СҮЗ ЯСАЛЫШЫ
А1.Кайсы кушымчалар исем ясамый?
1) – лык/лек; - ма/мә; - даш/дәш;
2) – ак/әк; -чы/че; - гыч/геч;
3) - ча/чә; - лы/ле; - ла/лә.
А2.Кайсы кушымчалар сыйфат ясый?
1) -чан/чән; -ынкы/енке; -лач/ләч;
2) - ма/мә; -лык/лек; - даш/дәш;
3) - лата/ләтә; - лап/ләп; - лаш/ләш.
А3. Кайсы кушымчалар фигыль ясамый?
1) – ла/лә; - лан/лән; - лаш/ләш;
2) - сын/сен; - ай/әй; -а/ә;
3) -ын/ен; -чы/че; -ык/ек.
А4. Кайсы кушымчалар рәвеш ясамый?
1) - ча/чә; -ын/ен; - лай/ләй;
2) - лата/ләтә; -лан/лән;
3) - лы/ле; - сыз/сез; - кы/ке.
А5.Кайсы сүзләр кушылу ысулы белән ясалган?
1) - ташбака, төнбоек, көньяк;
2) - таш койма, киң юл, биек тау;
3) - ак кар, тәмле аш, җылы җәй.
А6. Кайсы сүзләр кушылу ысулы белән ясалмаган?
1) - ата – ана, бала – чага, кием – салым;
2) -тар юл, биек агач, мәктәп бакчасы;
3) - Киек Каз Юлы, каен җиләге, хуш исле.
А7. Кайсы сүзләр бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы белән ясалган?
1) - тимерче, кибетче, эшче;
2) – бау, тау, дәү;
3) – биюче, тегүче, буяучы.
В1. Ясалыш ысуллары буенча төркемләп, сүзләрне таблицага языгыз.
Ясалыш ысуллары
|
|||||
сүзләргә кушымча ялгану |
сүзләр кушылу |
бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү |
фонетик ысул |
сүзнең мәгънәсе үзгәрү |
сүзләрне кыскарту |
|
|
|
|
|
|
Мөгезборын, әти – әни, баскыч, терекөмеш, савыт – саба, зур – зур, КДУ, зифа буйлы, драмтүгәрәк, уйла, башкала, җылы (бирделәр),ТР,әмәл.
С1.Хикәяне дәвам итегез.
Кояшлы ял көне иде. Җылы яңгыр сибәләп узган. Без, өч дус, таңда тордык та Идел буена балыкка киттек.