Гульназ Ильсуровна
"Татар теле" иҗади төркеме
Хөрмәтле коллегалар!
Төркемдәге барлык эшләр дә түбәндәге Нигезләмә буенча башкалар хөкеменә тәкъдим ителә:
- Төркемдәге барлык эшләр дә "Методисты.ру" сайтында эшләрне бартыру нигезләмәсе буенча кабул ителә.
- Барлык эшләр дә төркемнең тематикасына туры килергә тиеш (Татар теле).
- Төркем китапханәсендә барлык шартларга туры килгән 3 эш урнаштырганнан соң, Сертификат өчен заявка калдыра аласыз. Әлеге эшләргә карата төркем әгъзаларының кимендә 3 уңай фикер калдырган булуы шарт. Методсовет әгъзасының бер уңай язмасы ике уңай фикергә тиңләшә. Фикерләр эшләргә карата язылучы комментарийлар урынында булырга тиеш.
- Нигезләмәдә язылган кагыйдәләрне санга сукмаган эшләргә сертификат бирелми.
- Сертификат турында нигезләмә
Үзегезне һәм коллегаларыгызны методсоветка тәкъдим итә аласыз. Моның өчен төркем җитәкчесенә хат язу кирәк. Төп шарт - мөгаллимнең урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшләве һәм югары категориягә ия булуы.
|
Мәрданова Ә.Ә. написал(а) 3 дней назад (нейтрально) 0җибәргән эшләр башка кабул ителми мени?
0 очковЗалилова Г.И. написал(а) 38 дней назад (нейтрально) 0Хөрмәтле коллегаларым. Сертификат мәсьәләсендә сезгә үз фикеремне языйм әле. Белмим, ни хикмәттер, әмма чын-чынлап әйтәм. Минем интернетка чыкканыма 4 ел. Кайларда гына, нинди генә сайтларда гына эшләрем басылмады, ничә генә сайт ясап, анда ничә генә эшемне куймадым, әмма беркемнең дә, беркайчан да, беркайда да интернетта басылган хезмәтләремне раслаучы сертификат сораганы булмады. Алар миндә бөтенләй дә юк! Кирәге дә шуның кадәр. Мин төрле отчетларда, конкурс, аттестация кәгазьләрендә хезмәтләрем урнашкан битләргә актив сылтама урнаштырам. Кирәк кеше язганымның дөреслегенә шунда кереп карый да ышана. Матуррак итеп күрсәтәсем килгәндә, шул битнең рәсемен (скриншотын) урнаштырам, анда да сылтама куям. Шул җитә дип саныйм. Сез ничек уйлыйсыздыр, әмма кәгазьгә батуыбызда үзебез дә бераз гаепле сыман миңа, артыгын көчәнеп ташлыйбыз кайвакыт.
0 очковЗалилова Г.И. написал(а) 38 дней назад (нейтрально) 0Хөрмәтле коллегаларым. Барыгызга да порталга карата күрсәткән игътибарыгыз, сабырлыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Мин монда хуҗабикәләр арасында берүзем бит, шуны аңласагыз иде. Сездән килгән һәр эшне йөкләп алып, портал таләпләре күзлегеннән карап чыгып урнаштырып утыручы берүзем. Миңа ярдәм итәргә телк белдерүчеләр бүгенге көнгә кадәр юк әле. Эшләрне мин җитешмәгәндә методистлар төркеменә кабул ителгән кешеләр дә куя ала югыйсә.
Аннан соң, порталга эшләр куйганчы игътибар белән анда басыла торган эшләргә куелган таләпләрне укып чыксагыз иде. Зур көч куйган хезмәтләрегез никадәр генә яхшы булмасын, титул бите эшләнмәгәнгә генә мин аны кире борырга мәҗбүрмен. Бер төрле җөмләне кат-кат әллә ничә кешегә язып утыру газапка тиң икәнен аңласагыз иде.
Тагын бер генә мәгълүмат. Төркемебез әле рәсми статус алмаган, шуңа күрә анда урнашкан эшләргә сертификатлар бирү каралмаган. Сертификатлы булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген мин алдагы постымда яган идем инде. Иң зур проблема - нигезләмәнең татарчалаштырылмаган булуында. Татар теле укытучылары порталында рус телендә нигезләмә куйсак, үзебезгә оят булуы бар. Бу эштә миңа ярдәм итүче табылыр микән? Әлегә үземнең бер дә вакытым юк. Мин дә нәкъ сезнең кебек үк көне-төне эшләүче укытучымын бит.
Ихтирам белән, Гөлназ Җәлилова.
0 очковНагимова Р.И. написал(а) 52 дней назад (нейтрально) 0Гөлназ Илсуровна, исәнмесез! Минем 3 эшем урнаштырылган, 4 се тикшерү дәрәҗәсендә. Сертификат алырга хокукым бармы минем?
0 очков






