Гульназ Ильсуровна
Пусто
|
||
"Татар теле" иҗади төркеме
Хөрмәтле коллегалар!
Төркемдәге барлык эшләр дә түбәндәге Нигезләмә буенча башкалар хөкеменә тәкъдим ителә:
- Төркемдәге барлык эшләр дә "Методисты.ру" сайтында эшләрне бартыру нигезләмәсе буенча кабул ителә.
- Барлык эшләр дә төркемнең тематикасына туры килергә тиеш (Татар теле).
- Төркем китапханәсендә барлык шартларга туры килгән 3 эш урнаштырганнан соң, Сертификат өчен заявка калдыра аласыз. Әлеге эшләргә карата төркем әгъзаларының кимендә 3 уңай фикер калдырган булуы шарт. Методсовет әгъзасының бер уңай язмасы ике уңай фикергә тиңләшә. Фикерләр эшләргә карата язылучы комментарийлар урынында булырга тиеш.
- Нигезләмәдә язылган кагыйдәләрне санга сукмаган эшләргә сертификат бирелми.
- Сертификат турында нигезләмә
Үзегезне һәм коллегаларыгызны методсоветка тәкъдим итә аласыз. Моның өчен төркем җитәкчесенә хат язу кирәк. Төп шарт - мөгаллимнең урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшләве һәм югары категориягә ия булуы.
|
Иванская С.А. написал(а) 2638 дней назад (нейтрально) 0ЗАКАЗАТЬ Диплом, Грамоту, Свидетельство - без прхождения теста
Имэйл - [email protected]
МАССОВЫЕ ОЛИМПИАДЫ, КОНКУРСЫ - у всех дипломы
1 очкоШагалиева Г.Н. написал(а) 4491 дней назад (нейтрально) 0Хөрмәтле хезмәттәшләрем. Сезне яңа уку елы белән котлыйм! Сәламәтлек, бәхет, шатлык, иҗади уңышлар, тырыш укучылар телим.
0 очковМәрданова Ә.Ә. написал(а) 4592 дней назад (нейтрально) 0җибәргән эшләр башка кабул ителми мени?
0 очковЗалилова Г.И. написал(а) 4627 дней назад (нейтрально) 0Хөрмәтле коллегаларым. Сертификат мәсьәләсендә сезгә үз фикеремне языйм әле. Белмим, ни хикмәттер, әмма чын-чынлап әйтәм. Минем интернетка чыкканыма 4 ел. Кайларда гына, нинди генә сайтларда гына эшләрем басылмады, ничә генә сайт ясап, анда ничә генә эшемне куймадым, әмма беркемнең дә, беркайчан да, беркайда да интернетта басылган хезмәтләремне раслаучы сертификат сораганы булмады. Алар миндә бөтенләй дә юк! Кирәге дә шуның кадәр. Мин төрле отчетларда, конкурс, аттестация кәгазьләрендә хезмәтләрем урнашкан битләргә актив сылтама урнаштырам. Кирәк кеше язганымның дөреслегенә шунда кереп карый да ышана. Матуррак итеп күрсәтәсем килгәндә, шул битнең рәсемен (скриншотын) урнаштырам, анда да сылтама куям. Шул җитә дип саныйм. Сез ничек уйлыйсыздыр, әмма кәгазьгә батуыбызда үзебез дә бераз гаепле сыман миңа, артыгын көчәнеп ташлыйбыз кайвакыт.
0 очков