Карточка публикации
Информация об авторе публикацииМОУ СОШ №4, Бугульма
Раздел публикацииРаздел: Без раздела
Дата публикацииОпубликовано: 22.01.2012
Количество просмотров публикацииКоличество просмотров: 25464
Рейтинг публикации
6 оценок
Другие публикации автора
Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. “Батрак ана”, “Ана”(бу исемдә Җәлилнең ике шигыре бар)...
Муса Җәлил әсәрләрендә ана образы
 
 

Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк .

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. М.Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Аның исемен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Бөек патриот- шагыйрь кем баласы? Кем тәрбияләп үстергән аны?

Мусаның әтисе Мостафа абзый  гади крестьян була, 1913нче елларда вак сәүдә эшенә катнашып китә, сатудан кергән акчасы налог( салым) түләргә дә җитми аның. Ахырда әҗәткә батып йорт һәм йорт җиһазларын сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә дә төрле кәсепкә тотынып карый, ләкин берничек тә тормышын җайлый алмый, әҗәтен түли алмаганга аны төрмәгә дә утыртып куялар, ләкин алырлык әйбере булмагач, озакламый азат итәләр. Алар бик авыр тормышта яшиләр

Мусаның әтисе 41 яшендә үлеп китә. Муса әтисен бик ярата, иртә әтисез калса да , әтисен гомере буе исеннән чыгармый.  Авылдашлары Мусаның әтисен кечерәк гәүдәле, җирәнрәк чәчле, бик йомшак характерлы, үткен сүзле, уен – көлке яратучы, шаян, җырга, моңга гашыйк, төрле такмаклар җырларга яратучы кеше итеп сүрәтлиләр.

Мусаның әнисенең чыгышы гади крестьян гаиләсеннән. 14 яшендә ятим кала. Үги әнисе Рәхимәне ( Мусаның әнисен) яратмый, бик нык җәберли һәм бик яшьли кияүгә бирә. Аның 11 баласы була . Шуларның 4се генә исән – сау  үсә: Ибраһим, Муса, Зәйнәп, Хәдичә. Рәхимә апа 4 баласын берүзе аякка бастыра, өчесенә югары белем бирә.

Рәхимә апа бик күп авырлыклар кичерә. Авылда да Оренбургка күчеп килгәч тә эш табалмый интегүләр, ачлык, ялангачлык, фатирсыз яшәүләре дисеңме... Кеше керен уып, идәннәрен   юып көн күрәләр алар. Балалары ашарга сорап елаша башласалар, башка чара калмагач, яннарына утырып җыр җырлый, риваятьләр сөйли ул аларга, мескен балалар онытылып тыңлый- тыңлый йоклап китә торган булалар. Мусаның әнисе шигъри җанлы кеше була, җырлар,бәетләр, шигырьләр чыгара, балаларына багышлап язган мөнәҗәте дә билгеле аның бүгенге көндә. Балалары төрле якка укырга, эшкә таралып беткәч, 1928 нче елда, үләр алдыннан балаларына атап язган шигырь – мөнәҗәте  әле дә Мостафа авылы халкында саклана.

Бик нык авырдым , балам, үлсәм – күрәлми калам.

Зарланып бер хат салам, уйлап карагыз, балам! ...

Чит илдә сез үзегез, хатта килә сүзегез,

Үзәгемне өздегез, уйлап карагыз, балам.

Мусаның әнисендә артистлык сәләте – теләсә кем булып кылана белү сәләте – бик көчле булган. Аның мимикага бай булуын сокланып сөйлиләр авылдашлары. Рәхимә апа яшь вакытта бик матур, сабыр холыклы, шук була, биергә , җырларга ярата. Ул бик пөхтә йөргән, башында һәрвакыт ап- ак яулык, өстендә бал итәкле аклы ситса күлмәк, колагында үзенә килешеп тора торган арзанлы алкалар , ә чәч толымнарында үргән тәңкәләр зыңгылдап чылтырап торганнар. Ул бик эшчән, тыйнак,  түземле, гадел булган. Балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышкан. 51 яшендә Мусаның әнисе исәнлеген югалтып дөнья куя.

Муса әнисен  бик ярата. Төс, йөз кыяфәте белән ул әнисенә охшаган.

Әнисенең бик күп матур сыйфатлары аңа әнисеннән күчкән.  Муса кешеләргә карата игътибарлы булган, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган. Үтә пөхтә, җыйнак, көчле,  максатына омтылышлы.  Тәкәбберлек, үзен  башкалардан өстен кую кебек сыйфатларны ул чит иткән.

Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә.  “Батрак ана”, “Ана”(бу исемдә Җәлилнең ике шигыре бар), ,,Су төбендә”,“Ана бәйрәме”, “Соңгы үпкә”, “Үлем турында” , ,,Яшь ана”, ,,Вәхшәт”һәм шигырь-поэмаларында бу образ бөтен тулылыгы, эчке матурлыгы, мөлаемлыгы белән ачыла. Ул әсәрләрдә Җәлилнең иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уй-хыяллары чагылган. Шуңа күрә мондый әсәрләр укучылар күңеленә дә юл таба. Алар безне рухи яктан баета, күңелләрне сафландыра, яшәргә яңа көч бирә.

