сыгылмыйча яшәргә омтылыш тәрбияләү. 4.Презентация эшләргә материал туплап, кулланырга өйрәтү. . Тема: Язмышлар сынавына бирешмик Дәрес барышы. I.Оештыру өлеше. II.Актуальләштерү. Укытучы. Укучылар, сезгә өй эшенә “Язмышлар сынавы” дигән темага материал әзерләп килергә кушылган иде. Кайберләрегезгә “Нәрсә ул язмыш?-дигән сорауга җавап эзләргә кирәк иде. Кайсы язучыларга игътибар иттегез? Нинди геройлар, күренекле шәхесләр күңелегезгә яктырак тоелды? III. Төп өлеш. Язмышлар сынавына бирешмик. Укытучы. Татар халкының язмышы, тормышы зур сынаулар аша үтә. Халкыбызның йөрәгенә уелып калган, якты хатирәләр уятучы нинди шәхесләрне беләсез? 1 нче укучы. Сөембикә-ханбикә. Укытучы. Ни өчен ул сезгә якын? Кем ул? 1 нче укучы. Без аның турында әдәбият дәресләрендә өйрәндек, газета-журнал битләрендә дә ул исем еш кына очрый. Сөембикә миңа үзенең акылы, сабырлыгы, батырлыгы, олы йөрәкле булуы белән ошады. Акылы: әтисе сүзен тыңлап, үзе белмәгән кешегә, гәрчә яратмаса да, кияүгә чыга. Чөнки ике ханлыкны татулаштырырга кирәк була. Ире үлгәч, Үтәмешгәрәй кечкенә булганлыктан үзе ил белән идарә итә. Халык ханбикәне хөрмәт итә, аңа соклана. Иван Грозный, Казанга яу белән килгәч, Сөембикәгә гашыйк була, чөнки ул бик чибәр. Сөембикә ризалашмагач, аны Грозный каршына китерәләр. Иван Грозный бер сөйләшүдә үк аны ихтирам итә башлый, чөнки ханбикәнең үз-үзен тотышы, сөйләшүе, акылы, сөйкемле чибәрлеге аны таң калдыра. Ханбикә, Казанны җимертмәс өчен, кол булып Мәскәүгә китә. Халык аны елап озата. Сөембикә-ханбикә горур, нык ихтыярлы була. Аны күргәч Иван Грозный аның үз иреге белән кияүгә чыкмаячагын аңлый һәм аны көчләп Касыйм ханы Шаһгалигә бирә. Шаһгали ямьсез, усал, явыз, сатлык җан була. Сөембикә ханбикә кияүгә чыкмас өчен теше-тырнагы белән каршы тора. Ләкин әсир төшкән хатынның ризалыгын сорап тормыйлар. Укытучы. Тагын ниләр сөйли аласыз? 2 нче укучы. Сөембикә тоткын булуын аңлагач, бөтенләй хәлсезләнеп китә. Ачы тавыш белән кычкырып җиргә егыла. Аның болай булуы бөтен сарай кешеләрен дә елата. Аның йөрер хәле калмаганга, рус сугышчылары сарайдан күтәреп чыгалар. Сөембикә ханбикә көймәгә керер алдыннан озатырга җыелган халык белән саубуллаша. Халык чын күңелдән хушлаша, кызгана, елыйлар. 1552 нче елны Явыз Иван Казанны яулаганда Сөембикә Мәскәүдә, зинданда, тоткын булып ята. 1553 нче елны, бер ел зинданда тотканнан соң гына аны Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Бу турыда елъязмалардан, ярлыклардан беләбез. 3 нче укучы.Без укыган риваятькә ошамаган тагы бер риваять бар. Имеш, Иван Грозный 7 катлы манараны 7 көн эчендә төзеп куйса гына, Сөембикә үзе теләмәсә дә, хатынлыкка барырга риза була. Манара әзер булгач, халкы белән саубуллашырга рөхсәт сорап, иң өске катына менә. Халык белән саубуллаша да, аска сикереп, үз-үзен юк итә. 4 нче укучы. 