Гатиятуллина Р.С. написал(а) 3971 дней назад (нейтрально) 0Зәй муниципаль районы
“Татар гимназиясе”гомуми муниципаль
бюджет учреждениесенең
татар теле һәм әдәбият укытучысы
Гатиятуллина Рәфисә Сәетгәрәй кызы
Ике телем – ике канатым
Максат:
- балаларда Туган илгә, татар теленә. үз халкына мәхәббәт тәрбияләү;
- халыкларның дуслык рухы булуын, халкыбызның күркәм гадәтләрен үзләштерү;
- укучыларда күмәкчәнлек. үзенә һәм бер-берсенә таләпчәнлек, яхшылык тәрбияләү;
- татар теле белән беррәттән рус теленең дә кирәклеген төшендерү, рус телен өйрәнүгә һәм рус халкының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту.
Цели и задачи:
- дать понять необходимости знания двух языков: русского и татарского;
- показать сходство и связь между двумя языками;
- воспитать у детей любовь к языкам, культуре двух народов через народное творчество: сказки, пословицы, песни, игры и т.д.
Җиһазлар:
Сәхнә бизәү өчен татар халкының сөлгеләре, кул эшләре, халык ашлары, өстәл, тәрәзә макеты, койма, шарлар, милли киемнәр, гармун, балалайка, фонограммалар, урындык, атрибутлар, магнитофон, кирәкле аппаратура, плакатлар.
Кичә «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән башлана.
А.Б.
Хөмәтле кунаклар, исәнмесез!
Без бүген «Ике телем – ике канатым» дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Бүген сүз ике дәүләт теле: татар һәм рус теле турында булачак. Татарстан Республикасы- күп милләтле дәүләт. Без татар һәм рус телләрендә сөйләшә һәм аралаша алабыз. Әйдәгез әле, кунаклар белән ике телдә дә исәнләшик.
Башта татар телендә, ул безнең ана телебез: исәнмесез, саумы сез! Ә хәзер рус телендә - здравствуйте, как поживаете!
- Бик дөрес, балалар. Татар теле - безнең туган телебез, әби-бабайлар сөйләшкән, әти-әниләр бишек җырлары җырлаган, әкиятләр сөйләгән тел. Рус теле – безнең икенче дәүләт телебез. Без төрле милләт кешеләре яшәгән республикада яшибез: рус, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва һ.б. Бу тел безгә барлык халыклар белән аралашу чарасы булып тора. Рус теле безне
башка халыклар белән берләштерә. Ә хәзер, балалар, рус теле һәм татар телендә бер-берсенә охшаган сүзләрне искә төшереп үтик. Мин сезгә рус телендә әйтермен, ә сез миңа татар телендә җавап бирерсез.
Мисаллар: стол-өстәл, тарелка-тәлинкә, машина-машина, штаны- ыштан, башмаки-башмаклар, пальто-пәлтә, солома-салам,кровать-карават, печка-
мич, мак-мәк, тополь – тупыл һ.б. Рус теленнән кергән, көнкүрештә күпләп кулланыла торган сүзләребез дә бар, менә алар: телевизор, телефон, радио, диван, пианино, магнитофон, лампочка, люстра, парта һ.б.
А.Б.
Бөек Тукаебыз:
«Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер тапсыз көзге без.
Рус белән гомер кичердек сайрашып,
Тел, лөгать вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып
Без шаярыштык, вакытлар алмашып,» –
дип язганда, әлбәттә, киләчәктә дә бу ике халыкның янәшә, тату яшәвен теләгәндер.
А.Б.
На татарском говорю я с детства,
Словно к матери, к нему привык.
Но и так, друзья мои, бывает, -
В час, когда сижу с пером в руке,
Новых слов порою не хватает
Мне в родном богатом языке.
Если слог мой поисками скован
(Сколько новых дел, событий, чувств!)
Обращаюсь к русскому я слову,
У него я новому учусь.
1 укучы:
Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
2 укучы:
Без татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет
Без татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
3 укучы:
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
«Балам!» - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» - дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
4 укучы:
Татар теле минем туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм,
Тоям һәрчак аның сафлыгын.
Татар теле минем туган телем,
Сөйләщүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим,
Шул тел белән сөйлим,
Милләттәшем булган һәркемгә.
5 укучы
Татарның бар җан байлыгы-
Чиста һәм ак күңеле.
Дәртле, назлы, һәм мәрхәмәтле,
Җырлы һәм моңлы теле.
Шул моңлы тел – күңел теле,
Мәгънәсе зур һәр сүзнең.
Газаплары,әрнүләре,
Күз яшьләре ул безнең.
Сабыр холыклы милләтем
Каршы торып үлемгә,
Ялгышын да, язмышын да
Язган ана телендә.
6 укучы:
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем!
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул-минем татар телем.
Заман миңа: «Югарыга мен!» - дип
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – татар теле,
Икенчесе – бөек рус теле!…
7 укучы:
Безнең тел ул хезмәт җырын җырлый,
Нур балкыта тормыш күгендә.
Бөтен дөнья дулкынланып тыңлый
Сөйләшкәндә урыс телендә.
«Край родной» (песня).
8 укучы:
Коль язык ты знаешь русский,
Всяк поймёт тебя при встрече,
Хоть объезди всю страну.
Русская речь полна величья,
Гордой простоты.
В ней прекрасных слов богатство,
Сила красоты.
9 укучы:
За то, что красив и могуч,
За то. Что. Как солнце, велик,
За слово, как солнечный луч,
Люблю тебя. Русский язык!
Люблю тебя русский язык!
Великое русское слово!
В нем вижу я Пушкина лик,
В нем вижу я лик Толстого.
10 укучы:
Җир шарын уртага алыйк та
Җыр барлыйк, шатланыйк, әйдәле,
Гөр килсен, шатлансын бар дөнья
Бүген бит зур бәйрәм.
11 укучы:
Тел кешене дус итә,
Бер-беренә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телен.
А.Б.
Элек-электән рус һәм татар бер-берсен хөрмәт итеп дус булып яшәгәннәр. Бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр.
(«Әлдермештән Әлмәндәр». Евстигней - Әлмәндәр диалогы.)
12 укучы:
Без - бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Татарлар, әрмән, үзбәкләр,
Башкорт һәм руслар без.
Кайсы якта яшәсәк тә,
Чикләр юктыр дуслыкка.
Дуслык булса янәшәдә,
Дошманлык чыгар юкка.
13 укучы:
Русские, казахи, татары и армяне,
Мы черные, и русые, и смуглые, и белые.
В Татарстане на земле родной,
Живем мы все большой и дружной семьей.
14 укучы:
Татарская гимназия дружбой славится.
Приходите в гости к нам,
Если очень нравится.
(Барлык катнашучылар чыга, кулларында шарлар).
«Дуслык җыры» (Ә.Ерикәй сүз. С.Сәйдәшев муз.).
Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез татар илендә.
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
Хоть и в разных краях мы живем,
Хоть и разные песни поем,
Но едина вся наша семья,
Все в любимой отчизне друзья.
Үстергәндә безне чын дуслык.
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.
0 очков