Действия
Рейтинг профиля
1 оценок
Фотографии пользователя
Пусто
Общая информация
 
 
Имя:
Гузелия
error
Отчество:
Рафиковна
error
Фамилия:
Сальманова
error
Пол:
Женщина
error
Страна:
Россия
error
Город:
Тюлячи
error
Место работы (учебы):
Тюлячинская средняя школа
error
Должность:
Учитель
error
Предмет:
Другой
error
Мои подарки
 
 
Пусто
Комментарии к профилю
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  • Здесь еще нет комментариев
Пользовательские RSS-каналы
 
 
Пусто
Стена
Все сообщения
RSS
 
 
12.01.2011
  Сальманова Г.Р. написал(а) 4867 дней назад  
 
Тема:Гүзәл ягым-Теләче. МАКСАТЛАР: 1.СОЧИНЕНИЕ ЯЗАРГА ӨЙРӘТҮНЕ ДӘВАМ . ИТҮ. 2.БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ; ТЕЛ БАЙЛЫГЫН АРТТЫРУ;ТАНЫП-БЕЛҮ ЭШЧӨНЛЕГЕН КАМИЛЛӘШТЕРҮ. 3.ТУГАН ЯККА МӘХӘББӘТ,ТАБИГАТЕНӘ САК- ЧЫЛ КАРАШ,ТУГАН ҖИР БЕЛӘН ГОРУР- ЛАНУ ХИСЛӘРЕ ТӘРБИЯЛӘҮ. ҖИҺАЗЛАУ:КОМПЬЮТЕР,ЭКРАН,ПРОЕКТОР,С ЛАЙДЛАР, ЯКТАШЛАРЫБЫЗ Ф.ГАЛИЕВ,И.КАЛЖАНОВА- ЛАРНЫҢ ТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ ТУРЫНДАГЫ РӘСЕМНӘРЕ,ТЕЛЕВИЗОР,ВИДЕОМАГНИТО- ФОН,ВИДЕОКАССЕТА,КАРТОЧКАЛАР;ТУГАН ЯК ТУРЫНДАГЫ ФИКЕРЛӘР,МӘКАЛЬЛӘР ЯЗЫЛГАН ПЛАКАТЛАР. ӘДӘБИЯТ:”ТЕЛӘЧЕ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ”КИТАБЫ,”ТЕЛӘЧЕ”ГА- ЗЕТАСЫНЫҢ ТӨРЛЕ САННАРЫ,Р.ФӘХРЕТ- ДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ 1.ОЕШТЫРУ. 1)исәнләшү. 2)видеокассетадан “Сәлам сиңа,Теләчем”җырын тыңлау. 2.Актуальләштерү. 1)әңгәмә: -җыр нәрсә турында? -Теләче. -Җырда нәрсә диелә? -Теләче-безнең туган ягыбыз,шуңа күрә безнең өчен бик кадерле,ямьле. -Туган як сүзен ничек аңлыйсыз? -Туган ил,туган авыл, туган төбәк,туган йорт. -Бүгенге дәрестә без туган төбәгебез Теләче турында сөйләшербез. Төгәлрәге сочинение язарга әзерләнербез.Бүгенге дәреснең темасы:Гүзәл ягым-Теләче.(гүзәл сүзенең синонимнарын табу:матур,чибәр,ямьле).Шулай да бу сүзләр мәгънә төсмерләре ягыннан аерылалар.Матур туган як дигәч,сезнең күз алдына нәрсә килә? -Табигате,төзек,матур йортлары,биналары,чисталыгы һ.б.-тышкы матурлык. -Гүзәл сүзе тышкы матурлыкны гына түгел,эчке матурлыкны да күздә тота.Ә туган якның эчке матурлыгы нәрсәдә чагыла соң? -Аның уңган, эшчән халкында,үткәнендә,киләчәккә планнарында,хезмәт нәтиҗәләрендә. 3.Сочинение язуга әзерлек. 1)Туган як сүзенә эпитетлар табу:газиз,кадерле,җанга якын,бердәнбер,гүзәл һ.б. 2)Сөйләшүне алып бару өчен план тәкъдим итү: 1.