1554 нче елның гыйнварында Иван Грозныйның Шаһгалигә язган ярлыгыннан китерелгән өзеккә тукталыйк: “Сез, туганыбыз, безнең кушуыбыз буенча, Сөен-бикәнең борынын кискән, аңа төрлечә сыйсызлыклар кылып (ач тотып), аны үтергәнчегә чаклы кыйнаган, дип Йосыф бәккә сүз булды, дигәннәр”. Чынлап та, Шаһгалигә кияүгә биргәннән соң, бер-ике ел ярым вакыт узуга япь-яшь (38 яшьлек), тап-таза Сөембикә кинәт вафат була. Аны нинди үлем көткәнен күз алдына китерәбез. Әйе, фаҗигале язмыш, фаҗигале үлем. Менә ни өчен халык Сөембикә образын, поэтик раваятьләргә төреп, күңелендә саклый. Укытучы. Тагын нинди фикерләр бар? Кайсы язучыларга игътибар иттегез? 5 нче укучы. Миңа Ш.Камалның “Буранда” әсәре ошады. Аның герое Мостафа табигать буранында түгел, ә тормыш буранында адашып калган, чөнки әтисе малайның йөрәгендә анасына карата нәфрәт уяткан. Малай гомер буе әнисен кичермәгән: ул- ташлап киткән начар әни. Соң булса да аны җаны анасына тартып кайтара, тик ул бик соңга калган, әнисе улын көтеп алалмыйча үлеп киткән. Хәзерге вакытта да мондый ачы язмышка юлыккан балалар саны бик күп, алар көннән-көн арта бара. Сабыйлар әти-әнисенең яратуыннан мәхрүм калалар, китек күңелле булып үсәләр. Андый балаларга киңәш бирер идем: үскәч әти-әниләрегез белән очрашып сөйләшегез, бер-берегезне аңлагыз, кичерегез! Мостафа кебек гомер буе бәхетсез булып йөрмәгез, сез бит кешеләр, кичерә белегез! Кичерүдән соң күңел йомшап китә, әйтерсең кояш нуры иңә. 6 нчы укучы . Ә миңа Шәриф Еникеевнең “Солтангәрәйнең язмышы” әсәре ошады. Солтангәрәй балачактан ук авыр язмыш кочагына эләгә: әтисе үлә, үзе сукырая. Аның юлында яхшы күңелле кешеләр очрап тора, үзе дә бирешми, яшәргә көч таба, тырыша. Хәтта буранда адашкач та, үлем белән килешергә теләми, үзен алда якты тормыш көткәнен сизгәндәй, юл табарга өметләнә. Аңа ходай-тәгалә ярдәм кулы суза, ул эт өргәнен ишетә. Тормыш юлларында йөри- йөри, ул сукырлар мәктәбенә килеп урнаша, үз ишләре белән аралаша, укырга, язарга, эшкә өйрәнә. Башка беркая да чыгып китәргә җыенмый. Аңа да бәхет елмая: күрмәсә дә гашыйк була, гаилә кора. Югары белем алып, шәһәр мәктәбендә тарих укыта. Күз врачы булып эшләүче хатыны Зөләйха аны күзле итү турында хыяллана. Солтангәрәйгә операция ясыйлар. Опреация уңышлы була. Аның гаиләсе өчен бәхетнең иге-чиге булмый. Шулай итеп, алар бергәләп, бөтен сынауларны үтеп, бәхеткә ирешәләр. Авырлыкларга түзә белергә, аларны җиңәргә өйрәнергә кирәк дип уйлыйм мин. Үзем дә кыенлыкларга түзәргә өйрәнәм. Кайчан да булса алар артта калалар, аннары инде:”Шуның өчен кайгырасы да булмаган икән” , -дип уйлыйсың. Укытучы . Ә сез Шәриф Еникеев турында нәрсә беләсез? 7нче укучы. Автор үзе дә 15 яшендә авырып, сукыр кала. Сукырлар мәктәбендә Браль буенча укырга өйрәнә. Рабфакта укый, аннан педагогия институтының тарих факультетында укый, мәктәптә тарих укыта. Сукырлар өчен дәреслекләр бастыра, әсәрләр яза. Солтангәрәй аның язмышын кабатлый кебек. Бәлки, язучы героеның күзен ачып, бәхетле булып яшәвендә үзенең дә хыялын күрсәтергә теләгәндер. Язучы бу әсәре белән безгә иң бәхетле кешеләр –исән-сау кешеләр икәнен күрсәтергә теләгән. Ә без күбебез моны аңламыйбыз, бу турыда уйламыйбыз. Бу әсәрне укыгач, тормыш кыйммәтен, матурлыгын күрергә өйрәнәсең, сәламәтлекнең зур бәхет икәнен аңлыйсың. 