Разделы публикаций
Сидыкова Гульзада Камиловна
RSS
 
 
22.01.2012 | Без раздела
Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм олы әдибе Гаяз Исхакый әнә шундый олы шәхесләрдән санала. Яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә үткәндәге тәҗрибәне яхшырак белергә һәм аннан уңышлы файдаланырга кирәклеге торган саен ныграк сизелә.
22.01.2012 | Без раздела
Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. “Батрак ана”, “Ана”(бу исемдә Җәлилнең ике шигыре бар), ,,Су төбендә”,“Ана бәйрәме”, “Соңгы үпкә”, “Үлем турында” , ,,Яшь ана”, ,,Вәхшәт”һәм шигырь-поэмаларында бу образ бөтен тулылыгы, эчке матурлыгы, мөлаемлыгы белән ачыла. Ул әсәрләрдә Җәлилнең иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уй-хыяллары чагылган. Шуңа күрә мондый әсәрләр укучылар күңеленә дә юл таба. Алар безне рухи яктан баета, күңелләрне сафландыра, яшәргә яңа көч бирә.