“СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ” темасына тест.
А1.Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән?
1) Кай – та –лар, сү – зем – не;
2) Кит – ә – сез, эш – лә – гән – сең;
3) Ки – лер – ләр, ба – рыр –сыз;
А2.Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләр:
1) Элгеч, эзтабар, җиләс;
2) Сүзчән, кайтыр, уйламаган;
3) Сандугач, карлыган, яфрак.
А3. Ике мәгънәле кисәктән торган сүзләр:
1) Егерме, юлдашка, сөйлә;
2) Өченче, карлыгачка, утырды;
3) Тиңдәшсез, санаган, кызларның.
А4. Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән?
1) Кар – лар, сөз – геч – кә, ишет – ә;
2) Са – бын, са – тып, са – ры – рак;
3) Кар – лан – ган, яшь – келт, җитмеш – енче.
А5.Ясагыч кушымчалары булган сүзләр:
1) Кием, белгеч, йонлач;
2) Мәктәптә, яшьрәк, сигезенче;
3) Көткәннәр, балалар, җиңелчә.
А6. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләр:
1) Бишлек, сөенеч, такталы;
2) Бишенче, сөлге, туктадык;
3) Ямьләнгәч, берләштек, хәйләле.
А7. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләр:
1) Җиденче, кызчык, укыячак;
2) Бәйрәмнәр, биегрәк, килмәде;
3) Һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән.
А8. Бәйләгеч кушымчалары булган сүз төркемнәре:
1) Сыйфат, сан;
2) Исем, фигыль;
3) Рәвеш, бәйлек.
А9. Нигезе дөрес билгеләнгән сүзләр:
1) Кәгазь – ләр – не, уй – ла – ма – ды – гыз;
2) Шәһәрчек, кошкай – лар;
3) Эшчәнлек – тә, тигезлек – не.
А10. Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез:
1) Урак, урман, урды;
2) Карга, карлы, карсыз;
3) Көйлә, көйле, көйсез.
В1.Сүзләрне таблицага тутырыгыз:
Тамыр
|
Ясагыч кушымча |
Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар |
|
модальлек кушымчалары |
бәйләгеч кушымчалар |
||
күз |
-лек |
-ләр |
-не |
|
|
|
|
Сүзләр: дусларыбызның, килмәгәннәр, аңлагансың, йөрәктә, күңелсезләнгәч, һөнәрчелек, җиденче, үсештә, дуслашкан, тәрбиялерәк, кошчыкларга, әйтмәдегез, биеклектә.
- Здесь еще нет комментариев