Разделы публикаций
Публикации ТГ "Татарский язык для русскоязычных детей"
RSS
 
 
22.01.2012 | Без раздела
Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. “Батрак ана”, “Ана”(бу исемдә Җәлилнең ике шигыре бар), ,,Су төбендә”,“Ана бәйрәме”, “Соңгы үпкә”, “Үлем турында” , ,,Яшь ана”, ,,Вәхшәт”һәм шигырь-поэмаларында бу образ бөтен тулылыгы, эчке матурлыгы, мөлаемлыгы белән ачыла. Ул әсәрләрдә Җәлилнең иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уй-хыяллары чагылган. Шуңа күрә мондый әсәрләр укучылар күңеленә дә юл таба. Алар безне рухи яктан баета, күңелләрне сафландыра, яшәргә яңа көч бирә.