Җанга якын туган як. 2.Туган ягым табигате. 3.Теләче үсә,яңара. 4.Халкы белән гүзәл Теләче. 5.Киләчәктә Теләче... 3)Эпиграф сайлау.(укытучы бер үрнәк тәкъдим итә ).Төркемнәрдә эпиграф сайлыйлар: 1нче төркем-туган як турынлагы мәкальләрдән 2нче төркем-туган як турынлагы шигырьләрдән. 3нче төркем-күренекле кешеләрнең туган як турындагы сүзләреннән. Дәфтәрләргә язу: Гүзәл ягым-Теләче. Эпиграф. -Эпиграф сочинениенең үзәк мәсьәләсен аерып чыгарырга ярдәм итә.Уңышлы сайланган эпиграф эшне бербөтен,тулы эчтәлекле итә,аны баета,бизи: Туган ягым Теләче,гасырларга керәсе, Үткәннәрне беләсе,хәерле юл теләче. 4)Укытучы сөйләме: -Туган як сүзенә без нинди матур эпитетлар таптык.Үзенең туган ягы турында сөйләгәндә, Һәркем шушы сүзләрне куллана.Башкача булуы мөмкин түгел. Теләченең табигате,чыннан да,искиткеч.Ул Мишә буена урнашкан.Тирә-якта күп- санлы чишмәләр,болыннар.Монда берничә гасыр элек килеп урнашкан әби-бабаларыбыз бу урынны махсус сайлаганнар.Балык тулы елгалар,саф чишмәләр,котырып үскән үләннәр,куе урманнардагы кыргый җәнлекләр аларны туендырып торган.(Картиналар күрсәтү.)Бу картиналарда Теләче төбәге табигате сурәтләнгән.Аларның авторлары-якташларыбыз Ф.Галиев,И.Калжанова.Күргәнегезчә,т уган як табигатен рәссамнар рәсемнәрендә сурәтлиләр,ә без телдән сурәтләргә тырышып карыйк әле. 5)Төркемнәрдә эш:биремнәрне уку,мөстәкыйль эш,тикшерү. 1нче төркем.Сүзләргә эпитетлар табу. Урман(яшел,калын,шаулы,куе). Болын(яшел,хәтфә,чәчәкле,хуш исле,киң). Елга(бормалы,тирән,киң). Чишмә(салкын,саф сулы,йөгерек). Таулар(алыптай,горур,мәгърур,мәхабә т). Нәтиҗә ясау. ЯЛ ИТҮ. 6)Теләче буйлап “сәяхәт”.Слайдлар карау, “экскурсоводларның” чыгышын тыңлау. -Безгә экскурсоводлар Теләченең үсүе,яңаруы турында сөйләделәр. Шуның белән беррәттән авылның эшчән халкы турында да мәгълүмат алдык.Гомумән,Теләче төбәге уңган,тырыш кешеләргә бай.Алар арасында илгә,хәтта дөньяга танылганнары да бар.Менә аларның берничәсе(слайдларны хор белән уку): Галимнәр:Т.Сираҗетдинов,Я. Абдуллин. Филология фәннәре докторы:В. Гарифуллин. Җырчылар:В.ганиева,Р.Низамов,Т.Якуп ов. Язучылар:Ф.Хөсни,М.Максуд,р.Низамие в. Спортчылар:О.Князева,Ш.Сабиров. Композитор:Ф.Хатыйпов. Йомгаклау 1)Нәтиҗә ясау. 2)Видеоязмадан якташ җырчыларыбызны тыңлау. 3)Өй эше бирү:тәкъдим ителгән темалар буенча сочинение язу.
 
     
 
 
    salmanovag добавил(а) новую аватару