8нчы укучы. Мина да Солтангәрәйнең нык булуы, язмыштан качып, үз-үзенә бикләнмәве ошый. Ә менә күңелемә ни өчендер Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре ошады, андагы тирән мәхәббәт тетрәндерде.Тик аның герое Сәетнең мәхәббәтеннән качып китүе, сөйгәнен гомерлек утка салуы ризасызлык тудырды. Сугыштан ул ямьсезләнеп, гарипләнеп кайтуына гарьләнә, читкә китеп яши, Мөнирәнең аны жәлләвен теләми. Бик соң гына аның өч кешене бәхетсез итүе ачыклана: Мөнирә, улы Өмет һәм үзе.. Мөнирә аны гомер буе көтә, кияүгә чыкмый. Сәетне нинди булса да, исән генә кайтсын, дип көткән. Сәет үзен дә, сөйгәнен дә, улын да бәхеттән мәхрүм иткән, язмышның ачы юлын сайлаган. Укытучы. Балалар, менә сез Шәриф Еникеев безгә иң бәхетле кешеләр – исән-сау кешеләр икәнен күрсәтергә тели, дидегез. Тагы бу фикерне сез белгән кайсы якташ язучыбыз безгә кат-кат кабатлап, исәнлекнең иң кирәкле нәрсә булуын, алтыннан да кыйммәт булган бәхетебезне сакларга кирәклеген исебезгә төшереп тора? 9 нчы укучы. Бу сүзләрне безгә якташ язучыбыз Фәнис ага Яруллин әйтә килә. Ул безнең исән-сау үсүебезне, сау-сәламәт рухлы булып яшәвебезне тели. “Үз-үзегезне саклагыз, акыллы булыгыз, өлкәннәр сүзенә колак салыгыз һәм сез гомер буе бәхетле булып яшәрсез. Исән-сау кешенең һәр минуты , мизгеле бәхеткә төрелгән, күбесе аны аңламый, санламый гына. Берегез дә ачы язмыш сынавына юлыкмагыз!-ди. Укытучы. Әйе, без бик күп язмышлар турында сөйләдек. Чынлап та, нәрсә соң ул язмыш? Сез аны ничек аңлыйсыз? 10 нчы укучы. Язмыш- судьба.Аңлатмалы сүзлектә болай бирелә:1)кешенең үзе туганчы ук алла тарафыннан билгеләнеп, язып куелган язмышы, күрәчәге, тәкъдире; 2)нәрсәнең дә булса, үсеше-үзгәреше, яшәү тарихы, яшәү хәле яки соңы, азагы; 3)алгы көндәге яшәеш, киләчәк, киләчәктәге тормыш. 11 нче укучы. Ходай кешегә язган гомер юлы ул- язмыш. 12 нче укучы. Язмыштан качып булмый. 13 нче укучы. Маңгаеңа язылган язмыш диләр. Ни күрәчәксең, шул язмыш була диләр. 14 нче укучы. Кеше үтәргә тиешле билгеле бер юл. Һәркем үз юлын, үз язмышын үзе сайлый. Укытучы. Менә без уй-фикерләребез белән бүлештек. Четерекле хәлләрне чишкәндә минем күңелгә Ф.Яруллинның: “Тормыш ул авыр арба Йөгем гел артып бара. Арбам туктап калыр иде Мәхәббәт тартып бара.-дигән шигырь юллары килә. Юкка гына ул: “Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьләрдә,”-дип язмыйдыр. Ә үзе язмыш турында ни уйлый икән соң? 14 укучы. (Язучы белән әңгәмәдән өзекләр укый. “Юлдаш № 2/ 1998) “Шагыйрьне шигырь коткара инде. Тормышта чишеп булмастай мәсьәләләр, авыр кичерешләр булганда шигырь язсам, җиңеллек тоям. Язмышка ышанам ышануын. Кеше язмышына Ходай тәгалә ниндидер бер миссия бирә. Ул аны үтәргә тиеш, үтәп бетерәсең икән үләсең. Ул 16 да, 60 та да үтәлеп бетәргә мөмкин. Шулай да язмыш бөтенләй алдан ук язылып куелган әйбер дип карамыйм. Җинаятьчеләр, кеше үтереп йөрүчеләр бар. Ходай тәгалә кешене явызлык эшләр өчен яратмый. Алла тарафыннан язмышына шулай язылган булса, бу бозыклыклары өчен кешегә җавап бирәсе дә булмас иде. Кешенең язмышы яхшыны яманнан аера, сайлый белүдән языла. Кеше язмышын