Просмотр работ в папке "Файлы от 1975---------22--------11"
 | 4391 дней назад
Тема: Иярченле шарт җөмләләр. Максат: 1. Укучыларның иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,аларда җөмлә төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү күнекмәләре формалаштыру 2. Иярчен шарт җөмләләр турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга булышу, эзләнү юлы аша материалны үзләштерүләренә ирешү;тиз фикерләү, төгәл җавап бирү, фикерләренең дөреслеген дәлилли белү, мөстәкыйльлек күнекмәләрен үстерү. 3.Тукай шигыриятенә карата кызыксыну, өйрәнү теләге тәрбияләү. Дәрес тибы: катнаш Дәрес методы: әңгәмә . Дәрес алымы : эзләнүле, чагыштырулы. Җиһазлау: мультимедиа, дифф. биремле карточкалар,дәреслек.
 | 4391 дней назад
Тема. Аныклагыч турында төшенчә. Максат. 1. Җөмлә кисәкләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү,алган белемнәрен гамәлдә куллана белүләренә ирешү. 2. Аныклагыч турында төшенчә формалаштыру, аныклагычларны таба һәм аларга хас үзенчәлекләрне таный белергә өйрәтү ,аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга булышу, эзләнү юлы аша материалны үзләштерүләренә ирешү;тиз фикерләү, төгәл җавап бирү, фикерләренең дөреслеген дәлилли белү, мөстәкыйльлек күнекмәләрен,сөйләм телләрен үстерү. 3. Укучыларга Универсиаданың Татарстан Республикасында узуы, аның мөһим чара булуы турында аңлату; аларда спорт белән шөгыльләнү теләге тудыру. Җиһазлау. Мультимедия проекторы, карточкалар, дәреслек. Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү. Дәрес методы: әңгәмә . Дәрес алымы : эзләнүле, чагыштырулы.
 | 4540 дней назад
"Исем" темасын кабатлау дәресенең эшкәртмәсе.
 | 4540 дней назад
"Җөмлә кисәкләре" темасы буенча тестлар.