Гомеренең соңгы һәм авыр көннәрендә, үлем җәзасын көткәндә дә Муса газиз әнисен искә төшерә.

Эчем тулы каргыш, үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән.

Мескен әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән.

 

Юкка гына күкрәк сөтен имезеп,

Бишек җыры җырлап тибрәткән...

Дөньясына нәфрәт, каргыш булып

Чыкты ул җыр минем йөрәктән.

- дип яза ул. Шагыйрь хәлен күз алдыгызга китереп карагыз. Кулларын дуслары түгел – богаулар кыскан. Яткан урыны үз каны белән юылган, төрмә камерасы салкын кабергә әверелгән. Әмма шундый шартларда дә Җәлил үз җанын саклап калу турында түгел –  туган туфрагына кайтып, әнисе каберенә йөзен куеп үлү турында хыяллана.

Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,

Күреп үлсәмче, дип кызымны!

Анам кабере – туган туфрагыма

Куеп үлсәмче, дип, башымны!

Бу урында  шагыйрьнең 1918 елны язылган “Ятим бала” исемле шигыре искә төшә. Шигырьдә күрсәтелгән ятим бала, башка сыеныр урын тапмагач, зиратка бара, әнисе каберенә йөзен куеп, барлык моң-зарларын сөйли. Яшь түгеп аргач, шунда ук мәңгелек йокыга китә...

Кечкенә Мусаның шуңа охшаш эчтәлекле “Анам кабере” исемле пьесасы да бар. Ул авылның мәктәп сәхнәсендә куелган. Төп рольне кечкенә Муса үзе башкарган. Яшь артист кәс, куаклар һәм чын ташлар ярдәмендә ясалган кабер өстенә ятып, әрнеп, дулкынланып әнисенә эндәшкәндә, тамашачылар – авылның бала-чагасы, агай-энеләре – балавыз сыгып утырганнар, дип язган галим һәм язучы   Рафаэль Мостафин.

 

Иҗатының башы һәм ахыры... икесендә дә бер үк фикер: дөньяда ана кабере булган туган туфрактан изге җир юк, анадан да изге җан юк. Муса әнисе турында күп яза һәм күпләр бу образда үз аналарына хас сыйфатлар күрәләр . Ана образы Җәлил иҗатында Ватан – анага , Туган ил образларына барып тоташа.

Мин оныттым күптән үксезлекне,

Югалтсам да туган әнине

Бар нәрсәдән якын һәм сөекле

Туган илем- хәзер әнием,

дигән юллары бар аның ,,Ана” шигырендә.

,,Ана бәйрәме” балладасында сугыш афәте, фаҗигасе өч йөрәк парәсен сугышка озаткан ана кичерешләре аша ачыла. Шагыйрь бу әсәрендә үз әнисен күздә тотып язгандыр.  Образның эчке дөньясын, уй-хисләрен сурәтләүдә, вакыйгаларның эзлекле һәм динамик үсешен тәэмин итүдә халык җырларының Күгәрчен, Җил кебек традицион образлары таяныч була. Анага беренче кайгылы хәбәрне Күгәрчен алып килсә, икенче улының үлеме турында Җил «белешмә бирә». Кече улы алып кайткан җиңү байрагы ананың сукыр күзен ачып җибәрә, тирән сагышын җиңеләйтә. Ана образы зур гомумиләштерү көченә ия, ул балалары, туган ил шатлыгы-кайгысы, сөенече-көенече белән яшәгән барлык әниләрнең иң якты сыйфатларын үзенә җыеп алган.

,,Вәхшәт” әсәрендә ул тетрәндергеч вакыйганы сурәтли:

Ана, иелеп, ике кулы белән

Күтәрде дә җирдән баласын,

Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка

Каршы тотты йөрәк парасын..

-Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,

Йом күзеңне, күзең күрмәсен!

Түз, түз, балам...хәзер...авырттырмас та...

Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Ана үз баласына үлемнең дә җиңелен сайлый, баласын кызгана. Аналар гына уз баласын яклый, саклый белә.

,,Яшь  ана” шигырендә алты айлык ятим баланы кочагына алган Сәрвәр образы сокланырлык. Ул ана бәхете белән шатлана.

Бу әсәрләр бездә сугышка карата нәфрәт уята, аналарга ихтирам хисләре тәрбияли. Батыр яуда беленсә, ана кемнәрне үстергән, дөньяны кемнәр белән бизәгән- ул шуның белән таныла. Язучы М. Горький ,,Кешедә булган барлык гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә... Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк”,- дип яза. Димәк, Муса абыйның анасы- илебезгә халкыбыз горурлыгы булган  каһарманны тәрбияләп биргән изге ана. Исемнәре мәңге үлмәс Мусаларны тудырган әниләр халкыбызның күңелендә мәңге яшәр!

 

Сидыйкова Гөлзада Камил кызы

4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Комментарии к публикации
Сортировать по: 
Результатов на страницу: 
 
  •  Балобанова А.А. написал(а) 4239 дней назад (нейтрально) 
     
    0

    Бик зур рәхмәт!

     
       
     
     
    0 очков