үзе сайлый ала. Дөньяның авырлыгын онытып, аңа хыял аша карарга кирәк. Һәрбер кешенең тормышка ашмаслык, әмма максатка ирештерерлек гүзәл хыялы булсын иде.” Укытучы. Ә Фәнис аганың язмышы турында нәрсә беләбез? Ул язмыш сынауларын ничек үтә? 15 нче укучы. Ул бик авыр, яшәүдән туйган чагында Островскийны исенә төшерә, һәм болай ярамый, яшәргә кирәк, көрәшергә кирәк дип уйлый. Язмыш белән көрәшә башлый. Ул язарга өйрәнә, укый, имтиханнар тапшыра. Уйлыйм да, таң калам: без исән-сау килеш укырга авыр дибез, ә ул? Ничек түзде икән? Моның өчен гаять сабыр, чыдам, нык ихтыярлы булырга кирәк бит. Хәзер аңа 70 яшь, ул инде 50 ел диярлек урын өстендә ята, ә без 5 көн чирләсәк мескенгә әйләнәбез. Менә кемнән түземлелеккә, яшәргә өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк икән. IY.Йомгаклау. Укытучы. Без сезнең белән күп язмышлар турында сөйләштек, фикерләребезне белдердек. Әйтегез әле, менә хәзерге көндә безнең өчен язмыш сынаулары бармы? Сынауны билгеле бер кешеләр генә үтәме? 16 нчыукучы. Бүгенге көндә язмыш сынавы тагын да көчлерәк дияр идем мин. Чөнки тирә-якта эчкечелек сөреме, наркомания хөкем сөрә. Ташландык балалар күп. Иртәгәсе көнгә ышанып яшәү дә кыен. Рухы нык булмаган кешеләр тормыш сазлыгына бата, югала. Шундый авырлыкларны җиңәргә без әсәрләр укып өйрәнәбез, укытучыларыбыз безне дөрес юл, дөрес җавап табарга, нык булырга өйрәтә. Гомумән, әдәбият дәресләрендә без яшәргә өйрәнәбез. 17 нче укучы. Күңелдә уй туа: ярый әле барыбызны аңларлык, ярдәм кулы сузарлык укытучыларыбыз бар. Юкка гына һәр шагыйрь укытучысына багышлап шигырь язмыйдыр. Ф.Яруллинның да “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре шуны исбатлый дип уйлыйм.(Сәнгатьле итеп шигырь укый.) Укытучы. Ә менә Фәнис ага Яруллинның үзенә атап язылган шигырьләр тыңлап үтәсегез киләме? Сезгә үзем язган, Фәнис аганың үзенә укып күрсәткән бер шигыремне укыйм. Рәхмәт сиңа. Ярый әле авыр чакта Син бар ярдәм кылырга. Рухың канат җәя кинәт- Бирми миңа туктап калырга. Рәхмәт сиңа якташ абый, Ирек бирмисең ятып калырга. Балаларны да өйрәтәм мин, Синең кебек алга барырга. Беләм, җаның күпкә түзгәндер, Насыйп булганчы, таңнар атарга... Төшсәм тирән упкыннарга Син бирмисең төпкә батарга Укытучы. Бүген дәрес бик тирән кичерешләр белән үтте.Һәрберегез бишле алды. Бүгенге көндә сез язмыш сынавын “бик яхшы” билгеләре алып үтәсез.Һәрберегезнең җаны якты, тәртибе үрнәк, гаиләгездә иминлек, хөрмәт. Рухыгыз нык булсын! Авырлыкларга баш имәгез! Авыр чакта әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны ярдәмгә чакырырга кыенсынмагыз. Бүген сезгә ярдәм кирәксә, иртәгә сез ярдәм итәрсез! Бүген сез кешелек кыйммәтләренең асылын аңларга өйрәнгәнсездер дип ышанып калам. XXI нче гасырда сәламәт тәндә, сәламәт акыл белән яшәрсез, балаларыгызга да шундый тәрбия, ныклык бирердәй терәк булырсыз дип уйлыйм. V.Өй эше. Күңелегезгә якын, җаныгызга үтеп кергән бер шигырьне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнеп килегез. Саубулыгыз! Авырмагыз! Исән-сау йөрегез! Үз-үзегезне саклагыз! Уңышлы көн сезгә!
|
||